Логотип Магариф уку
Цитата:

Грамматик Сабантуй

(Беренче сыйныфта татар теленнән интеллектуаль уен)Резидә КАМАЛОВА, Чүпрәле районы Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе укытучысыМаксат:- фонематик процессларны камилләштерү; сүзләргә иҗек-аваз анализы яса...

(Беренче сыйныфта татар теленнән интеллектуаль уен)
Резидә КАМАЛОВА, Чүпрәле районы Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе укытучысы
Максат:

- фонематик процессларны камилләштерү; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау, җөмлә схемасы төзү күнекмәләрен үстерү;


- авазларны дөрес әйтүне, грамматик яктан дөрес, тулы жөмләләр төзеп сөйләшүне ныгыту;


- сүз байлыгын хикәя һәм сыйфат фигыльләр белән баету; - дөрес һәм матур сөйләмгә омтылыш, белем алуга теләк тудыру;


- татар халкының милли бәйрәмнәреннән Сабантуй бәйрәме турында белешмә бирү аша, татар милләте белән горурлану хисләре уяту, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: хәреф кассасы, авазлар, җөмлә схемалары, сандык, татар халык киемнәре; дидактик уеннар: “Чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү” һ.б.; презентацияләр: “Грамматик Сабантуй уеннары”; “Кошларны агачка дөрес урнаштыр” һ.б.


Интеллектуаль уенның барышы. I. Оештыру 1. Психогимнастика. Хәерле көн сиңа да, Хәерле көн миңа да, Хәерле көн һәммәбезгә дә! 2. Әңгәмә. Укытучы. - Балалар, сез бәйрәмнәр яратасызмы? - Әле яңа гына нинди бәйрәм булып узды? - Бәйрәмнәрдә кешеләр нәрсәләр эшлиләр? 1 нче бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит, Күңелсездер сезгә дә. Бәйрәмнәр кирәк безгә дә, Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә, Кирәк һәммәбезгә дә!

Укытучы. Әйе, бәйрәмнәр безнең тормышыбызда бик кирәк. Тырышып эшләгәннән соң, безнең татар халкы элек-электән үк бәйрәм иткән, бергәләп күңел ачкан. Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен, йолаларын беләсез? (Сөмбелә, Нәүруз, Нардуган, Карга боткасы, Сабантуй, Каз өмәсе, Исем кушу йоласы, Орлык чыгару, Боз китүне карау һ.б.)


Укытучы. Шулар арасында барыбыз да сагынып көтеп алганы Сабантуйдыр, мөгаен. Без бүген Сабантуй бәйрәме турында сөйләшербез.


1 нче слайд. 2 нче бала. И гүзәл син, Сабантуй! Халкым кебек тыйнак, ягымлы. Халкым кебек олы, киң күңелле, Халкым кебек дәртле һәм моңлы! 3 нче бала. Сабантуй ул - тынычлык туе, Даны яңгырый аның җырларында. Шушы бәйрәмнән дә күңеллерәк, Бәйрәм юктыр кебек беркайда! Укытучы. Сабантуй - сабан һәм туй сүзләре бергә кушылып ясалган сүз. 2 нче слайд.

Укытучы. Сабан - жир сөрү, җир сөрү өчен эш коралы, ә туй бәйрәм дигәнне аңлата. Элек Сабантуйны, карлар эреп җир ачылгач, язгы эшләр башланганчы уздырган булсалар, хәзер язгы кыр эшләре беткәч, җәй башында уздыралар. Сабантуйга элек ничек әзерләнгәннәр? (Кызлар сөлгеләр, яулыклар чиккәннәр; егетләр көрәшкә, ат чабышына әзерләнгәннәр.)


Укытучы. Бу йолалар бүгенге көндә дә саклана. Ә сезнең егет һәм кызларның атка утырып, гармунда уйнап җырлап, урам буйлап йөргәннәрен күргәнегез бармы? Алар нишлиләр? (Сабантуйга бүләк  җыялар.) Бүләкләрне Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә бирәләр.


3 нче слайд. Укытучы. - Сезнең Сабантуйга барганыгыз бармы? - Кемнәр белән бардыгыз? - Сабантуйда сез нәрсәләр эшләдегез? Ниләр күрдегез? - Сезгә Сабантуй ошадымы?

Сабантуй бәйрәме елдан-ел киң колач ала. Татарлар яшәгән һәр җирдә, Россиянең төрле авылларында, шәһәрләрендә, чит илләрдә уздырыла ул. Сабантуйның рәсми эмблемасы да булдырылган.


4 нче слайд. Укытучы. Безнең Чүпрәледә дә, туган авылыбыз Татар Бизнәсендә дә Сабантуйлар бик матур уза. 5 нче слайд. II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укытучы. Без дә бүген Сабантуй уздырырбыз, ул грамматик Сабантуй булыр. 1. “Чүлмәк вату” уены. 6 нчы слайд. 4 нче бала. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам, Ватып булырмы икән? Бүләккә бер чиккән яулык, Алып булырмы икән? Бирем. Калын сузык авазларны һәм аларның нечкә парларының хәрефләрен куярга (а-ә, у-ү, о-ө, ы-и). 2.“Капчык киеп йөгерү” уены. 7 нче слайд. 5 нче бала. Менә сезгә капчыклар, Ягез әле, тотыгыз! Сабантуйда ярышып, Бүләк алып китегез!

Бирем. Түгәрәкләп тезелгән урындыклар тирәли йөрергә, сүзләрдә [к, қ (къ)] авазларын ишеткәч, урындыкка утырырга (Сабантуй, чүлмәк, шар, ат, капчык, машина, кашык, йомырка, парашют, батыр, көянтә).


3. “Көянтә белән су ташу” уены. 8 нче слайд.
6 нчы бала. Менә сиңа сулы чиләк, Көянтә ал иңеңә. Йөгер тизрәк, иң алдан кил, Егыла гына күрмә!

Бирем. [к, қ (къ)] авазларының сүзләрдә урынын билгеләргә (Сандыктан аталган киемнәр алына: кәләпүш, читек, алъяпкыч, күлмәк, камзул, калфак.)


Укытучы. Болар нәрсәләр? (Татар халык киемнәре.)
4. “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены. 9 нчы слайд.
7 нче бала. Кашыкка салып күкәйне, Йөгерегез тизрәк! Күрик әле, бу ярышта Кайсыгыз җитезрәк?

Бирем. Кошларны танып, исемнәрен әйтергә һәм сүзләрне иҗекләргә бүләргә. (Сан-ду-гач, ак-кош, тор-на, тур-гай, ак-чар-лак, кар-га, пес-нәк, сыер-чык, тук-ран.) 10 нчы слайд.


5. “Ат чабышы” уены. 11 нче слайд.
Бирем. Сорауларга дөрес җавап бирергә, дөрес җөмләләр төзергә. - Егет нишли? (Егет колгага менә.) - Димәк, нинди егет? (Колгага менүче егет.) 12 нче слайд. - Әби чүлмәк вата. 13 нче слайд. - Апалар капчык киеп йөгерә. 14 нче слайд. - Кызлар көянтә-чиләк белән су күтәреп йөгерәләр. 15 нче слайд. - Әниләр кашыкка йомырка салып йөгерәләр. 16 нчы слайд.  
6. “Татарча милли көрәш”. 17 нче слайд.
8 нче бала. Ник чыкмаска көрәшергә, Мин соң егет түгелме?
9 нчы бала. Егылсам да исем китми, Булыр еккан чаклар да.
Бирем. Җөмлә: Бәйрәм күңелле була. 1. Җөмләнең схемасын төзергә. 2. Бәйрәм сүзенең “аваз схемасы”н төзергә, кисмә хәрефләр белән язарга.
III. Йомгаклау. Жиңүчеләрне билгеләү. Күмәк җыр - “Күңелле Сабантуй” (Луиза Батыр-Болгари көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) 18 нче слайд.
МАГАРИФ.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ