Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәрле үлмәс... (рус телле балаларга татар теленнән дәрес – КВН)

Миләүшә ХӨСНЕТДИНОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Һөнәрләр темасын йомгаклау; һөнәр исемнәрен сөйләмдә активлаштыру, балаларны...

Миләүшә ХӨСНЕТДИНОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Һөнәрләр темасын йомгаклау; һөнәр исемнәрен сөйләмдә активлаштыру, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыгын үстерү; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау. Проектор, шакмаклар, рәсемнәр.


Дәрес барышы.


I. Оештыру.


II. Актуальләштерү.


Укытучы. Укучылар, хәзер мин сезгә бер санамыш әйтәм. На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портнойкто ты будешь такой?


– Укучылар санамыш нәрсә турында ?


– Нинди һөнәрләр саналды?


– Ә сез үскәч кем булыр идегез?


– Ә хәзер җыр текстына күз салыйк.


Артист буласы да килә.


Танкист буласы да килә.


Йортлар саласы...


Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп,


Кайсын гына, кайсын гына


Сайлап аласы.


Бер эштән дә курыкмыйбыз


Өйрәтегез генә.


Гөрләтербез, гөрләтербез,


Гөрләтербез генә.


– Укучылар, чыннан да һөнәрләр бик күп. Без белгәннәре әле бик аз. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен тырышып укырга кирәк .


III.Төп өлеш.


Бүген без сезнең белән ике командага бүленеп ярышып алырбыз һәм төрле һөнәр ияләре булырбыз.


Командаларга “Хат ташучы” һәм “Пешекче” исемнәре куйдык. Бу дәрестә минем ярдәмчем дә булачак. Аның исеме Акбай. Ул кыңгырау ярдәмендә уенның башлану вакытын һәм тәмамлануын күрсәтәчәк. Дөрес җавап биргән командаларга кызыл түгәрәк биреп торачак. Кайсы команда кызыл түгәрәкне күбрәк җыя, шул җиңүче була.


I тур.


Уен. "Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы булырга тиеш". Экранда күрсәтелгән рәсемнәрне сайлап алырга: кашык, чынаяк, газета, каләм, пычак, хат. сумка, тәлинкә.


Пешекчеләр үзләрнә кирәкле предметлар: кашык, чынаяк, пычак, тәлинкә, ә хат ташучылар газета, каләм, хат, сумка сүзләрен сайлыйлар һәм шушы сүзләр белән һәр команда җөмләләр төзи.


II тур.


- Ә хәзер, укучылар, сез балыкчылар булырсыз. Балыкчылар нишлиләр?


Балык формасында ясалган карточкалар таратыла. Аларда кайбер хәрефләре төшеп калган сүзләр язылган. Сез аларны дөрес итеп укырга тиеш. Дөрес җавапка бер кызыл түгәрәк бирелә.


1 нче команда                                             2  нче команда


_ат ташучы                                                 р_ссам


Т_гүче                                                           пе_екче


Ук_тучы                                                      т_рбияче


Т_зүче                                                          би_че


III тур. "Төзүчеләр" (интерактив тактада эш)


– Без – төзүчеләр. Безгә өйнең нигезен салырга кирәк, ә нигез мәкальләрдән тора (зур кирпич формасындагы коробкаларда сүзләр язылган, шулардан мәкальләр төзергә кирәк ).


Эш беткәч, уйнарга ярый.


Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.


Һәр команда мәкальләрне тәрҗемә итә .


IV тур. “Без зирәкләр"


Һәр командадан бер кеше алга чыга һәм нишли? соравына җавап бирергә тиеш була. Дөрес җавапка 1 кызыл түгәрәк бирелә.


1    нче командага бирелгән сораулар: сатучы нишли? Рәссам нишли? Балыкчы нишли? Җырчы нишли?


2    нче командага бирелгән сораулар: укытучы нишли? Тегүче нишли? Биюче нишли? Табиб нишли?


V тур. "Артистлар"


– Ә хәзер без сезнең белән театр артистлары булабыз. Хат ташучылар – "Хат тарату" турында диалог, ә пешекчеләр "Ашханәдә" дигән диалог төзергә тиешләр .


– Укучылар безнең дәрескә биючеләр килде, алар безгә татар халык биюен биеп күрсәтерләр.


VI тур. "Рәссамнар" (интерактив тактада эш)


– Укучылар, биючеләр аякларына нәрсә кияләр? (Читекләр.)


– Менә сезгә читек өлгеләре, сез аларны матур итеп бизәгез.


VII тур. "Без машинистлар" (интерактив тактада эш)


 Укучылар “Шофер буласым килә" дигән җыр (Э.Шәрифуллина сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкара.


Мин дә, әтием шикелле


Шофер булырга уйлыйм.


Шуның өчен һәрвакыт


Машинам белән уйныйм.


– Укучылар безнең Казанда метро йөри, сезнең аңа утырганыгыз бармы? Ул ничә вагонлы һәм аны кем йөртә?


– Безгә электровозны юлга җибәрү өчен шигырьләрдә чагылыш тапкан һөнәр ияләрен әйтеп чыгарга кирәк. Һәр командага икешәр шигырь.


1. Ә минем апа менә


    Конфет-прәннек сата.


    Һәммәсе мактап китә.


    Апамны хөрмәт итә. (М.Садри)


2. Минем әти-йорт төзүче.


    Ул сала яңа йортлар.


    Ул салган яңа йортларда


    Балкып яна утлар. (Ә.Еники)


3. Минем әнием – тегүче.


    Үз эшен бик нык сөя.


    Ул теккән җылы киемне


    Бик күп кешеләр кия. (Ф.Яруллин)


4. Дәү әтисе белән Каюм


    Көн дә бара урманга.


    "Дәү әтисе кем?" дисезме,


    Умартачы ул анда. (Ә.Габиди )


– Укучылар, безне электровоз уеныбызның ахырына алып килде. Акбай, әйдәле, кызыл түгәрәкләрне сана! (Җиңүче команда билгеләнә.)


IV. Йомгаклау.


– Укучылар дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Фикерләр алышу.)


– Димәк, без сезнең белән төрле һөнәр ияләре турында сөйләштек.


– Ә сез үзегез кайсы һәнәрне сайлар идегез? (Һәркайсының фикере тыңлана.)


– Димәк, укучылар һәр һөнәр дә кирәкле. Шуңа күрә безгә тырышып укырга һәм үзебез теләгән, үзебезгә ошаган һөнәрне сайларга кирәк. Ә хәзер безнең төп һөнәребез ул – тырышып уку. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр.


Өйгә эш. Әтиегез-әниегез һөнәрләре турында сөйләргә әзерләнеп килергә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ