Логотип Магариф уку
Цитата:

Гражданлык хисләре тәрбияләүдә милли төбәк компоненты

Гүзәлия МӨХӘММӘТҖАНОВА, Эльмира ХӘЛИЛОВАКазандагы 125 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Билгеле булганча, Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” Зак...

Гүзәлия МӨХӘММӘТҖАНОВА, Эльмира ХӘЛИЛОВА

Казандагы 125 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары


 Билгеле булганча, Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” Законы нигезендә мәктәпләрдә милли-төбәк компоненты кертелү белән туган як тарихын өйрәнүгә игътибар артты. Ул безнең гимназиядә дә укыту-тәрбия эшенең бер өлешен алып тора. Мәктәп, үзең яшәгән йорт, урам, район, шәһәр, республика тарихы, шул төбәктә туып-үскән язучыларның иҗатын өйрәнми торып, тел-әдәбият дәресләреннән үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Дәресләрдә милли-төбәк компонентын өйрәнү яшь буында иҗади эзләнү омтылышы тудыра, милли горурлык, патриотизм хисе тәрбияли, аның танып-белү сәләтен үстерә.


Шәһәр җирлеге шартларында балаларда милли горурлык хисләре тәрбияләү эше үзенә генә хас авырлыклар белән үрелеп бара. Телевидение, магнитафон, компьютор кебек замана техникалары балаларны үзенә суырып ала. Ул аның ата-бабасының, шул нәселнең буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрен, туган җир, милләт горурлыгы кебек мәңгелек төшенчәләрне оныттыра. Шуңа күрә балаларны милли рухта тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, ә дәрестән тыш чараларда да алып барылырга тиеш. Бу эш системалы рәвештә башкарылса гына максатка ярашлы була ала.


Соңгы елларда без гимназиядә мәдәниятара төбәк компонентын формалаштыру буенча эксперимент программаны тормышка ашыру өстендә эшлибез. Бу юнәлештә эшләү үсеп килгән буынны күпмилләтле төбәктә гомумхалык өчен кыйммәтле гореф-гадәтләрне, йолаларны формалаштыруда зур ярдәм итә.


Еллар буе тупланган хәзинәне дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда кулланып, без укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләүне, үзен һәм үзенең милли мәдәниятен, сәнгатен һәм тарихын хөрмәтләүче, башка халыкларны да якын итүче һәм аңлаучы шәхес итеп тәрбияләүне бурыч дип саныйбыз.


Халыкның культура дәрәҗәсен билгеләүче иң мөһим компонентларның берсе – сөйләм этикеты. Шуның өчен, рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалоглар төзүгә зур игътибар бирелә. Укучыларда ике телнең дә күрешү, бер-берсенә мөрәҗәгать итү, рәхмәт хисләрен белдерү, гафу үтенү кебек моментларын чагыштырып өйрәнү зур кызыксыну уята. Татарча “дәү әни” дип эндәшү олы буын кешеләренә зур хөрмәт белән карауны күрсәтә. Элек туганнарына “алма апа”, “чибәр апа”, “чәчәк апа” дип эндәшү үрнәкләре аларны гаҗәпләндерә. Без укучыларга һәрвакыт үзебезнең күршеләребезне үрнәк итеп күрсәтәбез. Мәсәлән, бер күршебез һәр кешегә “туганым” дип мөрәҗәгать итә. Бу  күренеш үзе генә дә  әлеге кешегә карата күңелдә җылы хисләр уята.


Ә татар халкының бишек җырларын искә төшерсәк? Алар да безнең рухи хәзинәбез бит! Тик без аларны онытып барабыз шул...


Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтүнең төп принцибы –  коммуникатив принцип. Мондый дәрестә уеннар куллану зур роль уйный. Ул төрле методик алымнар белән эшләргә ярдәм итә. Мәсәлән, уен-эзләнү, рольле уеннар (сатучы, сәяхәтче, табиб), сорау-җавап уены һ.б. Үзебезнең дәресләребездә кулланган кайбер уеннарга тукталып китәсе килә. Мәсәлән, “Кешенең холкы” темасын өйрәнгәндә, аның исемен атамыйча, тасфирларга кирәк. Калганнар кем турында сүз барганлыгын белергә тиеш. Шушы ук уенны югары сыйныф укучылары белән дә, катлауландырып үткәрергә мөмкин. Мәсәлән: “Казан урамнары алар исемнәре белән аталган” темасын өйрәнгәндә, укучылар башта урам исемен йөрткән шәхеснең эш-гамәлләре турында сөйли, соңыннан исемен әйтә.


Башлангыч сыйныфларда укучылар “Чик сакчысы” уенын яратып уйныйлар. Сәяхәт уен да балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы. Кирәкле тукталышка барып җитү өчен, татар халык мәкальләрен, табышмакның җавапларын һ.б. табарга тиеш булалар. Аның рус эквивалентын әйттерү телләрнең охшашлыгына дәлил булып килә.


Безнең тормышның тагын бер яңалыгы – ул компьютер. Аны да укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләгәндә кулланабыз. Балаларга төрле темалар буенча презентацияләр ясарга кушабыз. Мәсәлән, “Укырга кая керергә?” темасын өйрәнгәндә һәр укучы үзенә бер уку йортын сайлап, аның турында җентекләп сөйләргә әзерләнә. Ул шушы уку йортын тәмамлаган атаклы шәхесләр турында да мәгълүмат бирергә тиеш була. Соң чиктә ул үзе дә бөек шәхесләр гомер кичергән төбәктә яшәве белән горурлана башлый.


Милли төбәк компоненты X – XI сыйныфларда Татарстан тарихы, татар әдәбиятын укыту программалары белән үрелеп барыла. Бу юнәлеш  аларны тулыландыра. Факультатив дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда  да бу эшне алып бару үз нәтиҗәсен бирә.


VIII – IX сыйныфларда укучылар гаилә шәҗәрәләрен төзеде,  бәйрәм проектлары, рефератлар әзерләде.


X сыйныфта укучылар шәһәребез тарихын, күренекле шәхесләрне, 1930 – 50 елларда репрессияләнгән якташларыбызны барладылар. XI сыйныфта туган як тарихы комплекслы өйрәнелә, республика тарихына аеруча игътибар бирелә, чөнки 2015 нчы елның маенда Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк. Бу юнәлештә республикакүләм чаралар эзлекле үткәрелеп килә. Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шул уңайдан укучылар “Исәннәрнең кадерен бел!” дип аталган проектлар эшли башлады.


Милли төбәк компоненты – күпмилләтле җөмһүриятебездә халыклар дуслыгын ныгытуда мөһим ресурс. Ул халыкларның мәдәни һәм тарихи хәзинәсе белән танышу, бер-береңне яхшы белү өчен генә түгел, ә бәлки халыклар арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын да күрсәтеп торучы бер дәлил булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ