Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт - иң яхшы тәрбия чарасы

ҺАДИЕВА Гөлнара Әхмәт кызы,Саба районы Эзмә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без авыл мәктәбе шартларында шәхес тәрбия...

ҺАДИЕВА Гөлнара Әхмәт кызы,

Саба районы Эзмә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без авыл мәктәбе шартларында шәхес тәрбияләү темасына сөйләшербез.


Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, тирән белемле, көндәшлеккә сәләтле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү - безнең төп максатыбыз. Бу максатны авыл мәктәбе шартларында ничек тормышка ашырырга була соң?


Без, бүгенге авылны яратып, язмышларын җир белән, авыл белән бәйләгән ата-аналарның балаларына белем һәм тәрбия бирәбез. Бала шәхесен үстерүгә юнәлтелгән барлык шартлар да бар мәктәбебездә. Узган уку елында безнең мәктәбебез капиталь ремонттан соң өр-яңа мәктәпкә әйләнде, I сыйныфка 24 укучы укырга килде. Бу – авыл мәктәбе өчен сөенечле хәл. Зәвык белән эшләнгән мәктәбебездә замана таләпләренә туры килә торган дәрес һәм тәрбия чараларын тиешенчә, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен күп уңай мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, компьютер классы, спорт залы, бию классы, китапханә, химия, физика кабинетлары, музей кабинеты, мәктәп яны тәҗрибә участогы бар.


Мәктәбебез дәресләрдән соң да шау-гөр килеп тора. Укучыларыбыз кул эшләре, спорт, бию, фән түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. Тау чаңгысы түгәрәгенә йөрүче укучылар ел саен республика күләм ярышларда зур уңышларга ирешеп киләләр. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен, район үзәгендәге бассейнга йөрергә мөмкин, боз сараенда шөгыльләнергә була. Теләкләре генә булсын.


Конкурсларга, олимпиадаларга, БДИга әзерлек эшләре дә киң җәелдерелгән мәктәбебездә. Укытучыларның һәм укучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә аттестатсыз калган бер генә укучы да юк. Район, республика конкурсларында актив катнашабыз. Яулаган җиңүләребез яңа үрләргә менәргә көч бирә.


Хезмәт – иң яхшы тәрбия чарасы. Авыл мәктәбе элек-электән яшь буынны хезмәткә өйрәтүе белән өстенлекле урын алып тора. Мәктәбебездә хезмәт тәрбиясенә аеруча нык игътибар бирелә. Җәйге каникул чорында укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында, мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерында көчләреннән килгәнчә хезмәт куялар. Көз көне җыелган уңышларда үз нәтиҗәләрен күреп сөенәләр.


Районыбызда берничә ел инде 14 яше тулган балаларны җәйге каникул чорында төрле оешмаларга эшкә урнаштыруны оештыралар. Үзләре эшләп тапкач, акча кадерен ныграк аңлый башлыйлар.


Ел саен һөнәр сайлау айлыгында мәктәбебездә бәйрәм кебек көтеп алынган ярминкә гөрли. Авыл халкын, хәтта күрше-тирә авылларны да үзенә җәлеп итә ул. Һәр класс укучылары, берсен берсе уздыра-уздыра, кулдан эшләгән, теккән, чиккән, пешергән әйберләрен сата. Хезмәт белән тәрбияләнгән баланың киләчәге мул тормышта, сау-сәламәт булачагына ышанычыбыз зур.


Шәфкатьлелек тәрбияләүгә дә зур урын бирелә мәктәбебездә. Ветеран укытучыларыбызга, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга ел дәвамында тимурчылык эше алып барыла. Укучылар, игелек кылып кемнедер шатландыра алуларына, авыр тормышларын күпмедер җиңеләйтергә булышуларына чын күңелдән сөенәләр.


Авыл җирендә бала тәрбияләүдә табигать үзе дә ярдәмгә килә. Авыл баласы ел әйләнәсе тулысынча табигать кочагында. Табигатьнең урман-болыннары, укучылар үзләре тәрбияләп торган инеш-күлләре, чишмәләре, язын оялар ясап көтеп алган сайрар кошлары, саф һавасы укучы күңелендә бары тик мәрхәмәтлелек хисләре генә тәрбияли. Яз-җәй айларында агач бөреләре, дару үләннәре, киптерелгән җиләк-җимеш җыеп тапшырып, җәмгыять тормышында файдалы эш башкаруларына чиксез куаналар.


Хөрмәтле, әти-әниләр!


Бала тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана баласының эш сөючән, белемле, ихтирамлы, кешелекле булуын тели. Алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән балаларының мәхәббәтен яулый. Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә берничә буын бергә яши. Әби-бабай, дәү әти-дәү әни белән үскән балаларда уңай сыйфатлар тагы да күбрәк була.


Тәрбия орлыклары гаиләдә салына башлап, мәктәпкә килгәч, укытучы, сыйныф җитәкчесе ярдәмендә ныгытыла бара. Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп көч мәктәп һәм гаилә бердәмлеге икәнен истә тотып, әти-әниләр белән төрледән-төрле кызыклы чаралар, гаилә, спорт бәйрәмнәре оештырып, киңәшләшеп, аңлашып яшибез. Укытучы һәм ата–ана хезмәттәшлегенә корылган тәрбия тагы да нәтиҗәле була.


Хөрмәтле, әти-әниләр, уртак тырышлык нәтиҗәсендә безнең укучыларыбыз бар яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ