Логотип Магариф уку
Цитата:

Максатларыма ирешә алдыммы?

Флера Әбрар кызы ХӘЙРЕТДИНОВА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.Мин 23 ел туып-үскән авылымда укытучы булып эшлим. Узган гомерләргә, эш-га...

Флера Әбрар кызы ХӘЙРЕТДИНОВА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.


Мин 23 ел туып-үскән авылымда укытучы булып эшлим. Узган гомерләргә, эш-гамәлләргә йомгак ясар, нәтиҗә чыгарыр вакыт җиткән. Алга куйган максатларыма ирешә алдыммы? Укучылар күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз сала алдыммы? Бүгенге катлаулы тормыш юлларында югалмаслык, үз юлын табарлык Кеше тәрбияли алдыммы? Шушы сорауларга җавап табу өчен тормыш дәфтәремне кирегә актарам... Җаваплы да, авыр да, шатлык-сөенечле дә, кызыклы да көннәрне ялгап еллар узган. Никадәр егет һәм кызлар, канатларын ныгытып, очар кошлардай мәктәптән очып чыгып киттеләр. Озын кара чәчләргә чал өстәп ел саен соңгы кыңгырау яңгырады.


“Ак алъяпкычларда ак канат,


 Күңел оча- гүя акчарлак”, - дип җырлаган җырлары күзләргә яшь китерде. Еллар узгач та укучыларым сагынып мәктәпкә киләләр, очрашулар үткәрәләр, бәйрәмнәрдә искә алып котлаулар җибәрәләр. Балаларын да мәктәпне күрсәтергә, авыл шәҗәрәсе белән таныштырырга алып киләләр. Укучыларыбызның уңышларына сөенәбез. Алар арасында төрмәдә утыручылар, начар гадәтләргә иярүчеләр юк. Монда без – укытучыларның, минем дә өлешем бардыр. Димәк, гомерләр заяга узмаган.


Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – тормышның үзендә. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, барыбер аның ярдәмендә генә көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Мин үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, практикум-дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Укучыларны түбән сыйныфтан ук БДИ тапшыруга әзерләүгә зур әһәмият бирәм.


Авыл балалары мәктәптән аерылу белән әти-әнисеннән дә аерыла. Мин, шушы үзенчәлекне истә тотып, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләүдә бөтен көчемне куярга тырышам. Әдәп-әхлак ягыннанмы, тормышны, кешеләрне танып-белүме, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүме, хезмәткә мөнәсәбәт, белем алуга караш, матурлыкны күрә белү, олыларны ихтирам итүме – боларның барысына кичәге укучы әзер булырга тиеш.


Мин “Мәгариф” журналының һәр санын җентекләп укып барам. 2014 елның беренче саныннан Илдар Миргалимовның “Мөхәррир сүзе” басыла башлады. Өченче санда басылган менә бу юллар бигрәк тә ошады: “Авыл мәктәбе ул – БДИ күрсәткечләре белән мактану, рейтинг күтәрү, олимпиадаларда җиңү чарасы да түгел. Авыл мәктәбе – стратегик чара. Аның бурычы, гомумән, мәгариф белән генә чикләнми. Авыл мәктәбе – авылны яшәтү юлы. Ә татар авылын яшәтү – милләтне яшәтү дигән сүз”. Уен бигрәк уйдырып әйтә белгән инде!


Авыл мәктәбен, авылны яшәтәсе дә бит...


Авылыбыз искиткеч матур, төзек. Газ, телефон, су, интернет – бар да бар. Юллар төзек, Казанга кадәр автобус йөри. Халык бик тырыш, мул тормышта яши. Тик... Авылда яшьләр юк. Урта мәктәптә быел барысы 58 бала укый. Сәбәбе: колхоз бетте, авылда эш юк. Менә авылның, мәктәпнең төп проблемасы шунда.


Тагы бер проблема : авылларга яшь, көчле укытучылар кирәк.


Без яңача фикерләүгә нигезләнгән, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез. Шуңа күрә традицион укыту программалары да искереп кулланылыштан төшеп калып бара. Тормыш үзе яңа укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне кабул итү өчен, укытучының да заман белән бергә атлап баруы мөһим. Иҗади эшләүчеләр өчен хәзер мөмкинлекләр чиксез күп. Минемчә, яңалыкка омтылганда гына укытучы үсешкә ирешә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ