Логотип Магариф уку
Цитата:

География дәресләрендә  тасвирламалы хикәя куллану

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторыХусаинов - ПРЕЗЕНТАЦИЯСәяхәтчеләр язган китаплар киштәдә чакта, беренче карашка, тын гына тора шикелле. Ләкин укучы кулына килеп эләктеме, ул...

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,


КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы


Хусаинов - ПРЕЗЕНТАЦИЯ


Сәяхәтчеләр язган китаплар киштәдә чакта, беренче карашка, тын гына тора шикелле. Ләкин укучы кулына килеп эләктеме, ул үзе генә түгел, аның геройлары да шундук хәрәкәткә килә, андагы тасвирланган хәл-вакыйгалар тормышның үзеннән дә куәтлерәк итеп тәэсир итә, тетрәтә, уйландыра, гыйбрәт һәм сабак бирә. Соңгы чиктә ул укучыларның сөйләм байлыкларын бик нык үстерә.


Элек заманнардан ук педагоглар сөйләм теленең көчен беренче урынга куйган. Укытучының сөйләм теленнән башка дәрес – дәрес була алмый. Сүз ул – төп мәгълүмати чыганакларның берсе. Укытучы, дәрестә теләсә нинди чыганак белән эшләгән тәкъдирдә дә сүз үзенең урынын югалтмый. Сүз байлыгыннан башка укучыларга белем биреп булмый.


Дәрестә үзең белгәннәрне һәм күргәннәрне укучыларга тасвирлы хикәя итеп сөйләү, минемчә зур әһәмияткә ия булып тора. Ул бик озын булмаска да мөмкин, ләкин төгәлләнгән хәлдәге хикәяне,  сәяхәт вакытында  күңелеңә якын алган үз тәэсирләреңне, булган хәлләрне, кичерешләрне тасвирлап хикәяләү укучыларда  уңай хисләр тууга мөмкинчелек тудыра.


Минем үземә, Африкага,  Тунис иленә барган вакытта, Сахара чүлендә сәяхәт итәргә туры килде. Шуны дәрес вакытында мин балаларга болай итеп сөйләдем:


«Сахара», яисә татар телендә  «сәхрә» – гарәп сүзе, ул турыдан-туры бертөрле соры, тигезлекле  ком чүлен күз алдына китерә. Без ул сүзне гарәпләр шикелле каты итеп түгел, ә бәлки йомшартып – «сәхрә» дип атыйбыз. Ләкин  аны ничек кенә йомшартырга тырышсак та,  кычкырып  әйткән хәлдә, ул безгә авызы кипкән, эссе һәм сусаудан интеккән кеше авазын чыгара, чүлнең куркыныч, таң калдыргыч көчен күрәтеп тора.


Безгә билгеле булганча Сахара – дөньяда иң зур чүл, ул Африка континентының 32% мәйданын алып тора. Шул ук вакытта ул АКШ территориясеннән нибары 10% ка гына калыша.


Ул чүлгә аяк басканчы, китаплар укып, дәреслекләрне карап, мин аны бөтенләй башкача күз алдына китерә идем – ул бит ком чүле, дип уйлый идем. Ләкин үз күзләрем белән барып караганнан соң, мин аның андый ук булмавын күрдем. Аның күп өлешенең иксез-чиксез киңлекләрендә комлыкларның аз булып, тигезле һәм тигезсез хәлдә ташлыклы булуына инандым, хәтта биек-биек таулар барлыгын да күрдем. Юкка гына фарсы шагыйре Саади аның хакында: «О, чүл! Синең җирләрең шулчаклы шөкәтсез», – дип язмаган икән.


Алдан ук шуны әйтим, миңа Сахар чүле буйлап 1200 км чамасы юл үтәргә туры килде. Ләкин элек замандагы дөя кәрваннары белән, аркаңа капчык асып юл үтү түгел инде бу. Мин шәп юлларда, яхшылап җилләтелгән, салкынча булган, кондиционерлы автобус һәм джипларда үттем бу юлны.


Беләсезме сез, Сахара – Җир шарында иң эссе урынлы җир, аннан төньякта булган Триполи шәһәре янында бервакыт температура +58°С итеп теркәлгән. Анда еллар буе яңгыр яумый, ә кинәттән, берничә елга бер мәртәбә  була торган яңгыр аркасында биредә су басу да булырга мөмкин. Бер үк вакытта бу урынны Җирдә иң коры урын дип әйтеп булмый. Сахара да, Атакама чүле дә түгел, ә бәлки Җирдә иң коры урын – Антарктидаданың Коры үзәннәре дип аталган урын. Биредә бозсыз һәм карсыз урыннар инде ике миллион елдан артык яңгыр күргәннәре юк.


Сахарага барып эләккән кеше иң беренче нәрсәне сизә? Күз алдына китерегез әле, таң беленеп килә, чагыштырмача салкынча һава һәм туып килүче кояшның утлы боҗрасы акрын гына чүл өстенә күтәрелә бара. Утлы шар чүл өстенә күтәрелгәннән-күтәрелә бара һәм бөтенесе дә кызганнан кыза бара. Күренекле шагыйребез Габдулла Тукай ул чүлдә булмаса да,  сәхрә эсселеген болай язып калдырган: «Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми. Җил исми аз гына да...».


Биредә һава шул чаклы коры һәм кызу булганга иреннәр пешә, алар  ярылып китә; бары тик дөяләрнең сөялле аякларына гына зыян сала алмый. Ташлар, тотынырлык түгел,  кулны пешерә. Хәтта бу вакытта зәңгәр  очсыз-кырыйсыз күк йөзе дә эсседән  тоныкланып кала. Шул ташлы комнар арасында дөя чәнечкесе генә бирешмичә үсүен дәвам итә. Аның тамыры су һәм дым эзләп 20 м тирәнлеккә кадәр үтеп керә. 


Сахара чүлендәге комда утырган вакытта минем иң курыкканым, дөньяда иң агулы чаян – Тунис чаяны булды. Чөнки барлык  тешләнелгән җан ияләренең 80% һәм алар тешләүдән үлүчеләрнең 90%  шуларга туры килә. Алар елы буе да ашамыйча яши алалар. Моннан тыш, аларны суыткычка куеп берничә атна суытып, туңдырып торырга да мөмкин. Эреткәннән соң, алар яңадан терелә һәи исән-имин яшәүләрен дәвам иттерә.


Сахарада була торган сәмум җиле турында сөйләмичә һич тә булдыра алмыйм, чөнки ул чүлнең тулы хакимле хуҗасы. Анда яшәүче халык аны: «Эссе җил, агулы җил», – дип атый. Чынлап та, ул бик коры һәм эссе җил. Гарәп мәкале бу хакта болай ди: «Сахара җиле кояш белән бергә тора һәм бергә йокларга ята». Әлеге җил кисәк кенә давыллап, өермәләп башланып китә һәм 15 – 20 минут чамасы дәвам иткәннән соң тукталып кала. Шул кыска гына вакыт арасында түзә алмаслык бөркү була, кешегә дә, дөяләргә дә тын алуы кыенлаша. Һава җитми, әйтерсеңлә ул, өскә күтәрелеп, инде офыкны бөтенләй каплап алган һәм кызгылт-көрән караңгылык белән бергә очып киткән. Бу “утлы җил” вакытында ком өстенә һәм дөяләргә сыенып баштанаяк киемнәргә бөркәнеп яткан кешеләрнең тыннары бетә. Йөрәкләре бик каты тибә башлый... бик нык башлары авырта, авыз һәм тамаклары кибә, һава җитми. Шул халәттә озак тора алмыйча тын кысылып үләрлек була. Шундый эссе давыллар вакытында биредә үлүчеләр дә шактый күп булган.


Ни гаҗәп, биредәге кеше эсседән генә түгел, ә бәлки салкыннан да җәфа чигәләр. Әйе-әйе, төнен Сахара үз җылылыгын югалту сәбәпле, температура кискен рәвештә түбән төшә. Тәүлеклек температура тирбәнеше 25 – 30°C чаклы җитә, шул сәбәпле биредә ташлар да түзә алмыйча чатнап ярыла. Шуңа күрә анда яшәүче халык: «Кояш безнең илдә ташны кычкырырга мәҗбүр итә», – дип сөйли. Сахарада температура көндезге нык эсселектән соң – 8 °C ка чаклы төшәргә мөмкин. Бервакытны биредә  -18°C ка чаклы салкынлык булып алган. Котыпта, «Төньяк полюс-1» станциясендә июль аенда температура еш кына 0°C тан да югары күтәрелә. Димәк, Төньяк полюста температура билгеле бер вакытта Сахара температурасыннан югарырак та булырга мөмкин. Әгәр шул вакытта поляр тикшеренүчене Сахара чүленә алып килсәң, ул, туңмас өчен, үзенең киемнәрен тагын да ныграк каптырыр иде. Шундый хәлләр дә була, биредә 1979 елның февралендә һәм узган 2016 елда да кар яуды.


Шунысы куанычлы, көндезен биредә бернинди утсыз да йомырка пешереп була. Бу очракта «табигый пешекче» ролен чүлдәге кызган ком башкара. Җәйге кояшлы көнне аны ком өстенә куеп, өстенә бераз ком сибәргә генә кирәк. Чөнки аксымлы матдәләр +50°Cта оеша башлый. Күләгәдә температура 40 – 50°C эссе булганда, комның температурасы +70°Cка чаклы җитә, вакыты белән ул +80°Cтан да артып китә. Шулай булгач, биредә йомырканы рәхәтләнеп пешереп була.


Бер сүз белән әйткәндә, безнең өчен Сахара чүле яшәү өчен җайлы түгел. Ләкин ул анда яшәүчеләр өчен бик тә уңайлы. Анда яшәүче күчмә туареглар беркайчанда безнең өлкәләрдә яшәүгә күчмәсләр иде. Туареглар борын-борыннан әлеге чүлдә күчмә томыш белән яшиләр һәм аларны “зәңгәр өрәкләр” дип атап йөртәләр. Аларның зәңгәр тукымалы япмалы киемнәре битләрен бөтенләй каплап торалар, бары тик күзләре генә ялтырап күренәләр. Яшь егет аны беренче тапкыр гаилә бәйрәмендә, 18 яше тулгач бөркәнә. Шул мизгелдән ул ир булып китә. Шуннан соң ул әлеге киемен көнен дә, төнен дә салмыйча киеп йөри башлый.  Әгәр инде гарәпләрнең милли киемнәре хакында сөйли башласак, аларның  төп костюмнары 2—3 м озынлыктагы киндер тукымадан гыйбарәт һәм ул аның белән муенын, чигәсен, борынын урый. Чөнки  яндырып ала торган кояш һәм эссе комнан шунсыз сакланып та булмый.


Ләкин шулай да, Сахарада булган вакытта минем өчен иң яраткан, җайлы  урын – оазис булды. Мин үземнең «Кызыклы география» дигән китабым өчен бу хакта мондый шигъри юллар иҗат икән идем:


Бар биредә төрлесе:


Таулар белән ташлары,


Комнан тора кырлары,


Оазис дигән утраулары.


Чүлләрдә күрдем мин аны:


Яшеллек һәм су гына,


Тирә-ягы таулар, ташлар,


Ком дюналары гына.


Әйе, иксез-чиксез ком-таш океанында яшел төстәге кечкенә утраулар шикелле оазислар калкып тора. Оазис – беренче чиратта 20 – 30 м биеклеккә җитеп үсүче хөрмә пальмаларыннан гыйбарәт. Ул, 4 – 5 ел үскәннән соң,  беренче җимешләрен бирә, ә инде 11 елдан соң ул уңышы – 40 кг чаклы җитә һәм 100 ел дәверендә шулай кешеләрне туендырып тора. Бу агач — Африка оазисларында яшәүче халыкларның төп яшәү чыганагы. Ул аларга күләгә, азык, төзелеш материалы – кыскасы, яшәү өчен барысын да бирә дияргә мөмкин. Кайбер бик ерак урыннарда ул акча ролен дә башкара әле. Анда яшәүче халыклар бу агач турында болай диләр: «Чүл королевасы буларак, ул үзенең башын утта, ә аякларын суда тота». Бу агачның җимешләре сусыл һәм татлы. Ул тәлгәшләрне пөхтә итеп түшәмгә асып куйсаң, алар еллар дәвамында, хуш исләрен югалтмыйлар. Бик эссе көннәрдә аның күләгәсенә утырып хәл алалар. Яфракларыннан пружина сыман сыгылмалы кәрзиннәр һәм чыпталар ясый­лар. Сүсләре җепләр һәм арканнар ясауга китә. Җимеш бирүдән туктаган агачлары төзелеш материалы буларак кулланыла. Бу агачның бик күп сортлары бар: җимешләре бик үк татлы булмаганнары да, бик татлылары да. Татлыларыннан куе сироп алалар, һәм ул агачның балы булып санала. Бу агачның җимешләрен анда яшәүчеләр төп туклану ризыгы дип санаганга күрә, аны “чүл икмәге” дияргә мөмкин.Әлеге агач турында халык шигырьләр һәм җырлар иҗат иткән. Чөнки чүлле өлкәләрдә ул кешегә яшәү көче бирә».


                                                ***


Тәкъдим ителгән тасвирламалы хикәя Сахара чүленең табигый үзенчәлекләрен ачып бирә. Үз күзләре белән күреп, аның комнарында яланаяк йөргән сәяхәтче үз күргәннәрен тасвирламалы хикәяләү аша бәян итә. Бәлки, беренче карашка, әлеге тасвирламалы хикәя эчтәлеге ягыннан күләмлерәктер дә, шул сәбәпле аны өлешләргә бүлеп тә укучыларга тәкъдим итеп була. Нәкъ менә шундый күләмле һәм эчтәлекле булган тасвирламалы хикәянең һәр география укытучысының методик арсеналында булуы кирәк. Әгәр мондый тасвирлама хикәяне укучылар үз итеп, яратып, дулкынланып кабул итә икән, аны өйгә кайтканнан соң, әти-әниләренә, абый-апаларына, эне-сеңелләренә сөйләячәкләр дигән өмет бар. Ә инде үткән дәрес материалын кабатлау вакытында аларның моны үзләре дә иркенләп бәян итәчәкләренә шик юк. Шуңа күрә алар дәрестә укытучының тасвирлама хикәясен гаҗәпләнеп тыңласыннар, соңыннан хөрмә пальмасы, туарегларның тормышлары, Тунис чаяны хакында сөйләсеннәр, аңа үзара бәя бирсеннәр, фикерләрен әйтсеннәр,  тәнәфестә дә фикер алышсыннар.


Әлбәттә,  кемгә ошар, ә кемгәдер бу дәрес ошамаска да мөмкин. Мөхтәрәм тикшерүче сезнең дәрестә булган вакытта ул болай дияргә мөмкин: «Сез дәрестә үзегез сандугач булып сайрадыгыз, ә бит балалар бары тик пассив рәвештә тыңлап кына утырдылар. Активлаштыру юк, проблемалы ситуация тумады, сингапур методы турында бөтенләй дә онытып җибәрдегез!...»


Дәрескә анализ ясаган вакытта ни өчендер кайвакыт тикшерүче тарафыннан игътибарга алынмаган кирәкле юнәлешләр бар. Ул, укытучы тарафыннан куелган аерым бер дәреснең максатларын исәпкә алмаудан килә. Ә бит укытучы, тикшерүче максатыннан чыгып түгел, ә бәлки үзе куйган укыту-тәрбия максатларыннан чыгып эш итә, шул нигездә аерым алымнар, методлар, тиешле күрсәтмә чаралары куллана һәм нәтиҗәдә үз максатына ирешә.   Фактта бер дәрес барлык алымнарны, методларны һәм  күрсәтмәлелекне бергә сыйдыра алмый һәм бу мөмкин дә түгел. Ә бит башка алымнар, методлар һәм күрсәтмә әсбапларны куллану өчен алда да дәресләр бар. Кызганычка, тикшерүче ул дәресләрне күрмәскә дә мөмкин, чөнки дәресләр бер-берләренә һич тә охшаш булмый.


Шулай итеп, мәгълүмати технологияләр куллану гасырында укытучыга дәрестә тасвирламалы хикәяне дә онытып җибәрергә ярамый. Дәрестә, әлеге тасвирламалы хикәяне куллану аркасында укучыларда эмпирик белемнәр туплана бара. Укытучының тасвирламалы хикәясе ул – география белемнәрен укучыларга тормышчан рәвештә һәм образлы итеп җиткерү юлы. Тасвирламалы хикәяләүнең максаты – «сүз белән рәсем ясау», өйрәнелә торган география объектын һәм күренешләрен матур итеп, образлы төстә, ачык итеп сурәтләү, билгеле бер тема буенча фактик материалны укучыларга җиткерү.


Нәтиҗәдә, укытучының тасвирламалы хикәясе укучыларда география объектларын, күренешләрен, аерым мәйданнарны һәм илләрне   күзалларга мөмкинчелек тудыра.  Шундый тасвирлама барышында башта  укытучы география обектының контурын, территориясен барлыкка китерә, ә аннан соң инде ул аның аерым өлешләрен ачыклый башлый. Билгеле булганча, тасвирламалы хикәя укучыларны җәлеп итәрлек, кызыклы, тәэсирле, дулкынландыргыч, логик яктан бөтен, эзлекле булып, фактлары  артык күп кулланмыйча, укучылар игътибарын активлаштырылык булып, эчтәлеге ягыннан аңлаешлы һәм популяр булырга тиеш.  Ул укучылар аңына барып җитеп, матур образлар тудырырлык һәм укучылар аны соңыннан иркенләп сөйләп бирерлек булсын. Тасвирламалы хикәя берүк вакытта озакка сузылырга тиеш түгел, укучылар аннан арырлык булмасын, әгәр алар арысалар, аларның игътибары читкә китә башлый. Әлбәттә,  гадәттә тасвирламалы хикәя бер үзе генә дәрестә урын ала алмый, ул әңгәмә, күрсәтмә материаллар, карта өстендә эшләр һ.б.  белән бергә үрелеп бара.


Заманыбыз күп­кә үзгәрде. Хәзер бик кечкенә бала кесә телефоныннан рәхәтләнеп сөйләшә, тылсымлы компьютерны иярли, Интернетта үрмәли, планшетны йөгәнли белә. Җайлы һәм рәхәт. Кайсыдыр кнопкаларга басасың яисә экран өстендә бармакларыңны шу­дыртып кына аласың – син күрергә теләгән сурәтләр микросекунд эчендә каршыңда пәйда була. Акыллы балалар үсә, дип куанабыз.


Беренчедән, әлеге технологик каза­нышлар белән озаклап мавыгу аларның күзләренә зарар китерә. Бу хакта медицина һәм табиблар юкка гына кисәтмиләр. Икенчедән, бала кешелек уйлап тапкан иң зур могҗизадан – сүз байлыгыннан, дәреслек һәм китап уку ләззәтеннән мәхрүм кала, сәнгати һәм рухи байлыкларны үзләштерүдән читләшә, ерагая.


Бүген психологларны чын-чынлап борчыган мәсьәлә – гаилә традицияләрендәге кычкырып китап укуларның булмавы борчуга сала. Ә кайвакыт укытучыны дәрестә тасвирламалы хикәя кулланган өчен битәрли башлыйлар. Укучының дөрес итеп, матур интонация, дикция белән сөйләме  өр-яңа технологияләр куллану аркасында  арткы планга күчә бара. Укучы бала дөрес, сәнгатьле итеп сөйләсен өчен, башта укытучы дәрестә үз осталыгын күрсәтергә тиеш, ә инде укучы аны игътибар белән тыңлап, соңыннан аның  күнекмәләрен үзенә кабул итәчәк.


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ