Логотип Магариф уку
Цитата:

Фаягөл Талипова: Яңа дөнья мәктәбе

Җир йөзендә һөнәрләр бихисап. Барысы да хөрмәткә, олылауга лаек. Әмма, һәр кеше өчен кадерле һөнәр бар.

Аның тирәнлеге, кирәклеге югары белем, зыялылык белән дә чикләнми кебек. Әлеге һөнәрне – укытучы дип атыйлар. Килешәсездер, бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдыра. Белем бирү, бала күңеленә юл табу, заманча технологияләр белән кораллану - һәммәсе укытучыга йөкләнгән.

XI сыйныфтан соң мин үз хыялымны (укытучы булу) тормышка ашырырга ашыктым. Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем, минем өчен бу эчкә сыймаслык шатлык иде. Укырга кергәндә чит тел укытучы һөнәрен сайладым. Укыганда минем хыялым көчәйгәннән көчәя барды. Ниһаять, биш ел сизелмичә дә үтеп китте, мин дипломымны тотып, туган ягым Мамадыш районына юнәлдем. Олыяз лицеенда эшләргә мин бик теләп риза булдым. Укытучы һөнәре бик җиңел генә булып тоелса да, минем алга күп бурычлар килеп басты. Миңа таныш булмаган балаларның, укытучыларның, ата-аналарның күңелен аңларга, алар белән уртак тел табарга туры килде.

Сүзсез, илдә һәм җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы – ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалык белән керергә тиеш. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде.

Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы – танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.

Хәзерге заман укытучыларына сабырлык, тугрылыклылык һәм еш кына рухи үсеш җитми, ягъни алар үз фәннәрен укытуда яңалыклар эзләми һәм башкаларны да кызыксындыра белми. Дисциплина урнаштыруның төп коралын тавыш күтәрүдә генә күрәләр. Ә яшь укытучыларга тотнаклылык җитми. Бер сүз белән әйткәндә, яшь мөгаллимнәргә - тәҗрибә, ә өлкәннәренә хәрәкәт теләр идем. Әмма иң мөһиме: укытучы үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга омтылырга тиеш.

Шуны онытмаска кирәк: яңа заман укытучысы һәр укучының сәләтен ачарга, әхлаклы, туган илен сөюче, югары технологияләр белән эшләргә әзер шәхес тәрбияләргә тиеш. Мәктәптә белем бирү шулай корыла – аны тәмамлап чыккан баланың үзаллы зур максатлар куеп, аңа ирешергә, тормыштагы төрле хәлләргә акыл белән карый белүе мәҗбүри дисәк тә, ялгыш булмас.

XXI гасыр мәктәбе – яңа дөнья мәктәбе. Монда укучылар ирешелгәннәрне генә өйрәнеп калмый, үзләрен ачышка илтүче киң фәнни-тикшеренү мәйданнарында иҗат итеп, проектлар, иҗади эшләр, фикерне белдерү, акыл үсеше белән мәшгуль булырга тиеш. Бу җөмләләрдән чыгып, күңелдә сорау туа: мәктәпкә нигә яшьләр кирәк? Яңа мәктәп – ул яңалыкка омтылучы яңа укытучылар. Алар балалар психологиясен, үсеш үзенчәлекләрен аңларга, үз фәннәрен яхшы белергә бурычлы. Укытучының бурычы – балага киләчәктә тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә, үзенә ышанган иҗади рухлы кешеләр тәрбияләү.

 

 

Фаягөл Равил кызы ТАЛИПОВА, Мамадыш районы Олыяз лицееның инглиз теле укытучысы. 

Фото: Альберт Сабир

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ