Логотип Магариф уку
Цитата:

Н, н хәрефләре, [н ] – авазы тылсымлы авазлар илендә кунакта

(I сыйныфта уку дәресе)Гөлчәчәк САБИРОВА,Казандагы №18 гимназиянең беренче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәреснең максаты: коммуникатив һәм танып-белү универсаль уку күнекмәлә...

(I сыйныфта уку дәресе)
Гөлчәчәк САБИРОВА,
Казандагы №18 гимназиянең беренче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Дәреснең максаты: коммуникатив һәм танып-белү универсаль уку күнекмәләрен булдыру;
Өйрәтү максаты: [н] авазы һәм хәрефе турында  беренчел күзаллау булдыру;
Белем үстерү максаты: логик операцияләрне үстерү, фикерләү сәләтен үстерү;
Тәрбияви максат: төгәллек, пөхтәлек тәрбиләү.
Җиһазлау: рәсемнәр, презентация, 2-3 хәреф кушылмалары, җөмлә схемасы, төсле карандашлар.
Дәреслек: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба” (Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015 ел), Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”(Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015 ел)
Дәрес барышы

  1. Оештыру. Уңай психолик халәт тудыру.


Укытучы. Хәерле көн, балалар. Хәзер тыныч кына урыннарыгызга утырыгыз. Бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Дәрестә без уйнарбыз, хәрефләрне кабатларбыз, яңа хәреф өйрәнербез, әдәпле итеп сөйләшербез. Укучылар сезне кайсы китап укырга өйрәтә? (Әлифба)
Язучы Нәби Дәүли болай дигән: «Әлифба бөек китап. Кеше әлифбадан башка дөм сукыр.»
– Без әлифба дәресендә нәрсәләргә өйрәнәбез? (Укырга, язарга, яна авазлар һәм хәрефләр белән танышабыз)
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Борын-борын заманда Тылсымнар илендә авазлар яшәгән. Бу ил бик кечкенә һәм монда яшәүчеләрнең саны да бик аз булган. Аларны беркем дә күрә алмаган, чөнки авазлар күзгә күренми торган булганнар.
Ә менә аларны ишетеп булган, чөнки бу авазлар җырларга яраткан. Менә алар җырчы авазлар: [а],[о],[и],[ы],[ә],[ү],[ө]. Төрле тавышлар чыгарып, сузып-сузып җырлаганга күрә, аларны сузык авазлар дип атаганнар.
Көннәрдән бер көнне бу авазлар янына менә мондый тамга н килгән. Ул үзен [н] авазы дип таныштырган (хәрефне куям тактага).
III. Яңа материал өстендә эш.
Укытучы. Әйе укучылар, без бүген н хәрефе белән тамгалана торган аваз белән танышырбыз.
– Әйдәгез, без дә бу авазны әйтеп карыйк.
– Тел-тешләр нишли?
([Н] авазын әйткәндә тел очы тешләргә тия, һава тоткарлыкка очрый)
Н авазы турында сөйләгәннәрдән түбәндәге нәтиҗә ясала.
Укытучы. Аны әйткәндә эчтән килгән һава агымын тел тоткарлап тора, ә тавыш борыннан чыга.
– Җырланамы? (Юк) Димәк бу аваз тартык.
(Колакларны куллар белән каплап, яңгырау аваз икәнен ачыклау, яңгырап тора, ул – яңгырау тартык аваз).
–Тавыш белән әйтәбезме? (Әйе)
–Колакларда яңгырыймы? (Әйе) димәк яңгырау.
Нәтиҗә. Кабатлап карыйк:[н] авазы нинди аваз? (Тартык, яңгырау)
– Балалар, тагын яңа шартлы билге белән танышырбыз. Ул эчендә нокта булган шакмак.(Тактага шартлы билгене кую) Бу яңгырау тартык авазны белдерә торган шартлы билге.
– Авазны билгеләү өчен хәрефен транскрипция эченә алырбыз. (Китаптан да күрсәтү).

  1. Кушылмалар төзү, уку.


– Сузыкларга бу кызык булган. Алар һәрберсе аның янына барып җырларга тырышкан, тик Н җырламаган, ләкин аның янында яңа кушылма барлыкка килгән. Укып карыйк. (Һәр рәт бергә укып чыга.)

  1. Табышмаклар.

  2. Тәрәзә аша алтын таяк керә. (Нур)


2.Тәрәзәдән сыя, ишектән сыймый, сандыкка сыя,салып бикләп булмый. (Нур)

  1. Алтын кылыч җиргә төште, тавышын беркем ишетмәде. (Нур)


– Кояш нуры булыр ул. Мин сезгә нурлар тараттым, парларда сез уйлагыз: кояш нуры нинди була ?

  1. Шигырь тыңлау. (Бер бала шигырь сөйли.)


Кояш чыкса.
Таңнар атып кояш чыкса,
Бар тарафка нурын сипсә,
Бар тереклек елмая күк,
Гүзәлләнә бөтен җир, күк.
Кояш нурына сөенеп,
Елмайган йөзләрне көтәм
Балкыган йөзләрне күреп,
Шатланасым килә күптән.

  1. Физминутка.

  2. Алган белемнәрне беренчел ныгыту


Укытучы. Әкиятебезне дәвам итәбез. Шулай итеп, сузыклар янына тартык Н да килеп кушылган. Барысы да бик шатланганнар һәм бу көнне ике агач төбендә бик матур бәйрәм «Исем кушу» бәйрәме оештырганнар. Исемсез агачларга исемнәр табылган. Яңа аваз аларга уйлаган-уйлаган да нарат, имән дип исем биргән. (Нарат, имән рәсеме эленә). Кояш нурына тартылып, бу агачлар янына җәнлекләр дә җыелган, билгеле аларда [н]авазы булган. Нинди җәнлекләр килгән дип уйлыйсыз? (Әлегә рәсемнәр кулда, балалар әйткәч: куян, тиен,сукыр тычкан,кондыз рәсемнәре эленә).
– Куян баласына да [н] авазыннан башланган исем бирә аласызмы? (Нуяк).
– Рабит Батулла исемле язучының «Куян баласы Нуяк » дигән әкиятен без сезнең белән алдагы дәресләрдә танышырбыз.

  1. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.


Нарат, Нур, Әни, имән, утын.
– Н хәрефе сүзнең кайсы җирендә килгән? (Башында, уртасында, ахырында.)

  1. Сүз схемасын төзү. слайд «Утын»


Аваз-хәреф схемалары белән эш.
– Укучылар тактага карыйк эле.
– Рәсемдә нәрсә күрәбез?
–Утын янында аваз- хәреф моделе күрсәтелгән.
–Без бу сүзне әйткәндә нинди аваз ишетәбез?
– Ничә иҗекле сүз? (2)
– Буш шакмакның хәрефен без әле өйрәнмәдек, ул шуңа буш калган.
– Авазлар белән хәрефләр туры киләме?
Утын, Лимон,өн.
(Аерым битләр парта өстендә, шул битләрдә 3 сүзнең схемасын төзиләр. Бер бала такта янына чыга эшли.)
Күзләр өчен гимнастика

  1. Схема буенча җөмлә төзү.


Слайд (/______     ______   ______ .)
Нарат урманда үсә.
Нарат ылыслы агач.
Нарат урманда үсә. Һ.Б.

  1. Дәреслек белән эш. Алган белемнәрне куллану.


1.Баганалап бирелгән сүзләр янындагы турыпочмаклык урынына предмет, билге, хәрәкәтне белдергән сүзләрне куеп уку.
На - а-на - ана
Нә - ә-нә - әннә
Нә - и-нә - инә

  1. «Тылсымлы таяк» шартлы билгесе.


– Сүзләрне укыйбыз: он-өн-ун.
– Бу сүзләрдә нинди уртак хәрефләр бар?
– Нәрсә белән аерылалар?

  1. «Игътибарлы бул» уены.


(Укытучы сүзләр әйтә, балалар [н] авазы ишетсә, кул чабалар.)
Наил,чәчәк,нарат,чеби,әни,балык,имән,бакча,үлән.
4.Җөмлә уку күнегүе.
– Дәреслекнең 29 битендә Әнә әни җөмләсен уку.
– Ничә сүздән тора?
–Җөмлә нинди хәрефләрдән башланган?
–Җөмлә беткәч нәрсә куелган?
– 2 нче җөмләдә турыпочмаклык урынына нинди сүзне куеп укырга кирәк?
– Кайсы сүз рәсемдә әнинең эшен күрсәтә?
– Әнә ана каз.
Ун каз бәбкәсе. (Сүзтезмә каз бәбкәсе)

  1. Рефлексия. Дәресне йомгаклау.


– Бүген бездә кунакта нинди аваз булды?
– [н]авазы нинди аваз?
– Cүзнең кайсы урыннарында килә ала?
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ