Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәт булыйм дисәң...

(Сыйныф сәгате)Людмила ЭСТИКОВА,Бөгелмәдәге 5 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле биология укытучысыМаксат. Укучыларны сәламәтлекнең төрле аспектлары, эзләнү эше мәгълүматлары, кәефне кү...

(Сыйныф сәгате)
Людмила ЭСТИКОВА,
Бөгелмәдәге 5 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Максат. Укучыларны сәламәтлекнең төрле аспектлары, эзләнү эше мәгълүматлары, кәефне күтәрү, организмның эшкә сәләтлелеген арттыру алымнары белән таныштыру.


Җиһазлау. Музыкаль үзәк, «Табигать аһәңнәре» дигән диск, ләүзия (левзия) үсемлегенең эфир мае, югары сортлы һәм эре иләктән чыккан он, су һәм спирт салынган ике колба, таблицалар, секундомер, калькулятор.


Сыйныф сәгатенең барышы.


1 нче укучы. Сәламәтлек – нәрсә ул? Еш кына бу сорауга: «Бер җирең дә авыртмаса, кәефең яхшы булса, син – сәламәт», – диләр. «Зур медицина энциклопедиясе»ндә исә сәламәтлек төшенчәсенә «Кеше организмындагы барлык органнар һәм системалар үз функцияләрен тышкы тирәлек белән яраклаштырып алып барган һәм нинди дә булса авыру үзгәрешләре күзәтелмәгән халәт», дигән аңлатма бирелә.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе буенча «сәламәтлек ул – авырулар һәм физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә тулысынча физик, психик һәм социаль яктан тулы иминлек халәте».


2 нче укучы. Халыкта сәламәтлекнең әһәмиятенә кагылышлы мәкальләр дә байтак. Мәсәлән, «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», «Саф һава – тәнгә дәва», «Сәламәтлек – тәнгә дәва», «Сәламәтлек – җәүһәр, әмма бик тиз югала», «Сакланган – саулыкка туенган » һ.б.


Кеше сәламәтлеге нәрсәгә бәйле соң? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәтлек дәрәҗәсен 100 процент дип алсак, аның 20 проценты – нәселдәнлек билгеләренә, 20 проценты – яшәү шартларына, 10 проценты – сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә, ә инде 50 проценты һәр кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә бәйле. Мәктәбебез укучылары сәламәт яшәү рәвеше төшенчәсен ничек аңлый, моны ничек үти, аларның санитария культурасы ни дәрәҗәдә икән? Хәзер сүз тикшеренү төркеменә бирелә. (1–2 укучы «Фән дөньясы» конференциясенә әзерләгән мәгълүматлары белән таныштыра.)


Сыйныф сәгатенең төп өлеше.


Әхлакый сәламәтлек.


1 нче укучы. Кешенең үз-үзен тотышы аңлы һәм эчкерсез әхлаклы булырга тиеш. Бу җәһәттән, Порфирий Иванов өйрәтмәләре кызыклы:


• үзеңне чолгап алган табигатьне ярат;


• булдыра алган кадәр кешеләргә, бигрәк тә авыруларга, фәкыйрьләргә, кыерсытылганнарга, мохтаҗларга булыш;


• боларны ихлас күңелдән сөенеп һәм хозурлык кичереп башкар;


• бар җаның-тәнең белән кеше хәленә керә бел;


• үзеңне комсызлык, ялкаулык, кәпрәю, куркаклык, икейөзлелек, байлыкка табыну, тәкәбберлек кебек начар гадәтләрдән арындыр;


• кешеләргә ышан һәм аларны ярат;


• башкалар хакында яман сүз-хәбәрне йөрәгеңә якын кабул итмә;


• тыйнак бул;


• тирә-юнеңдәге кешеләрнең табигатьнең мөһим өлеше булуын онытма;


• иң мөһиме – кешеләрне ярат.


Рациональ туклану.


2 нче укучы. Без дөрес тукланабызмы соң?


Хәзерге заман ашамлыклары, башлыча, технологик юл белән эшкәртелгән, чистартылган, концентрацияләндерелгән, татлыландырылган, тоз өстәлгән була.


Мал-туар, күп очракта көтүлектә йөрмичә, абзарда антибиотик һәм үсү стимуляторлары өстәлгән азык ашап көрәя. Нәтиҗәдә, итне күп җитештерәбез, әмма андагы май микъдары гына көтүдә йөргән хайванныкына караганда, ике тапкырга күбрәк була. Һәм бу ит безгә, сәламәтлек күзлегеннән чыгып караганда, бик кыйммәткә төшә. Без яшәр өчен ашыйбыз, тик ашаган ризыгыбыз безгә зыян да китерә. Димәк, авыруның сәбәбе еш кына туклануда булып чыга.


3 нче укучы. Клетчатка азрак булган ризык тыгыз төерләр рәвешендә ашказаны-эчәклек буйлап 3-5 көн, ә вак-вак тишекле, көпшәк хәлдәге азык массасы шушы ук юлны көн-көн ярымда үтә. Эчәклек буйлап азык тизрәк үткән саен черетү бактерияләре тәэсиренә дә азрак дучар була. Димәк, эчәкләр азрак тынычсызлана, җәрәхәт тә тизрәк төзәлә. Клетчатка шулай ук туклыклы матдәләрнең канга акрынлап кына бертөрле сеңүен тәэмин итә. Бу исә канда шикәр микъдарының тотрыклылыгын булдыра. Клетчатка ниндирәк ризыкларда бар соң? Болар – яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле һәм кузаклы культуралар. (Алар өстәлгә куела.)


4 нче укучы. Ә хәзер кешегә җенес гормоннарының барлыкка килүе, сөяк тукымасының ныгуы, организмның төрле стрессларга каршы җавап реакциясен булдыру өчен кирәк булган матдә хакында сүз алып барыйк. Әмма шул ук матдә кешенең дошманына да әверелергә мөмкин. Ник дисәң, әлеге матдә органнарны һәм тукымаларны кислородтан мәхрүм итә, аларга зыян китерә. Бу – холестерин. Ул артерияләрнең эчке өслеген боза. Моңа җавап итеп, организм зыян килгән урыннарны өстәмә күзәнәкләр белән каплый. Май һәм холестерин катнашында берсеннән-берсе зуррак «ямаулыклар» хасил була, тора-бара алар төп артерияләрне томалый. Шуның нәтиҗәсендә кеше инфарктка яки инсультка юлыга.


Шунысын да искәртик: холестерин бары тик терлекләрдән алынган азык-төлектә генә була. Шуңа да киңәш шул: майлы ит, сосиска, казылык, сөт, йомырка сарысы кебек ризыклар белән артык мавыкмагыз.


Эмоцияләр.


5 нче укучы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, курку һәм нәфрәт хисе озак вакытлар дәвам итсә, кеше организмында тискәре якка тайпылышлар күзәтелә. Кайгы-хәсрәт, нәфрәт, рәнҗеш, гадәттән тыш зур ризасызлык та озакка сузыла калса, организмны бик нык ябыктырырга һәм хәлсезләндерергә мөмкин.


Уңай эмоцияләр сәламәтлекне ныгыта, ә тискәреләр астма, баш өянәге, ашказаны җәрәхәте, стенокардия, инфаркт, яман шеш авырулары китереп чыгара.


6 нчы укучы. Борынгы заманнардан ук таш кешенең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Башта ул эш коралы булып хезмәт иткән, аннары бизәнү һәм табыну әйберенә әверелгән. Ничек кенә булмасын, кеше ташларның сихерләү көченә ышанган. Ташлар кешене сихерләү көченә ия дигән караш яши. Алар, янәсе, синең уй-хыялларыңны тормышка ашырырга ярдәм итә, авырулардан һәм бәла-казалардан саклый. Хәзер кайбер асылташлар белән кыскача танышып үтик.


Ахак (агат) һәм ак ахак (опал) күз тиюдән саклый, озын гомер һәм сәламәтлек вәгъдә итә. Тамагыгыз авыртса яки тешегез сызласа, ак ахак муенсасы кияргә кирәк.


Аметист кешене эчүгә салышудан йомып кала. Сөйгән ярыңа иң яхшы бүләк. Тик аметистны озаклап киеп йөрергә ярамый, сихри көче бетә.


Фирәзә (бирюза) – кыйммәтле, үтәли күренми торган зәңгәрсу төстәге бәхет ташы, ихлас күңелдән ярату, тугрылык символы.


Энҗе (жемчуг) – нәзакәтлелек, күркәмлек билгесе. Энҗе муенса исә – тигез гаилә тормышы символы. Энҗе күзгә җәрәхәт булганда шифалы. Тешләрне ныгыта һәм ялтырата.


Якут (рубин) – ачык кызыл төстәге таш. Мәхәббәттә бәхет китерер. Сихерләүдән саклый. Параличланганда, ангинадан интеккәндә, сөяк ялкынсынганда якут сихәтлек өсти.


Физик активлык.


7 нче укучы. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», диләр. Бу турыда барыбыз да белә кебек, әмма физик активлык турында онытырга һич ярамый. Иртән йөгереп керергә тырышыгыз, саф һавада йөрергә омтылыгыз.


Кояш, һава һәм су.


9 нчы укучы. Кеше гомере табигатькә бәйле. Туганнан бирле ул судан, һавадан, кояштан аерылгысыз.


Суны юкка гына суперсыеклык, димиләр. Ни гаҗәп: хәзер күпләр, саф чишмә суына караганда, пепси, кока-кола кебек эчемлекләрне эчеп хозурлана. Нәрсә эчсәм дә бер түгелмени, барыбер су бит, дип фикер йөртә алар. Һәм бик нык ялгыша. Әлеге эчемлекләр ашкайнату процессын акрынайта, кандагы шикәр микъдарын үзгәртә. Кока-кола эчемлегендә исә кальций запасын һәм сөякләрнең сыгылмалылыгын бик нык киметергә сәләтле фосфор матдәсе бар.


Эчемлекләрдәге тәмләткеч өстәмәләр, буяу матдәләре һәм консервантлар ашказанын, бөер һәм бавырны боза.


Саф су исә мондый химикатлардан азат. Нәкъ менә саф су организмга барлык химик әверелешләрне башкару өчен мөмкинлек бирә. Нәкъ менә саф су – кеше һәм хайваннарның сусавын басу өчен идеаль эчемлек.


Суны, эчүдән тыш, юыну һәм чыныгу өчен дә файдаланалар. Гадәттә, кайнар, салкын, контраст су кулланыла. Бигрәк тә салкыны сәламәтлек өчен файдалы: талчыкканлыкны бетерә, организмга көч өсти, авырулардан арындыра. Беренче яшенле яңгыр вакытында коену, яңгырдан соң яланаяк йөрү бигрәк тә файдалы санала.


10 нче укучы. Сәламәтлегебез без сулаган һаваның нинди булуына нык бәйле. Төрле газлар һәм катнашмалар кушылган һава сулап яшәргә мәҗбүр булган шәһәр халкына киңәшебез шул: буш вакытыгыз булдымы, шәһәр читендә – табигать кочагында, бигрәк тә урманнарда булырга тырышыгыз.


11 нче укучы. Урман үзенең аэроионнары белән генә файдалы түгел. Табигатьнең хозурлыгы, яфракларның җанга тынычлык иңдерүче яшел төсе дә кәефне күтәрә, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Табигать белән күзгә-күз очрашу тәнгә сихәтлек бирә, яшәү көче өсти. Андагы авазлар симфониясе дә күңелдә шулай ук үзгә хис-тойгылар уята, хатирәләрне яңарта. Әйдәгез, без дә бер моңнар дулкынында тирбәлеп алыйк әле. («Табигать аһәңнәре» дигән көй яңгырый.)


12 нче укучы. Сәламәтлегебезнең торышы, һаваның нинди булуыннан тыш, андагы исләргә дә нык бәйле. Һич тә гаҗәпләнмәгез: бүлмәдәге яки урамдагы иснең нинди булуы организм өчен барыбер түгел. Әйтик, тәмле ис, чәчәкләрнең хуш исе, урман һавасы сулыш алуны җиңеләйтә, аппетитны арттыра, күңелне күтәрә, кәефне яхшырта. Шуңа да төрле үсемлекләрнең эфир маендагы хуш исенә нигезләнгән ароматерапия дигән яңа медицина фәне барлыкка килде.


Талчыгуны бетерү, кәефне күтәрү алымнары.


а) тылсымлы нокталар (бер бала башындагы һәм муенындагы актив нокталарны күрсәтә, аннан соң бергәләп һәркайсы үз-үзенә массаж ясый).


ә) төс терапиясе.


13 нче укучы. Кайбер авыруларны төс терапиясе белән дәваларга мөмкин. Төсләр нурланышы гадәттә 15 – 30 минут дәвам итә. Моның өчен шундый төстәге тукымага күз төбәп карап торырга яисә ул тукыманы авырган җиргә куярга кирәк. Сүлпән характерлы кешеләргә – ачык, ә кызурак канлыларга караңгы (көрән, шәмәхә) төсләрдән файдалану әйбәт нәтиҗә бирә.


Бавыр авыртканда, нурланыш өчен, шулай ук азык составында яшел төс кулланыла. Бронхит вакытында кызгылт-сары төс кулай. Күкрәк, бугаз, ашказаны һәм корсакны да әледән-әле кызгылт-сары төс белән нурландырып алу кирәк. Апельсин яки лимонлы су куллансаң, нурланышның файдасы күбрәк була. Коры ютәл вакытында шәмәхә төс белән нурланыш уздырыла.


б) музыка;


14 нче укучы. Музыка – кәефне күтәрүнең иң отышлы чарасы. Чыннан да, музыка иң нечкә хис-тойгыларны чагылдыра, кәефне күтәрә. (Музыка яңгырый.)


в) шигърият;


(Ике укучы төрле характердагы: әйтик, берсе – күтәренке рухтагы, ә икенчесе хәсрәт-кайгыны тасвирлаган шигырь укый.)


г) җыр.


Йомгаклау. Укытучы сыйныф сәгатенә йомгак ясый, анда актив катнашучыларга рәхмәтен белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ