Логотип Магариф уку
Цитата:

Х.ВАХИТНЫҢ «БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ» ДРАМАСЫНДА АТА ҺӘМ БАЛА МӨНӘСӘБӘТЕ

Зинфира НУРИСЛАМОВА,Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге 1 нче интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. 1. Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, анализла...

Зинфира НУРИСЛАМОВА,

Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге 1 нче интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. 1. Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, анализлау.


2. Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләрен, дәлилләп бирү осталыгын үстерү.


3. Укучыларда тормышка дөрес караш тәрбияләү, язучы иҗатына кызыксыну уяту.


Җиһазлау. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», интерактив такта, язучының портреты, карточкалар.


Метод һәм алымнар. Проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү.


Дәрес барышы.


I. Оештыру.


II. Актуальләштерү.


Укытучы. Нәрсә ул мәхәббәт? Әлеге сорауга төрле бәхәсле җаваплар да ишетергә туры килә. Сез бу сорауга бер сүз белән генә ничек җавап бирерсез?


Көтелгән җавап. Ярату, туган илгә, туган җиргә, әти-әнине ярату, туган телне ярату, үзеңнең балаңны ярату һ.б.


Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “мәхәббәт” төшенчәсенә түбәндәге билгеләмә бирелгән (1 нче слайд):



1. Кемне яки нәрсәне дә булса бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе.
2. Башка җенестән булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе. Гыйшык.
3. Нәрсә белән дә булса кызыксыну, нәрсәгә дә булса омтылыш, теләк, һәвәслек.

Укытучы. Мәхәббәт темасына күп кенә шагыйрьләр шигырьләр дә язганнар (2 нче слайд).



 Мәхәббәт –
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга...
Һади Такташ

Укытучы. Укучылар, мәхәббәт турында нинди әсәрләр беләсез?


Көтелгән җавап. Һ.Такташ «Мәхәббәт тәүбәсе» һ.б. Үткән дәрестә Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы белән танышып киттек.


III. Өй эшен тикшерү. (Конверт белән хат күрсәтелә.)


Укытучы. Бу Тәлгатьнең әнисенең хаты. Сезнеңчә, нинди эчтәлектәге хат язды икән ул? Безгә ул билгесез. Сез өйдә аны үзегез язып килергә тиеш идегез. Өй эшен тикшереп китик. Бергәләшеп тыңлыйк. (3 укучының җавабы тыңлана.)


1 нче укучы. Сәлим, исәнме!


Син минем хатны алгач, бәлки аптырап калырсың... Бәлки син мине оныткансыңдыр... Тормыш бу хатны язарга мәҗбүр итте. Син бу хатны укыганда мин булмам инде, авыруым көннән-көн көчәя.


Сәлим! Тәлгать – минем улым. Минем һәм синең улың!... Бу авыр тормышта югалмас өчен, сынмас өчен терәк кирәк. Сиңа беренче һәм соңгы үтенечем – улыбызны ташлама!


Ышаныч белән мин.


2 нче укучы. Исәнме, Сәлим!


Сиңа хат язарга мәҗбүр булдым. Язмаган да булыр идем, ләкин безгә синнән дә якынрак кеше юк. Бигрәк тә Тәлгать өчен. Миңа бу дөньяда яшәргә бик аз калды. Сәлим, аптырама, Тәлгать синең улың... «Җан тартмаса да, кан тарта», – диләр бит. Мин ышанам, син улыбызны ташламассың. Соңгы үтенечем.


3 нче укучы. Сәлим!


Хәтереңдәме, бик күп еллар элек син мине һәм туып та өлгермәгән улыбызны, синең һәм минем улыбызны ташлап киттең. Ул вакыттагы минем кичерешләремне белсәң иде... Гомергә дә гафу итмәм дип уйлаган идем, хәтта улыңны да күрсәтмәм дигән идем. Ләкин тормыш үзенекен итә икән, беребез дә мәңгелек түгел бу дөньяда. Миңа яшәргә бик аз калды, соңгы үтенечем – Тәлгатьне ташлама! Бәхил булыгыз!


Укытучы. Укучылар, бу хатны ул кемгә язган?


Көтелгән җавап. Сәлим Гәрәевичка.


Укытучы. Ни өчен аңа язган? Әсәрнең эчтәлеген кыскача искә төшереп китик.


Көтелгән җавап. Күп еллар элек авырлы хатынын ташлап киткән Сәлим Гәрәевичнең инде үсеп җиткән, егет булган улы белән очрашуы, Тәлгать белән Рәхиләнең бер-берсенә гашыйк булулары турында.


Укытучы. Сәлим Гәрәевич нинди кеше? Уңай героймы, тискәреме? Әйдәгез, бер төркем уңай якларын, бер төркем тискәре якларын билгеләгез. (Һәр төркемнән берәр укучы тактага чыгып яза.)


Нәтиҗә. Сәлим Гәрәевичны тискәре герой дип әйтә алмыйбыз, чөнки ул хатасын таныган. Хәтта хатыны Камилә белән бер ятимә кызны алып үстерүе, тәрбияләп кеше итүе аның миһербанлы, кешелекле булуын күрсәтә.


Укытучы. Тәлгать әтисен кабул итәме? Шул юлларны дәреслектән табып укыгыз. (Дәреслектән өзек укыла.)


Укытучы. Әйдәгез, балалар, үзегезне бер мизгелгә Тәлгать урынына куегыз. Сез нишләр идегез? Кичерер идегезме?


Көтелгән җаваплар:


Мин әтиемне гафу итәр идем.


– Юк, мин кичермәс идем. чөнки ул әниемне иң авыр вакытта ташлап киткән. Әнием гомере буе улын берүзе тәрбияләгән.


– Мин кичерер идем. Соң булса да, ул барыбер үз хатасын таныган.


Укытучы. Әйдәгез, балалар, игътибарыгызны слайдка юнәлтегез. (3 нче слайд)



 Тапкан түгел, баккан – ана.

Укытучы. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Фикерләр тыңлана.)


Укытучы. Бу мәкаль кайсы образга туры килә?


Көтелгән җавап. Рәхиләгә.


Укытучы. Шул урыннарны табып укыйк.(Дәреслектән өзек укыла.)


Укытучы. Хәй Вахит әсәрдә нинди проблема күтәргән?


Көтелгән җавап. Кеше үзенең эшләгән эшләре, хаталарына җавап бирергә тиеш.


Укытучы. Әсәрнең төп идеясе нинди?


Көтелгән җавап. Кеше үзенең эш-гамәлләренә җавап бирергә тиеш.


Укытучы. Бүгенге көндә бу проблема актуальме? Ничек уйлыйсыз?


Көтелгән җавап. Бүген ялгыз аналар күбәйде. Бу – аталарның җавапсызлыгы нәтиҗәсе, характерлар туры килмәве, авырлыклардан курку, акча җитмәү.


Укытучы нәтиҗә ясый. Бүген бу – иң зур проблемаларның берсе. Х.Вахит драмасын 1960 елда язган. 50 ел элек тә бу проблема бик мөһим булган, һәм бүгенге көнгә кадәр ул үзенең әһәмиятен югалтмаган. (Укучылар игътибарына Туймазы шәһәренең ЗАГС бүлеге мәгълүматлары китерелә.) (4 нче слайд)


Укытучы. Укучылар, әсәр ни өчен «Беренче мәхәббәт» дип аталган?


Көтелгән җавап. Әсәр яшьлек турында һәм яшьләргә багышлана.


Укытучы. Димәк, бәхетле гаилә нинди була икән? Сезнең алда – кояш нурлары. Шуларның кайсылары бәхетле гаилә төшенчәсенә туры килә? Бәхетле гаилә: ярдәмләшү, тугрылык, сәламәтлек, татулык, ихтирам, мәхәббәт, кичерә белү, бер-береңне аңлау, сафлык, ярдәм итү, яраткан тормыш ярың булу, алдашу, хыянәт итү, икейөзлелек, ялкаулык, тупаслык, юләрлек. (Укучылар “Бәхетле гаилә” дигән символик кояш төзиләр.)


Йомгаклау. Менә нинди матур кояш килеп чыкты. Күңелегездә һәрчак яз, кояш һәм наз булсын. Бүгенге дәрес сезне тормышны яратырга рухландырсын, тагын да матуррак яшәү теләге тудырсын. Әти-әниегезгә, сөйгән кешегезгә чын мәхәббәт хисләре тәрбияләргә булышлык итсен иде.


Рефлексия. Сезгә нинди сораулар ошады? Ни өчен? Ниндиләре уйланырга мәҗбүр итте? Үзегезгә дәрес өчен нинди билгеләр куяр идегез?


Өй эше.1. Әсәрнең драма жанры булуын дәлилләгез.


2. «Мин булачак гаиләмне ничек күз алдына китерәм?» темасына кечкенә күләмле инша язарга.


3. Ата һәм бала мөнәсәбәте турында мәкальләр язарга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ