Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗат укуга юл ачсын

Илсөя СӘГЪДИЕВА,ТР Мәгарифне үстерү институты өлкән укытучысыБүген халыкның укуга кызыксынуы кимүне уку культурасы кризисы барлык­ка килү буларак тасвирларга мөмкин. Җәмгыятьтә китап укуның дәрәҗәсе т...

Илсөя СӘГЪДИЕВА,
ТР Мәгарифне үстерү институты өлкән укытучысы
Бүген халыкның укуга кызыксынуы кимүне уку культурасы кризисы барлык­ка килү буларак тасвирларга мөмкин. Җәмгыятьтә китап укуның дәрәҗәсе төшү билгеле сәбәпләргә бәйләп аңлатыла. Аерым алганда:
• мәктәптә әдәби уку дәресе күп укучының яратмаган предметларының берсеннән санала;
• класстан тыш уку дәресе мәктәп программаларыннан төшеп кала бара;
• гаиләдә китап уку традициясе юкка чыга;
• матур әдәбият радио-телевидение аша аз пропагандалана;
• матбугат белән кызыксыну, газета-журналларга язылу торган саен кими;
• сыйфатсыз, эчтәлексез журналларга, китапларга мөрәҗәгать итү гадәти күренешкә әйләнеп бара;
• бөтенләй китап укымаучы яисә очраклы рәвештә генә кулына китап алучылар саны артканнан-арта;
• китап укучылар ихтыяҗы белән китапханә хезмәте мөмкинлекләре туры килми (аеруча авылларда);
• җитәкчелек һәм «интеллектуаль элита» арасында да Интернет материалларын файдаланучылар, китапка һәм китапханәгә мөрәҗәгать итүчеләргә караганда, күпчелекне тәшкил итә;
• күңел ачу индустриясе үсеш ала;
• китап сәүдәсенә игътибар кими.
Бүген балаларның китап уку белән кызыксынуын арттыру, аларда әдәби зәвык тәрбияләү, классик һәм хәзерге заман әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре турында белемнәрен киңәйтү, системалаштыру һәм актив китап укучылар тәрбияләү мөһим максат булып тора. Димәк, мәдәни кыйммәтләрнең берсе буларак китап укуның дәрәҗәсен күтәрү өчен, тиешле шартлар тудыру, балаларны укуга җәлеп итүнең яңа формаларын куллану мөһим.
Балалар китап укысын өчен нишләргә? Бу сорау ата-аналарны да, педагог­ларны да, китапханәчеләрне дә бер үк дәрәҗәдә борчый. Иң гади җавап – укуны кызыклы, мавыктыргыч шөгыль итү, иҗатка әверелдерү. Балаларны белем алу белән кызыксындыруның нәтиҗәле бер ысулы – аларга иҗади проектта катнашырга тәкъдим итү. Моңа мисал итеп «Гаилә китапханәсе» иҗади проектын китерергә була. Дөрес, соңгы вакытта укучылар уку предметлары кысаларында эзләнү-тикшеренү эшләрен даими алып баралар, әмма уку шөгыле һәм китаплар дөньясы тикшеренү объекты итеп бик сирәк алына.


«Гаилә китапханәсе» иҗади проектына хас үзенчәлекләр

Беренчедән, бүген һәртөрле эзлә­нү-тикшеренү эшчәнлеге, гадәттә, Интернеттан мәгълүмат эзләүдән башлана. Әлеге чыганактан яңа, әлегә беркемгә дә билгеле булмаган мәгълүмат табу – гадәттә, сирәк очрый торган күренеш. «Гаилә китапханәсе» иҗади проектында һәр укучының эш нәтиҗәсен кабатланмас, бердәнбер итәргә мөмкин.
Икенчедән, тикшеренү барышында, укучыларга тирә-юньдәгеләргә мөрәҗәгать итәргә: әти-әниләреннән, өлкән туганнарыннан сорашырга-белешергә тәкъдим ителә. Мондый аралашу өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөгамәләне, иҗади хезмәттәшлекне ныгыта. Гадәттә өлкәннәр балаларның эшләре турында сораштыра, ә бу очракта, киресенчә, балалар кызыксына.
Өченчедән, проект эше башкару барышында укучы бирелгән темага яисә үз кызыксынуына һәм яшенә туры килгән китапны мөстәкыйль сайлый белергә өйрәнә; китапханәләрдә, китап кибетләрендә, тематик каталогларда ориентлашу күнекмәсен арттыра.
Дүртенчедән, проектта катнашучыларда эшчәнлекне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларына туры китереп планлаштыру осталыгы формалаша.


Проектны башкару вакытында бала ясарга мөмкин булган «ачышлар»


«Гаилә китапханәсе» иҗади проекты паспорты

Тема: «Гаилә китапханәсе».
Максат: буыннан буынга тапшырылып килгән, гаилә кыйммәте саналган өй китапханәсен яңарту, аның кабатланмас образын формалаштыру.
Бурычлар: эзләнү-тикшеренүләр аша укуга кызыксыну уяту, гаиләдә китап уку традицияләрен торгызу, әдәби язу күнекмәләре булдыру.
Проект тибы: иҗади, мәгълүматлы.
Тикшерү-эзләнү формасы: «журналист тикшеренүе».
Тикшерү объекты: гаилә китаплары.
Тикшеренү нәтиҗәсе: мәкалә язу.
Өстәмә ресурслар: мәдәният, мәгариф, нәшрият учреждениеләре, массакүләм коммуникация чыганаклары мөмкинлекләре.
Катнашучылар: гаилә әгъзалары.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
– шәхси китапхәнәне туплау, аны киләчәк буынга тапшырып калдыру омтылышына ия булу;
– укырга яратмаган балаларда да китаплар белән кызыксыну уяну;
– исеме, бүлекләре буенча китапта ориентлашырга өйрәнү;
– якын арада укырга дип китап сайлау;
– исеменә һәм үз тәҗрибәңә нигезләнеп, китап эчтәлеген фаразлау;
– үз фикереңне монологик сөйләм итеп формалаштыру;
– аудитория (яшьтәшләр, ата-аналар, педагоглар) алдында чыгыш ясарга өйрәнү;
– үз китапханәң белән горурлану хисе туу.


Проект башкаручыга киңәшләр
Мәгълүматны кайдан эзләргә?
• Сезгә нинди дә булса китап кирәк булганда, аны кайдан эзлисез? Әлбәттә, иң якын китапханәдән. Ә иң якыны – ул өегездәге китапханә.
• Китапханә – ул китаплар тупланмасы. Өй китапханәсе гел тулыландырылып барыла. Ул хуҗалары турында бик күп мәгълүмат бирә ала (гаилә составы, яшьләре, һөнәрләре, мавыгулары, китап укырга ярату-яратмаулары һ.б.).
• Сез үзегезнең өй китапханәсен яхшы беләсезме? Аның барлыкка килү тарихы, анда нинди китаплар булуы хакында әйтә аласызмы? Яисә, бу сорау­га җавап бирү өчен, башта аны өйрәнергә кирәкме?
Проектны ничек башкарырга?
Сезнең эзләнү-тикшеренү эшегез ике этаптан торачак:
1) мәгълүмат җыю;
2) мәкалә язу.
Мәгълүмат җыю ысуллары төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, китапларны барлау, аларны санау (әлбәттә, якынча) мәгълүмат туплауга керә. Өй ки­тапханәгез, мөгаен, берничә өлештән: үзегезнең шәхси китаплардан, өлкәннәр өчен язылган китаплардан, дини китаплардан һ.б. торадыр. Әти-әниегездән, өлкән туганнарыгыздан калган балалар китаплары да бардыр. Бәлки алар белән сез әлегә таныш та түгелдер. Өлкәннәрдән интервью алырсыз. Бәлки китапханәче ярдәме дә кирәк булыр.
Мәкалә язу – бик авыр хезмәт. Башта якынча эш планы төзергә кирәк. Анда мондый өлешләр булырга мөмкин:
1. Мин нәрсә беләм?
2. Нәрсә белергә кирәк? Үземә, тың­лаучыларга һәм китап укучыларга нәрсә кызыклы булачак?
Сорауларны (тикшеренү пунктларын) сез үзегез төзисез, ләкин тапкан җавап­лар – ул әле мәкалә түгел.


Мәкаләне ничек язарга?
Иң мөһиме – мәкалә яңа мәгълүмат бирергә тиеш. Язылганнарның дөреслеккә туры килүе шарт. Мәкалә –
тыңлаучылар, укучылар өчен кызыклы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Мөгаен, сез яхшы сөйләүчедер, шуңа күрә башта кемгә дә булса нәрсә язачагыгыз турында сөйләгез яисә башкарылачак эшне күз алдына китерегез, аннан соң гына языгыз.
1. Нәрсә турында язарга? Иң мөһиме: алынган, табылган мәгълүматны анализларга кирәк. Гаилә китапханәсе ничек барлыкка килгән? Анда якынча ничә китап бар? Алар кайчан басылып чыккан булган? һ.б. Кайбер нәтиҗәләрнең үзегез өчен дә ачыш булуы ихтимал. Бәлки, сез өй китапханәгезнең никадәр зур булуын белмәгәнсездер дә. Кечкенә өй китапханәсе турында да язарга була. Әйтик, ни өчен анда китап­лар аз? (Сез китапханәгә йөрисездер, гаиләдә китап укырга яратмыйлардыр яисә башка сәбәпләр бардыр).
2. Гаилә китапханәсенең үзенчәлеге нәрсәдә?
Архивны барлаганда килеп чыккан үзенчәлекле китаплар турында тулырак сөйләргә кирәк. Аларны төрләргә бүләргә була. Мәсәлән:
гаилә ядкаре (гаиләгез өчен аеруча кадерле) булып саналган китаплар;
үзегез өчен кадерле китаплар;
«иң өлкән» китап;
«әче» китап;
«тәмле» китап;
«иң кыйммәтле» китап;
бүләк ителгән китаплар;
автограф белән бирелгән китаплар;
кулдан ясалган яисә язылган китаплар һ.б.
Аларның эчтәлеген сөйләү мәҗбүри түгел, ә менә аеруча истәлекле китап­ларның китапханәгезгә килеп керү тарихы турында белү үзегез өчен дә, башкалар өчен дә кызыклы булыр.
3. Ни өчен гаилә традицияләрен, шәх­си китапларны сакларга кирәк? Электрон китаплар басма китапларны алыштыра аламы?
Бу сорауларга да гаиләдә бергәләп җавап эзләп карагыз.
4. Мәкалә әзер булгач нишләргә?
Язылган мәкаләне кабат-кабат укып чыгыгыз, хаталарын төзәтегез. Бу – язылганны редакцияләү була. Әзер мәкаләне кемгә дә булса укытып карагыз: мондый «бәйсез экспертиза» эшегезнең башкалар өчен кызыклымы, юкмы икәнен күрсәтер. Кызыклы материал яхшы би­зәлешкә лаек. Мәкаләне рәсемнәр, фото­рәсемнәр белән бизәргә мөмкин. Уңышлар сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ