Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь Гали Хуҗи иҗатына багышланган «Башваткыч» уены

(Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш чара)Венера ХӨСӘЕНОВА,Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучыларыГали Хуҗи татар совет поэзиясе...

(Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш чара)


Венера ХӨСӘЕНОВА,


Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,


Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучылары


Гали Хуҗи татар совет поэзиясендә поэмалар авторы буларак аеруча билгеле. Ул әле утызынчы еллар азагында ук «Комсомолка» һәм «Хасан күле» поэмаларын иҗат итте. Шагыйрьнең шушы чордан соңгы иҗаты тулысы белән диярлек Бөек Ватан сугышы героикасын чагылдыруга багышланды. Сугыш елларында ул бу темага «Зоя Космодемьянская», «Россия», шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» һәм башка поэмаларын язды, ә сугыштан соң М.Җәлилгә багышланган «Кырые хикәят» дигән поэмалар циклы һәм башка күп кенә әсәрләр иҗат итте.


Максат: якташ шагыйребез Гали Хуҗинең иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат бирү, шагыйр иҗатына кызыксыну уяту.


Бурычлар: якташ шагыйребез Гали Хуҗинең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәннәнрәк танышу, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, коллективта эшли белүләрен, мөстәкыйллекне үстерү, якташ шагыйребез Гали Хуҗи белән горурлану хисе, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:


шәхескә кагылышлы УУГ: шәхесара аралашуда туган телебезне куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру; zрдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.


Метапредмет нәтиҗәләр:


регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, эшчәнлекне оештыра белү; эшнең дөреслеген тикшерү;


Коммуникатив УУГ:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; төркемдә эшли белү.


Танып белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәглүматны дәреслектән таба белү.


Җиһазлау: Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр, Гали Хуҗи китаплары күргәзмәсе, сугыш һәм тыл ветераннары хакындагы альбомнар, сугыш эпизодын чагылдырган рәсемнәр, Гали Хуҗи портреты, компьютерда слайдлар, проектор, магнитофон, бүләкләр киштәсе.


 


Чара барышы



  1. I. Оештыру моменты


Кичәнең темасы, максаты белән таныштыру.


Укытучы. Халкыбызның горурлыгы, йөз аклыгы, намусы булып калган фронтовик шагыйрьләр – Ватаныбызның каһарман ул-кызлары бар: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян, Гали Хуҗи... Илебезнең барлык халыклары белән бергә алар авыр көрәштә  катнаштылар, язучы, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр, кулларына корал алып алгы сызыкларда сугыштылар.


1 нче укучы.


Без –кичәге фронт кешеләре,


Ир башыннан ниләр кичмәгән.


Имәннәрнең нинди ишләре соң


Җил – давыллар күреп үсмәгән?!


2 нче укучы.


Танкист дусның әрнеп әйткән сүзе


Бүгенгедәй әле исемдә:


«Белим дисәң солдат хезмәтен син,


Янып кара танк эчендә...»


3 нче укучы.


Оча вакыт – сизеп булмаслык,


Сугыш белән бу көн аралары


Ерак инде.


Әмма әле дә


Дусларымның авыр яралары


Сызлый, гүя, күчеп тәнемә.


4 нче укучы.


Бу шигъри юлларны безнең якташыбыз – Апас (элекке Кайбыч) районы Карамасар авылында туып үскән фронтовик шагыйр Гали Хуҗи иҗат иткән.



  1. Төп өлеш


Укытучы. Бөек Ватан сугышында бөтен Европа буйлап, Берлинга кадәр барып җиткән, бик күп шигырьләр, поэмалар авторы булган горурланырлык якташыбыз бар шул безнең. Ул –Гали Хуҗи.


Укучылар, безнең «Башваткыч» уены күренекле якташыбыз, фронтовик шагыйрь, Кызыл йолдыз ордены һәм бик күп медальләр иясе Гали Хуҗига багышлана.


Таныш булыйк, бүген безнең уенда 3 укучыбыз катнаша. (Уенчылар белән танышу, аларның девизларын ишетү.)


Укытучы. Менә, танышып та чыктык. Ә хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтәм.


Укытучы. Экранда башваткыч. Анда 12 сорауның җавабы яшерелгән. Сорау – миннән, җавап – сездән. Мин биргән сорауларга кем күбрәк җавап бирә, шул бәйгедә җиңүче була. Ә инде җавап әзер булса, төймәгә басасыз. Җанатарлар арасында дөрес җавапны белүчеләр булса, кул күтәреп кенә җавап бирергә мөмкин.


Хәерле сәгатьтә дип, «Башваткыч» уенын башлап җибәрәбез! Һәммәгезгә дә уңышлар телим.



  1. Якташыбыз Гали Хуҗиның туган авылы. (Карамасар)

  2. Хәрби дәрәҗәсе. (Капитан)

  3. Гали Хуҗи туган район ул вакытта ничек дип аталган? (Кайбыч)

  4. Гали Хуҗи татар совет поэзиясендә поэмалар авторы буларак билгеле. Утызынчы еллар азагында ул нинди поэма иҗат итә («Комсомолка»)


5.Халкың кебек уңган да син,


Хезмәттә син көне-төне.


Ир-егетләреңдәй дәртле,


Гайрәтле син, ... теле...


– Наҗар Нәҗми шигырендә нинди тел турында сүз бара? (Татар)


Гали Хуҗи шул телдә иҗат иткән.



  1. Шигырьләр язучы кеше кем дип атала? (Шагыйрь)

  2. Гали Хуҗиның беренче җыентыгы («Шатлык»)

  3. Шагыйрьнең патриотизм темасы Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында аеруча киң чагыла. Фронт тормышы тәэсирендә туган күп санлы лирик шигырьләреннән тыш, ул бу чорда күләмле биш поэма «Зоя Космодемьянская» (1942), «Россия» (1944), «Яу күрке» (1944), «Дуслык хикәясе» (1944), «Гражданин, солдат, шагыйрь» (1945) әсәрләрен яза.


Укучы. (Гали Хуҗинең «Россия» поэмасыннан өзек сөйли).


Кызды һөҗүм... Хәтта яралылар


Калдырмады сафны бу чакта;


Ата-ата шуышып барды алар,


Егылгач та әле аяктан...


Җиттек килеп Прут буйларына,


Елга тутырып бозлар киткәндә.


Көч бирде җир үзе улларына,


Якыннарга тормыш илткәндә...


Сулышың булып исә апрель җиле;


Җиреңдә яз кабат, Россия;


Йөрәктә яз, -


Гомер китмәс яз бу,


Туган илем, азат Россия!


– Безнең илебез зур. Апас районы  Карамасар авылы – Россиянең кечкенә бер авылы. Бу авылның күршесендә нинди авыл урнашкан?(Шыгай)



  1. Гали Хуҗи туган ай (Октябрь)

  2. Гали Хуҗи (Гали Хуҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 нче октябрендә туа. Аның тууына узган ел 105 ел булды.

  3. Гали Хуҗи соңгы елларын кайсы шәһәрдә яшәп иҗат иткән? (Казан)

  4. Сатламыштан килен булып төшкән, беренче укытучысының исеме. (Рабига)

  5. Тимерче гаиләсендә туып үскән егет туган ягында җидееллык белем ала. Казан авыл хуҗалыгы институтында укый.1932–1942 елларда ул «Кызылармеец», «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталарында эшли.


Күзе начар күргәнлектән, аңа хәрби хезмәттән азат ителү турында белешмә бирәләр, ләкин Гали Хуҗи 1942 елда үзе теләп кая китә (Фронт)


– Афәрин, укучылар! Менә, җиңүче дә билгеле булды!


– Иң күп балл җыйган уенчыга мин супер-уен тәкъдим итәм. Экранда


Гали Хуҗиның яратып бик еш кабатлый торган татар халык мәкале язылган. Санаулы вакыт эчендә җавапны белсәң, супер уенның да җиңүчесе буласың. («Таш белән атканга аш белән ат»)


III. Йомгак


– Уеныбыз тәмам. Актив катнашкан укучыларга зур рәхмәт! (Укучыларга бүләкләр бирелә.)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ