Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагог өчен төп таләп, алыштыргысыз шарт – балаларны ярату

Гөлнара Гамил кызы ӘХМӘТГӘРӘЕВА, Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 12 ел.Бүгенгедәй хәтеремдә... Мин - җиде яшьлек нәни кызчык мәктәп бусагасына аяк бастым....

Гөлнара Гамил кызы ӘХМӘТГӘРӘЕВА, Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 12 ел.

Бүгенгедәй хәтеремдә... Мин - җиде яшьлек нәни кызчык мәктәп бусагасына аяк бастым. Каршыма елмаеп укытучы апам килде. Аркамнан сөеп: “Гөлнара, исәнме! Мин синең укытучы Клава апаң. Әйдә түрдән уз!” - дип каршы алды. Аның назлы карашы, ягымлы тавышы әсир итте дә куйды үзенә. Ул минем өчен икенче әнием кебек якын кеше, яраткан апама әверелде. Үскәч, һичшиксез, Клава апа булам дип, үземә сүз бирдем...


Менә инде ун елдан артык үзем дә АПА исемен йөртәм. Башлангыч сыйныф укучыларына белем бирәм. Һәр иртә саен мәктәп бусагасыннан нәни шәкертләремне каршы алам. Аларның уңышларын күреп сөенәм. Аңа минем өлешем дә кергән бит.


Яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң? Авыл укытучысы белән шәһәр мөгаллиме арасында зур аерма юктыр дип уйлыйм мин. Булса да, әлеге аермалык елдан - ел кими бара. Алар икесе дә заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Бигрәк тә хәзер - башы-аягы белән компьютерга чумган укучыларны җәлеп итәр өчен. Белемле, кызыклы, зыялы булырга тиеш без. Замана укытучысы- ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.


Ни дисәң дә, укучы белән укытучы арасындагы “тере” элемтәне, җанлы сөйләмне ноутбук, интерактив такталар, мультимедиа проекторлар алыштыра алмый. Элек тә, бүген дә педагог өчен төп таләп, алыштыргысыз шарт – балаларны ярату. Сүздә түгел, ә ихлас ярату. Башлангыч сыйныф укытучысы өчен бу – үтә дә мөһим алшарт. Балага әнисе кебек үк кадерле кеше бит ул. Укытучысы һәр соравына җавап бирә, берәрсе рәнҗетсә, юатырга әллә нинди матур сүзләрен таба, иркәләп башыннан сыйпый, өенә киткәндә елмаеп озатып кала... Гомер-гомергә шундый булган башлангыч сыйныф укытучылары. Заман үзгәрсә дә, алар шундый булып калырга тиеш, минемчә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ