Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы

Кадрия Салихҗан кызы ШӘЙДУЛЛИНА,Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган. Белем бирү, бала күңеленә тәрб...

Кадрия Салихҗан кызы ШӘЙДУЛЛИНА,
Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 22 ел.

Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләр белән кораллану – һәммәсе безнең өскә йөкләнгән. Нинди соң ул яңа заман авыл укытучысы? Замана укытучысы – ул яңалыкка омтылучы, баланың яшь үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче, иҗади эзләнүче, оештыра белүче, заман белән бергә атлаучы, югары әхлаклы, киләчәк буынның язмышы өчен җаваплы, әйдәп баручы һөнәр иясе, кызыклы шәхес. Аның белем дәрәҗәсе генә түгел, тышкы кыяфәте, характеры да тирә-юньдәгеләргә зур йогынты ясый, шәхси үрнәге белән бу тормышта һәркемгә үз урынын табарга ярдәм итә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек белән керергә тиеш. Үз фәнең буенча кабул ителгән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – безнең төп бурычыбыз.


Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар, минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнен «су кебек эчү»,  балалар күңеленә юл таба алу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, сабыр, түзем, намуслы, гадел, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату.


Мин – үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел. Берьюлы ике-өч класс укытуны үз башыннан үткәргән кеше генә аңлый. Ләкин, үз эшеңне яратып башкарсаң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, «апа», - диеп аларның сырып алуларыннан барлык арулар югала һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Әйе, башлангыч класслар укытучысы таң чыгыдай чиста, керсез сабый җанына тәүге белем орлыкларын салучы, белем иленә алып керүче, өйрәтүче, киңәшче, остаз.


Авыл җирендә эшләгән укытучының вакыты исәпләнгән. Аның өстендә хуҗалык, мәктәптә укыту-тәрбия эшләре, түгәрәкләр, агитация, культура-масса чараларында катнашу, сайлаулар. Җәйге чираттагы ял вакытында да: лагерь, тәҗрибә участогында эшләү, мәктәптә косметик ремонт ясау, колхозга ярдәм итү, авыл җирлеге территориясен чистарту һәм башкалар. Аның өстенә авыл укытучысы «күз өстендәге каш». Ул ялгыш адым ясарга тиеш түгел. Шундый киеренке шартларда үтсә дә, авыл  укытучысының тормыш юлы тирән мәгънәле.


Укытучы әти-әни белән тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә, нәтиҗә яхшы булачак. Әти-әниләр белән элемтәдә  тору өчен, без балалар белән берлектә, төрле чаралар, бәйрәмнәр, җыелышлар үткәрәбез,  кул эшләре күргәзмәләре оештырабыз. Өстәп шуны әйтергә кирәк, минем уйлавымча, ата–аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң үрнәк булырга тиештер. Бәхетемә каршы, ирем, каенанам һәм каенатам белән бик яхшы торабыз. Улыбыз – төзүче, кызыбыз – укытучы булырга югары уку йортларында белем алалар.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә: яратам мин эшемне. «Әгәр яңадан яши башласаң, нинди һөнәр сайлар идең», - дип сорасалар, «Ун гомерем булса, унысында да шушы борчулы да, катлаулы да, ләкин кызыклы хезмәтемне сайлар идем», - дияр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ