Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мөстәкыйль сүз төркемнәре” темасын кабатлау өчен тестлар

VII сыйныф (татар төркеме)Фәния КӘРИМОВА,Казандагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Максат:- укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү;- белемнәрен бәяләү;- ялгышларын ачыкл...

VII сыйныф (татар төркеме)
Фәния КӘРИМОВА,
Казандагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Максат:
- укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү;
- белемнәрен бәяләү;
- ялгышларын ачыклау.

Мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия эшендә мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру укытучыдан үзенең эшчәнлеген компьютер ярдәмендә оештыра белүне таләп итә. Татар теле дәресләрен, укучыларны кызыксындыру максатыннан мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, компьютер (интерактив такта, төрле видео, презентацияләр һ.б.) куллану бик отышлы санала.


Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту процессын баета, аны иҗади һәм нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне җанлы һәм кызыклы итә.


Бүгенге көндә мәгълүмати белем чыганаклары уку-укыту системасының аерылгысыз бер компоненты булып тора. Мәгълүмати белем чыганаклары - укыту процессын оештыруда мөһим булган фотосурәтләр, видеоматериаллар, динамик модельләр, тавыш язмалары һәм башка материаллар ул. Шуны да истә тотарга кирәк: заманча белем чыганакларын куллану дәреслекнең эчтәлегенә, белем бирү системасындагы норматив актларга туры килергә тиеш.


Мәгълүмати белем чыганакларының төрләре:
- интерактив компонентлар – сорау һәм җаваплар, мөстәкыйль, контроль эшләр;
- демонстрацион графика – фотосурәтләр, видеоматериаллар;
- текстлар – тавыш язмалары, язучыларның биографияләре, таблицалар;
- укытучы өчен материал  – дәрескә презентациләр.
Мәгълүмати белем чыганакларын кулануның уңай яклары:
- белем бирүнең сыйфатын күтәрә;
- укучыларда татар теленә кызыксыну уята;
- дәресләрне эмоциональ һәм истә калырлык итеп оештырырга ярдәм итә;
- укучыларның мөстәкыйльлеген үстерә;
- күрсәтмә материалларның сыйфатын арттыра;
- дәрес материалын аңлаешлырак итә;
- өстәмә материаллар табарга ярдәм итә;
- сөйләмгә вакыт азрак сарыф ителә;
- укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләү мөмкинлекләрен арттыра;
- укытучының эшен җиңеләйтә.

Укытуны интенсивлаштыру юнәлешендә тестлар белән эш итү уңай күренеш санала. Тестларны компьютер ярдәмендә башкару белем бирү, уку материалын өйрәнүнең  нәтиҗәлелеген, укучыларда фәнне тирәнтен өйрәнү теләген бермә-бер арттыра. Мәктәптә белем бирүдәге бүгенге көн таләпләре һәм бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ) гамәлгә куелуы укытучыларны иҗади эзләнүгә этәрде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнне тиешле югарылыкта үзләштерү генә җитми, ә алар белән эшләү күнекмәләрен булдыру зарур. Тестларны кәгазь вариантында укучыларга таратып, соңыннан аларны җыеп тикшерү укытучыдан шактый вакыт сорый. Тестлар белән эш итүне компьютерлаштыру аның эшен күпкә җиңеләйтә.


Хәзерге вакытта мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия процессының сыйфатын үстердә ярдәмгә килә торган технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу; укытуның һәр этабы өчен иң уңышлы ысулларны табу, яңа уку материалын аңлатуның төрле вариантларын куллану. Шул ук вакытта, бу ысул-алымнарның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау кирәк. Татар теле дәресләрендә дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Компьютер, мультимедиа чаралары күрсәтмәлелекне, контрольне һ.б. тәэмин итеп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.


 “Исем” сүз төркеме
 1. Исем нәрсәне белдерә?
- предметның билгесен
- предметны
- билгенең билгесен
2. Исем нәрсә белән төрләнә?
- килеш, тартым
- зат-сан, заман
- килеш, зат-сан
3. Кем? соравы кайсы очракта куела?
- барлык җанлы әйберләргә
- кешеләргә
- кешеләргә һәм хайваннарга
4. Татар телендә ничә килеш бар?
- алты
- җиде
- биш
5.Исемгә кушымчалар түбәндәге тәртиптә ялгана
- килеш, тартым, аннан соң күплек кушымчасы
- күплек, тартым, аннан соң килеш кушымчасы
- күплек, килеш, аннан соң тартым кушымчасы
6. Колхоз сүзе
- ясалма
- кушма
- тамыр
7. Ялгызлык исемнәрне тап
- бакча, күл
- әти, әни
- Мәскәү, Идел
8. Китапларымнан сүзенә нинди кушымчалар ялганган?
- күплек сан, I зат берлектәге тартым, чыгыш килеше
- күплек сан, II зат берлектәге тартым, төшем килеше
- күплек сан, I зат берлектәге тартым, урын вакыт килеше
 “Сыйфат” сүз төркеме
 1. Сыйфат
- предметның эшен белдерә
- предметның санын
- предметның билгесен белдерә
2. Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?
- аныкланмыш
- сыйфатланмыш
- саналмыш
3. Сыйфат җөмләдә
- аергыч, тәмамлык, хәл
- аергыч, хәбәр, хәл
- ия, аергыч, хәл
4. Сыйфатлар
- килеш,сан белән төрләнә
- төрләнми
- тартым төрләнә
5.Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
- 4
- 6
- 7
6. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны билгеләгез
- аксыл, зәңгәрсу, кызгылт
- ак, кара, яшел
- матуррак, кызылрак, озынрак

7. “Ләкин бүгенге мәҗлескә ул башта ук күңелне тартмыйча килде.” (Ә.Еники) җөмләсендәге аерып бирелгән сыйфат


- кушма
- ясалма
- тезмә
8. Нисби сыйфатларны билгеләгез
- киң, кызыл, язгы, матур
- фәнни, кышкы, сәяси, бүгенге
- биек, акыллы, белемле, соңгы
10. Кимлек дәрәҗәсен ясаучы кушымчаны билгеләгез
- -рак/-рәк
- -лы/-ле
- -сыл/-сел
11. “Атлар җигүле, капка ачык.” (Җ.Рәхимов) җөмләсендәге аерып бирелгән сүз -
- аергыч
- хәбәр
- хәл
“Сан” сүз төркеме
1. Сан нинди сүз төркеменә карый?
- мөстәкыйль
- бәйләгеч
- модаль
2. Сан лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?
- предметның микъдарын, исәбен
- предметның билгесен
- предметны
3. Сан нинди сорауга җавап бирә?
- кем? ничә? нинди?
- күпме? ничә? нәрсә?
- ничә? күпме? ничәнче?
4. Тәкъдим ителгән саннар кайсы сүз төркемен ачыклый? Җиде дәрес, беренче сыйныф, 2014 нче ел, биш-алты дәфтәр
- сыйфат
- алмашлык
- исем
5. Санның ничә төркемчәсе бар?
- алты
- дүрт
- биш
6. Кайсы сан төркемчәсе предметның төгәл исәбен белдерә?
- чама саны
- тәртип саны
- микъдар саны
- җыю саны
7. Алтышар, сигезәр, унар, җидешәр саннары кайсы төркемчәгә карый?
- чама
- бүлем
- тәртип
8. Исемләшкән саннар җөмләдә
- баш кисәкләр
- иярчен кисәкләр
- төрле җөмлә кисәге була ала.
9. Кайсы санның саналмышы юк?
- тәртип
- җыю
- бүлем
10. Әти аның үзенә дә, малаена да икешәр йомырка сузды.(Г.Бәширов)
җөмләсендәге аерып бирелгән сүз җөмләдә
- аергыч
- тәмамлык
- хәл
11. Егерме биш, 456, 1986 ясалышы ягыннан нинди саннар?
- тамыр
- кушма
- тезмә
12 .Кайсы саннардан соң кушымча язылмый?
- гарәп цифрлары
- рим цифрлары
“Алмашлык” сүз төркеме
1. Алмашлыклар төрле сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?
- алыштырып килә
- алыштырмый
- турыдан-туры белдерә
2. Алмашлыкларның төркемчәләре ничә?
- 7
- 6
- 5
3. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнә?
- тартым
- сан
- килеш
4. Мин, син, без, алар алмашлыкларының төркемчәсен билгеләгез
- сорау алмашлыклары
- зат алмашлыклары
- күрсәтү алмашлыклары
5.Билгеләү алмашлыклары зат яки предметларны ничек билгели?
- һәрвакыт гомумиләштереп
- һәрвакыт аерым- аерым
- гомумиләштереп һәм аерым-аерым
6. Беркайчан алмашлыгы төзелеше ягыннан
- ясалма
- тамыр
- кушма
- тезмә
7. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.
- ул, бу,шул
- алай, болай, тегеләй
- һәммә, үз, барлык

8. “Капитан, Сез ялгышмадыгызмы?” (Г.Әпсәләмов) җөмләсендәге аерып бирелгән алмашлык


- затның күплеген белдерә
- хөрмәт йөзеннән кулланылган
- җөмләдә дөрес бирелмәгән
9. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.
- кайда, нинди, кая
- ул, без, мин
- шул, бу, андый
10. Кем алмашлыгы татар телендә ничек кулланыла?
- җанлы предметларга карата
- җансыз предметларга карата
- бары тик затка, кешегә карата
11. “Менә мәйдан уртасында биленә кызыл башлы сөлге бәйләгән егет йөри.” (М.Мәһдиев) җөмләсендәге аерып бирелгән алмашлык -
- билгеләү алмашлыгы
- күрсәтү алмашлыгы
- Юклык алмашлыгы
 “Фигыль” сүз төркеме
 1. Фигыль
- предметның билгесен белдерә
- предметның эшен белдерә
- предметның исәбен белдерә
2. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?
- тартым
- килеш
- заман
3. Затланышлы фигыльләрне билгеләгез
- боерык, хикәя, шарт, теләк фигыль
- сыйфат, хәл, исем фигыльләр, инфинитив
- хикәя, шарт, сыйфат, исем фигыльләр
4. Баруы, укуы,сөйләве исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?
- тартым
- зат-сан
- килеш
5. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне күрсәтегез
- юышты, сөртеште, күтәреште
- ачылды, бирелде, бизәде
- торгызды, күрсәтте, эчерде
6. Үткән заман фигыльләрне күрсәтегез
- кайта, йоклый, сөйли
- укыр, җырлар, барачак
- биеде, эшләгән, кайтты

7. “Гамил, кар йомарлап, аллы-гөлле шарфына төзәде.” (Г.Сабитов) җөмләсендәге аерып бирелгән фигыль кайсы төркемчәгә керә?


- исем фигыль
- боерык фигыль
- шарт фигыль
- хәл фигыль
8. Туар (көн), яткан (песи), укый торган (китап), килер (кунак), көлүче (кыз) – курсив белән бирелгән фигыльләр -
- исем фигыль
- инфинитив
- шарт фигыль
- сыйфат фигыль
9. Киләчәк заман хикәя фигыльнең ничә формасы бар?
- өч
- дүрт
- ике

10. “Бар шатлыгымны бирәмен Кадерен белгәннәргә.”(Ф.Яруллин) җөмләсендәге аерып бирелгән фигыль җөмләдә  


- ия
- хәбәр
- тәмамлык
11. Шарт фигылләрне табыгыз
- кайтучы, барган, сөйли торган
- укырга, уйларга, йокларга
- барса, юынса, әзерләсә
 “Рәвеш” сүз төркеме
 1. Рәвеш нәрсәне белдерә?
- предметның билгесен белдерә
- эш-хәлнең билгесен белдерә
- эш-хәл, хәрәкәтне белдерә
2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
- ничек? кайда? кайчан? күпме?
- нинди? кайсы? ничек? кая?
- күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?
3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
- дүрт
- алты
- җиде
4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?
- зат-сан белән төрләнәләр
- барлыкта-юклыкта киләләр
- төрләнми торган сүз төркеме
5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?
- хәл
- тәмамлык
- аергыч
6. “Без татарча спектакль карадык.” җөмләсендәге билгеләнгән рәвеш
- хәл
- хәбәр
- аергыч
7. Урын рәвешен билгеләгез
- урамда,болында.бүлмәдә
- өстендә, янында, тирәсендә
- ерак, якын, югары
8. Күләм-чама рәвешләрен билгеләгез
- тиз, акрын, салмак
- алтылап, тугызлап, җиде-сигез
- күп, аз, байтак
9. Татар телендә рәвешләр
- исемнәргә
- сыйфатларга
- саннарга якын тора
10. Рәвешләрне ясалышы ягыннан билгеләгез: бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт
- тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма
- кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр
- кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма

11. “Яңгыр төнозын дөбер-шатыр килеп яуды.” (Т.Миңнуллин) җөмләсендәге аерып бирелгән сүз җөмләдә


- аергыч
- тәмамлык
- хәл
Мәгариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ