Логотип Магариф уку
Цитата:

Физик зурлыклар һәм үлчәү берәмлекләре

(Физика һәм математикадан интеграль дәрес. VII сыйныф)Рәмлә НУРИЕВА,Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика һәм математика укытучысыФизика һәм математика предметлары...

(Физика һәм математикадан интеграль дәрес. VII сыйныф)


Рәмлә НУРИЕВА,


Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика һәм математика укытучысы


Физика һәм математика предметлары үзара бәйле булганга, һәр дәрестә предметара бәйләнешкә ишарә ясала. Укучы VII сыйныфта физика дөньясына тәүге адымнарын гына ясый. Шул ук вакытта аның математика буенча алган белемнәре, тәҗрибәләр, исәпләү, үлчәү эшләре алып барганда, әледән-әле очрап тора.


Интеграция методын куллану баланы фикерләүгә этәрә, ул анализлый, чагыштыра, предметлар һәм күренешләр арасындагы бәйләнешне өйрәнә. Интеграция методы кулланылган дәрес укучыны кызыксындыра, эшчәнлеген активлаштыра. Шул ук вакытта, баланың индивидуальлеген исәпкә алып, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә.


Ике предметның үзенчәлеген искә алып төзелгән дәресләр балада дөньяның физик картинасына карата кызыксыну барлыкка китерә, күренешне – гомуми, фактларны төрле предмет позициясеннән чыгып бәяләргә өйрәтә.


Журнал укучылар игътибарына «Физик зурлыклар һәм үлчәү берәмлекләре» темасына үткәргән физика һәм математика буенча интеграль дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәм.


Максат:


– логик фикерләүне, исәпләү күнекмәләрен үстерү;


– укучыларны күзәтә, чагыштыра, гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белергә күнектерү;


– физиканы өйрәнүдә математик методларны уңышлы куллана белүгә ирешү, практик эшләр барышында математик белемнәрнең әһәмиятен ачыклау.


Җиһазлау: таблицалар, физик приборлар, компьютер презентациясе, мультимедиа проекторы, Кояш-Җир-Ай моделе.


Дәрес барышы


I. Белем алуга омтылыш уяту


Укытучы. Укучылар, дәресебез 45 минут дәвам итәчәк. Бу азмы, әллә күпме? Шушы вакыт эчендә һәркайсыбызның үпкәсе аша 400 л һава узар, күзләрне ачып-йомуга барлыгы 225 секунд вакыт тотылыр, аорталарда кан минутына 50 см тизлек белән агуын дәвам итәр, ә тән температурабыз 36,6 градус булыр. Сиздегезме, әле генә без физика дөньясына күчтек, биредә барысы да үлчәнә һәм исәпләнә. (1нче слайд)


Һава күләме .................................400


Күз ачып йому вакыты................225


Аортада кан агымы тизлеге ........50


Температура..................................36,6


Бу язуларга игътибар итегез әле. Сезнеңчә, монда нәрсә җитми? (Укучылар җавап бирә.)


Укытучы. Әйе, үлчәү берәмлекләре. Димәк, без барыбыз да бу берәмлекләр белән таныш. Бүгенге дәрес темасының нинди булачагына барыгыз да төшендеме инде?


– Әйе, физик зурлыклар һәм үлчәү берәмлекләре. (2 нче слайд)


(Ел, ай, атна, тәүлек, сәгать, минут, секунд.)


II. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Барыбыз да белә, болар – вакыт үлчәү берәмлекләре. Бу исемлектән табигать күренешләре белән бәйле булганнарын сайлагыз. (Укучылар җавабына ачыклык кертелә.) Ел – Җирнең Кояш тирәли әйләнү вакыты. Ай – Айның Җир тирәли әйләнүе белән бәйле. Тәүлек – Җирнең үз күчәре тирәли әйләнүе. 1 сәгатьне 60 минутка, ә бер минутны 60 секундка борынгы вавилонлылар бүлгән.


Сәгать – вакыт үлчәү приборы. Аның телләре безгә вакытны күрсәтә. Теле, бер әйләнеп чыкканда, 3600 ка борыла. Ә ни өчен 360, нигә 100 яки башкача түгел. Гипотезаларның берсе буенча борынгылар ел 360 көннән тора дип санаганнар. Ягъни Җир кояш тирәли 360 көндә әйләнеп чыга. (Кояш-Җир-Ай моделе күрсәтелә.) Ел әйләнешен, геометрик фигура – әйләнәгә охшатып, 360 кисәккә бүлгәннәр. Гасырлар буе кешеләр шул бүленештән файдалана.


 Үлчәү берәмлекләре төшенчәсе нинди дә булса физик зурлыкны үлчәүне үз эченә ала. Үлчәү нәтиҗәләре сан белән күрсәтелә. Еш кына, бу нәтиҗәләр белән эш иткәндә, саннарны түгәрәкләргә туры килә. Әйдәгез, дустыбыз математикага мөрәҗәгать итик әле.


III. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү


Телдән күнегү.


Саннарны түгәрәкләгез:


46,8; 198,53; 62,3; 3,017 берәмлекләргә кадәр;


0,1669; 7,099; 2,0028 йөзенче өлешкә кадәр;


 2,653 унынчы өлешләргә кадәр.


Математика нигезләрен өйрәнгәндәге кебек үк, физик күренешләр белән танышканда да, без зурлыкларны үлчәү белән очрашабыз. Метрологиядән кайбер төшенчәләрне кабатлап китик.


Үлчәү – физик зурлыкны тәҗрибә юлы белән, ягъни үлчәү ысулы ярдәмендә табу.


Зурлыкларны турыдан-туры үлчәү приборлары ярдәмендә яки формула ярдәмендә исәпләп табарга мөмкин.


Күләм үлчәү мисалында бу төшенчәләргә аңлатма бирербез.


Гамәли бирем.


Өстәлдә линейка, кечерәк параллелипед, мензурка, сулы савыт.


Математика укытучысы. Сезнең алдыгызда турыпочмаклы параллелепипед. Аның күләмен табу методын тәкъдим итегез.


 (Методлар буенча класс ике төркемгә бүленә.)


 Төркемнәрдә эшләгәндә, без үлчәү приборлары кулланырбыз. Теләсә кайсы үлчәү приборының шкаласы, үлчәү чикләре һәм бүлем кыйммәте була. Бүлем кыйммәтен табу өчен:


 • цифрлар белән күрсәтелгән ике бүлемне сайлап алабыз;


 • бу ике зурлыкның аермасын табабыз;


 • килеп чыккан санны алар арасындагы бүлемнәр санына бүләбез.


Төркемнәрдә эш.


1 нче төркем. Линейканың бүлем кыйммәтен табу. Параллелепипедның иңен, буен, биеклеген үлчәп, күләмне үлчәү.


2 нче төркем. Мензурканың бүлем кыйммәтен табу. Мензуркадагы сыеклыкка җисемне салып, этеп чыгарылган сыеклык күләме аша җисем күләмен үлчәү.


(Һәр методка аңлатма бирелә.)


Бер генә прибор да физик зурлыкны абсолют төгәл билгели алмый. Биредә янә физиканың ярдәмчесе математикадан башка булмый.


Абсолют хата – үлчәү нәтиҗәсе белән зурлыкның төгәл кыйммәте арасындагы аерма.


Чагыштырма хата – абсолют хатаның зурлыкның төгәл кыйммәтенә чагыштырмасы.


Бирем. Укучы лаборатор эш барышында, күләм һәм массаны турыдан-туры үлчәп, алюминийның тыгызлыгын формула ярдәмендә исәпләп тапкан. Нәтиҗәдә, алюминийның тыгызлыгы 2,8 г/см3 килеп чыккан. Эксперимент нәтиҗәсенең чагыштырма хатасын табыгыз.


Искәрмә: биредә төгәл кыйммәт итеп алюминийның тыгызлыклар таблицасыннан алган кыйммәте кулланыла.


Үлчәү берәмлекләренең дә үз язмышы бар: кайчак берәмлек искерә, кулланылыштан төшеп кала, ә кайчак яңалары барлыкка килә.


Физик зурлыкны үлчәү – асылда, аны берәмлек белән чагыштыру ул. Ә үлчәү берәмлекләре стандарт яки стандарт булмаган рәвештә бирелергә мөмкин. Стандарт рәвештә бирелгән берәмлекләрне берләштерә торган система СИ (интернациональ система) дип атала.


Алдагы бирем берәмлекләрне интернациональ системага китерү буенча төркемнәрдә эш.


Бердәм системада күрсәт:


1 нче төркем. 15 минут, 1 сәгать, 20 см, 20 мм, 120 км/сәг, 200 м/сәг.


2 нче төркем. 2,5 сәгать, 1 тәүлек, 20 км, 150 см, 246 мм, 36 км/сәг.


Математикада өйрәнгән 10 санының дәрәҗәләре безгә бердәм системага китерүдә һәм исәпләүләрне җиңелләштерүдә алыштыргысыз ярдәмче булып тора.


Алдагы бирем математика буенча.


10 санының дәрәҗәләре ярдәмендә языгыз.


Энә очы 0,0001м =1⋅10−4 м


Водород атомы 0,0000000002 м = 2⋅10−10 м


Бактерия 0,0000001 м = 1⋅10−7м


Җир шарының диаметры 12800000 м = 1,28⋅107 м


Җирдән Айга кадәр ераклык 384000000 м = 3,84⋅108 м


Кояш диаметры 1390000000 м = 1,39⋅109м


Ял итү минуты


Сорау. Линейка ярдәмендә кешенең тышкы факторга реакциясен ничек үлчәп була? Реакция вакытын белү аерым профессия вәкилләренә (шофер, очучы, космонавт) аеруча мөһим. Ә сез космонавт була аласызмы? Моны белү өчен, реакция вакытын үлчәргә кирәк. Линейканы очыннан ук тотып, ычкындырып җибәрәсең, икенче кулың белән тотасың. Кем линейканы тизрәк тотып кала, ягъни сантиметрлар саны никадәр азрак – реакция шулкадәр яхшырак дигән сүз. Димәк, физик төшенчәләрне кулланып, без үз мөмкинлекләребезне дә ачыклый алабыз.


 Һәр физик зурлыкны үлчәү өчен, үлчәү приборыннан файдаланалар.


Озынлык – линейка, температура – термометр, масса үлчәү, күләм мензурка ярдәмендә үлчәнә.


Бирем. Сәгать шкаласы ул – циферблат. Аның бүлем кыйммәтен табыгыз. Җавап бер төрле генә булырмы?


А) секунд теле өчен: 1 әйләнеш – 60 с – 60 бүлем, бүлем кыйммәте 1 секундка тигез.


Ә) минут теле өчен: 1 әйләнеш – 60 мин – 60 бүлем, бүлем кыйммәте 1минутка тигез.


Б) сәгать теле өчен: 1 әйләнеш – 12 сәгать – 60 бүлем, бүлем кыйммәте 0,2 сәгать, ягъни 12 минутка тигез булыр.


(Укучылар нәтиҗә ясый.)


IV. Өйгә эш


 Татар халык әкиятендә бер персонаж турында үзе бер карыш, сакалы биш карыш дигән үлчәү берәмлеге кулланыла. «Карыш» нинди зурлык берәмлеге, татар халкында электән кулланылган тагын нинди үлчәү берәмлекләре бар? Материал әзерләп килергә.


 V. Дәресне йомгаклау


 Укытучы. Фәннәр аерым гына яшәми. Бүген без физика һәм математика фәннәренең ни дәрәҗәдә бәйле икәнлеген аңладык. Математика – физиканың ярдәмчесе, диләр. Сезгә бу фәннәрне үзләштерүдә уңышлар теләп калам.


Презентация.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ