Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә ул – җылы учак

(Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби-музыкаль кичә)Венера ГАЛИМОВА,Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат: гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбә...

(Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби-музыкаль кичә)
Венера ГАЛИМОВА,
Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат: гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү; мәктәп белән ата-аналар арасында элемтәне ныгыту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
метапредмет: куелган максатны чишү юлларын планлаштыру;
предмет: гаиләнең кеше тормышында барлык авырлыкларны да җиңә  алырдай зур көч һәм яшәүнең ныклы нигезе икәнлеген аңлату;
шәхескә кагылышлы: балалар күңеленә өлкән буынның хөрмәткә лаек һәм тәҗрибәле булуын сеңдерергә тырышу.
Материал һәм җиһазлау: балаларның әти-әниләре белән төшкән фотолары (слайдлар), әниләргә багышланган җырлар белән диск, техник җиһазлар.
Чыганаклар: http://pesenok.ru/4/Guzel-Urazova/tekst-pesni-ozak-yasheenkeyshatlyk-belen; инфоурок.сценарийлар; http://erlar.ru/taxonomy/ term/2333
(Бәйрәм үткәреләсе залның түр стенасы кояш тирәли очып бара торган күгәрченнәр рәсеме һәм баласын кочаклап төшкән ана сурәте белән бизәлгән. Алгы планда балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре.)
Укытучы. Бүген без кичәбездә барыбыз өчен бик мөһим «Ата-ана – бала – гаилә» дигән теманы күтәрербез.
«Гаилә ул – җылы учак», – дибез. Учагында утыны янамы, димәк, ул –тату гаилә. Безнең дә гаиләләребез җаныбызга шифалы ял бирсен.
Әби-бабай, әти-әни киләчәк буынга – сабыйларыга үрнәк күрсәтергә, ә без – өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Шуңа күрә бүгенге кичәбезгә әти-әниләрне, әби-бабайларны чакырдык.
1 нче укучы. Балалар – гаиләнең көзгесе. Аның аша ата-ананың чагылышын күреп була.
(Сәхнәгә әнисе белән малай чыга.)
– Җирдә сиңа, улым, ни кирәк? (Әти дә әни кирәк!)
– Җирдә сиңа, улым, ни кирәк? (Без яшәгән өй кирәк!)
– Җирдә сиңа, улым, ни кирәк? (Безгә туган тел кирәк!)
– Җирдә сиңа, улым, ни кирәк? (Туган-үскән ил кирәк!)
– Җирдә сиңа, улым, ни кирәк? (Мәңге имин ил кирәк!)
Укытучы. Бирегә килгән ата-аналар – кыю, акыллы, тапкыр, асыл затлар. Аларны сәхнә түренә чакырыйк әле. (Алкышлар яңгырый.)
2 нче укучы.
Мин бәхетле атам-анам барга,
Әби-бабам минем белән булганга да.
Аларны мин чын күңелдән хөрмәт итәм,
Изгелекләр кылырмын дип вәгъдә бирәм.
Укытучы. Камалтдиновлар гаиләсендә өч бала – Ильяс, Илдус һәм Алия. Әниләре Венера ханым һәм әтиләре Инсаф Шәрип улы балалары өчен һәрьяклап үрнәк булып торалар. Алар безгә бәйрәм бүләге итеп җыр алып килгәннәр.
(Камалтдиновлар гаиләсе башкаруында «Күңелле сәяхәт» (А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева көе) җыры яңгырый.)
3 нче укучы (Ильяс).
Иң уңган әти – минеке,
Ә син шуны белмисеңме?
Мин әтигә охшаганмын!
Әйт, күрергә телисеңме?
(Ильяс әтисе белән татар халык биюен башкара.)
Укытучы. Сәхнә артында, дулкынланып, үз чиратларын көткән гаилә турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтәсе килә. Әниләре Лилия ханым безнең гимназиядә белем алган. Ә хәзер кызлары Зәринә биредә укый. Акыллы, тыныч холыклы, сабыр, гел яхшы билгеләренә генә укучы бу укучыбыз әле оста фокусчы да. Әлбәттә, бу сәләте аңа әнисе белән әтисеннән бирелгәндер.
4 нче укучы (Зәринә).
Минем әни чын тылсымчы –
Ни уйласам – сизеп ала.
Ул өлгер дә, хәйләкәр дә –
Ышанмасаң, үзең кара!
(Сәхнәдә тылсым күрсәтү осталары чыгыш ясый.)
5 нче укучы (Азат).
Минем әни бигрәк матур җырлый!
Бик яратам аны мин тыңларга.
Әниемә кушылып, мин дә җырлыйм,
Әзерме сез безне алкышларга?
Укытучы. Азат Шәрифуллин һәм аның әнисе Гөлнара ханым кешеләргә ягымлы мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар. Тырыш укучыбыз Азат киләчәктә илләр гизәргә хыяллана. Ә бүген яңгыраячак җыр, әниләребез, сезнең хөрмәткә.
(Азат башкруында «Озак яшә, әнкәй» (Гөлсәрвәр сүзләре, О.Усманов көе) җыры яңгырый.)
Укытучы. Күбәләктәй җитез гәүдәле, тапкыр, сәләтле Миленабыз  әнисе Эльмирадан үрнәк ала: шигырьләр яза һәм аларны сәнгатьле итеп укырга ярата.
6 нчы укучы (Милена үзенең «Безнең гаилә» дигән шигырен сөйли).
Безнең гаиләдә дүрт кеше –
Әти, әни, мин, энем.
Матур яшәүнең бар сере, –
Ул – татулык, дип уйлыйм.
Җир йөзендә бар гаилә дә
Яшәсен иде тату.
Шул чагында булмас иде
Ятимлек ачысын тату.
Минем бүген бер теләгем –
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә –
Милләтнең күркәмлеге.
7 нче укучы (Алихан).
Әбиләрнең була төрлесе,
Нәкъ минем әбием төслесе:
Уңган, булган, җитез хәрәкәтле,
Тәмле пешерә белә ул икмәкне.
Әбием яши минем бер авылда,
Атна саен кайтам мин янына.
Әнә утыра әбием тыйнак кына,
Бүген әби бездә кунак кына,
Куллар чабыйк аңа без нык кына.
(Алиханның әбисе балаларга үзенең теләкләрен җиткерә.)
8 нче укучы (Динар).
Апам минем артист – матур җырлый,
Бик яратам аны, сез белегез.
Сәхнә түрләренә чакырыйк үзен,
Дөрес сөйләвемне сез күрегез.
Укытучы. Сәхнәдә – җыр буенча мәктәп данын яклап, күп конкурсларда катнашкан, урыннар яулаган кызыбыз Азали энесе Динар белән.
(«Җырлыйм әнием турында» (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнашева сүзләре) җыры башкарыла.)
9 нчы укучы (Рияз).
Әни бии, мин тыпырдыйм.
Әни көлә, мин кетердим.
Без шул менә талантлы,
Син әнием – канатлы.
Ике канатың да – мин,
Яратам сине, әнием.
Укытучы. Шигырь сөйләү остасы, конкурслар лауреаты Рияз Талипов үзенең үткенлеге, өлгерлеге белән әнисе Гүзәл ханымга ошаган. Алар башкарачак җыр да моның ачык мисалы булып тора.
(«Туган як» җыры (В.Фәттахова сүзләре, У.Рәшитов көе) яңгырый.)
10 нчы укучы.
Ә без гаиләдә бишәү:
Әти, әни, апам, мин.
Әбием белән яшибез
Без шуңа да бәхетлебез.
11 нче укучы.
Күзләр генә тимәсен
Минем әнигә.
Бөтен эшне эшли белә –
Аптырыйм үзем дә.
Юа, җыя, пешерә.
Тыңламасам –
Бик тиз хәтеремә төшерә.
Укытучы. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.
– Ана күңеле балада, ... (бала күңеле далада).
– Җиде кат үлчә, ... (бер кат кис).
– Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач, үзе дә ... (игелек күрмәс).
– Ата-анасын хурлаган,
Үзен ... (хурлаган булыр).
– Рәхмәт сезгә! Кичәбезне балалар чыгышы белән тәмамлыйбыз.
12 нче укучы.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам – әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
13 нче укучы.
Авырсаң – янда тора ул,
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый,
Ул безне саклый-саклый.
14 нче укучы.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Барысы бергә.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр –
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ