Логотип Магариф уку
Цитата:

Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын өйрәнү

(Рус телле балалар өчен дәрес-презентация)Гөлчәчәк АЙНУЛЛОВА,Казандагы 131 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Максатлар:- өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану күнекмәлә...

(Рус телле балалар өчен дәрес-презентация)


Гөлчәчәк АЙНУЛЛОВА,


Казандагы 131 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


 Максатлар:


- өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;


- әсәрне уку-өйрәнү барышында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү;


- укучыларны дуслык төшенчәсе белән таныштыру, хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.


Җиһазлау. 7 нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” дәреслеге (Р.Р.Нигъматуллина), Т.Миңнуллинның портреты, язучы иҗатына багышланган текстлар, аудиоязма, мультимедия, презентация.


Метод һәм алымнар. Әңгәмә, сәнгатьле уку, сорау-җавап, анализ, сүзлек эше.


Дәрес тибы. Катнаш дәрес.


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.


- Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчагызга да хәерле көннәр күтәренке кәефләр теләп, дәресне башлап җибәрәм. Кәефләрегез ничек? Бүген сыйныфта кемнәр юк?


- Укучылар, әйдәгез без сезнең белән уйнап алыйк әле. Тактага карыйбыз, бергәләшеп кроссвордны чишәбез. (1 нче слайд) (Интерактив такта ярдәмендә кроссворд чишелә.)


1. “Мой друг” татарча ничек була? (Дустым.)


2. Тукылдый торган кош. (Тукран.)


3. Кыяклы яшелчә. Грипптан саклый. (Суган.)


4. Чыршы һәрвакыт бер төстә. Ул нинди төс? (Яшел.)


5. Без 7 нче … укучылары. (Сыйныф.)


6. Сентябрь елның кайсы фасылы булып санала? (Көз.)




































































 дустым
 тукран 
 суган 
яшел 
 сыйныф 
 көз 


- Вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкты? (Дуслык.)


Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.


- Хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (2 нче слайд: Эпиграф.)


Үстергән дә безне чын дуслык,


Көч биргән дә безгә чын дуслык.


Дуслык булса, яшәр гомергә


Бөтен җир шарында тынычлык...


-                    Әлеге шигырь-җыр юллары нәрсә турында? (Чын дуслык турында.)


-                    Сезнеңчә, дус кем ул? (Фикерләр тыңлана.)


-                    Ә дуслар ни өчен кирәк? (Фикерләр тыңлана.)


Димәк, әлеге юллар дуслык турында. Чын дуслык – безнең өчен зур байлык. Дуслык безгә көч бирә. Дус – тормышта зур таяныч. Дуслык булган җирдә тынычлык та була. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Яныңда якын дустың булса, дөньялар ямьлерәк, ашлар тәмлерәк тыела.


II. Актуальләштерү.


Укытучы. Без үткән дәрестә Туфан Миңнуллинның тормыш юлына һәм иҗатына тукталдык. Узган дәресне искә төшерик әле. (3 нче слайд: Портретлары)


- Туфан Миңнуллин кем ул? (Татарстанның Халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе.)


-  Туфан Миңнулинның нинди әсәрләрен беләсез


- Иҗатында төп темаларының берсе нинди? (Ул тормыш-көнкүреш, темаларын чагылдыра, заман проблемаларына туктала.)


(4 нче слайд:) Бирем. Т. Миңнуллин иҗатына бәйле даталарны вакыт тасмасына төзү.


Мәсәлән: Т. Миңнуллин кайчан туган? Беренче пьесалары сәхнәгә кайчан куелган? Кайчан вафат булган? һ.б.


(Бирем интерактив тактада башкарыла, шунда ук җаваплар тикшерелә.)


III. Төп өлеш. Яңа теманы аңлату.


Укучылар алдына максат кую.


- Укучылар, бүген дәрестә Т.Миңнуллин иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез, “Авыл эте Акбай” әсәренә тукталырбыз, дуслык, иптәшлек турында сөйләшербез.


1. Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре белән эш.


Укытучы. Күптән түгел Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры сәхнәсендә “Авыл эте Акбай” спектакле янәдән тәкъдим ителде. (5, 6 нчы слайд: укучыларга спектакльнең фотосурәтләрен күрсәтү.)


1. Сүзлек эше. (Сүзләр тактада алдан язылып куела). (Укучылар белән бергә тәрҗемә итәбез.) (7 нче слайд: Сүзлек эше.)


Иркәли - ласкает


Күрешә - здоровается


Күсе - крыса


Мәгънәсез - бестолковый


Ышана - верит


Харап - страшно, жутко


Берүзе – один


Тотасым килми- не хочется ловить


Аның эшлисе килми- ему не хочется работать


Күргән - видел


(Укучылар тактадагы яңа сүзләрне сүзлекләренә күчереп язалар. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү.)


(8 нче слайд)


Укытучы. Ул нишләгән? һәм Аның нишләгәне бар? Аның нишләгәне юк? формалары мәгънә һәм кулланыш ягыннан охшаш.


Мисаллар ярдәмендә аңлатыла.


Мәсәлән: Русчага тәрҗемә итсәк:


Ул нишләгән? Что он/она сделал(а)?


Аның нишләгәне бар? Что ему/ей приходилоcь делать?


Аның нишләгәне юк? Что ему/ей не приходилоcь делать?


Песинең шәһәр турында ишеткәне бар. Кошка слышала про город.


Этнең шәһәр турында ишеткәне юк. – Собака не слышала про город.


Фонетик зарядка – “тел чарлау” (9 нчы слайд)


- Укучылар, ә хәзер татар теленең үзенчәлекле [ җ] авазының дөрес әйтелешен кабатлыйбыз, һәм бергә җырлап алырбыз. Экрандагы рәсемнәргә карап, кәефләрегез тагын да күтәрелеп китсен. (Хор белән һәм шәхси кабатлау.)


Җырлый-җырлый Наҗия


Урманда җиләк җыя.


Сызганган ул җиңнәрен,


Җыя кура җиләген.


2. “Авыл эте Акбай” пьесасын укуга керешәбез.


Бирем. Тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.


а) пьесаның аудиоязмасын тыңлау; (10 нче слайд)


ә) пьесаны рольләргә бүлеп уку. (Дәреслек белән эш.)


- Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?


- Пьесасын төп геройлары ? (Җаваплар тыңлана.)


3. “Авыл эте Акбай” әсәре буенча эш. (11 нче слайд.)


Бирем. Сүзтезмәләрне, җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез. (Укучылар интерактив тактада эшлиләр.)


Мәсәлән: Не ласкают. – Иркәләмиләр дә.


 Бесхитрое существо – хәйләсез җан иясе.


 Почему голову опустил? – Нигә башыңны идең?


(Русча, татарча вариантлар буталып бирелә, укучыларның бурычы аларны туры китерү.)


Укытучы. Хәзер, кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшеп алыйк. Сүзлек эше. Тискәре яклар - отрицательные качества. Уңай яклар – положительные качества.


-   Сез нинди тискәре һәм уңай сыйфатларны беләсез?


Укучыларга уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерүче сүзләрне (слова, выражающие положительные и отрицательные качества) аңлату.


Мәсәлән: Тискәре яклар: усал, ямьсез, надан, томана, битараф, саран, оятсыз, елак, начар, кырыс, хәйләкәр.


Уңай яклар: ышанычлы, ярдәмчел, яхшы, сөйкемле, матур, тәрбияле, җаваплы, юммарт, гадел, намус, батыр, тыйнак, дус, тату.


Укытучы. Хәзер без сезнең белән ике командага бүленәбез. Беренче команда уңай сыйфатларны яза, икенче команда тискәре сыйфатларны яза.


Бирем: Тискәре һәм уңай сыйфатлы ике төркемгә аерыгыз. (12 нче слайд)


(Интерактив тактада сүзләр буталып бирелә, аларны ике төркемгә аеру.)


Укучылар, пьесаның төп геройлар белән таныштык, әйдәгез геройларга телдән характеристика бирәбез. (13 нче слайд)


Мәсәлән: Тәмлетамак - авыл песие. (Ялкау, хәйләкәр, битараф, тычкан тотарга яратмый, иркәләнәсе килә...)


Икенче укучы: (Акбай - әйбәт, чын дус, яхшы күңелле, хәйләсез, әдәпле, кайгыртучан, акыллы, ышанычлы, кыю... )


4. “Авыл эте Акбай” әсәре буенча сорауларга җавап бирү. (14 нче слайд)


-                    Тәмлетамакка ни өчен авылда күңелсез?


-                    Аның кайда яшисе килә?


-                    Акбайның кәефе ни өчен юк?


-                    Ул кем турында уйлый?


-                    Тәмлетамак хуҗаларын ни өчен яратмый?


-                    Акбай кешеләргә яшанамы?


-                    Ул ни өчен хуҗаларына яхшы кешеләр ди? (Җаваплар тыңлана.)


4. Чөнки теркәгечле кушма җөмләләрне тезү, сөйләмдә актив кулланышка кертү. (15 нче слайд)


Укытучы. Ни өчен? соравына җавап бирерлек бәйләүче чара чөнки теркәгече кулланып җөмләләрне дәвам итегез. Үрнәк: Мәче берничә тапкыр балык сорарга килгән, чөнки ул ачыккан.


Бирем. 8 нче күнегүдәге җөмләләрне чөнки теркәгечен кулланып дәвам итегез. Үрнәк: Шәһәр песиләре рәхәт яши, чөнки аларны кулда гына күтәреп йөриләр, иркәлиләр.


IV. Ныгыту.


Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыльлеккә юнәлтү.


Укучы өчен максат: үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.


- Аның нишләгәне бар/ юк? грамматик структурасын активлаштыру.


Бирем. 10 нчы күнегүдәге җөмләләрдә фигыльләрне табып, нинди сорауга җавап бирүен ачыкларга. Русча әйтергә. (16 нче слайд)


Үрнәк: Тәмлетамакның шәһәрдә булганы юк, аны телевизордан гына күргәне бар, ләкин бик күрәсе килә.


Үрнәк: Фигыльләр: булганы юк, күргәне бар, күрәсе килә.


Сорау бирәбез: Аның нишләгәне юк / Аның нишләгәне бар? Нишлисе килә?


Русча әйтәбез: Не приходилось бывать / не была, приходилось видеть / видела, хочет увидеть.)


(Бер укучы биремне интерактив тактада эшли, калганнар урыннарда үтиләр.)


V. Йомгаклау.


Мәкальләр уку.


-                    Мәкаль русча ничек була? (Пословицы.)


-                    Мәкаль нәрсә ул? (Народная мудрость.)


(17 нче слайд) Чын дуслык – зур байлык. Дустың үзеңнән яхшырак булсын. Дустың булмаса тап, тапсаң сакла.


Укучылар, сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып карагыз әле?


-                    Дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?


-                    Дус нинди булырга тиеш? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)


-                    Бүген драматургның нинди әсәре белән таныштыгыз?


-                    Әсәр нәрсә турында? Әсәр сезгә ошадымы?


-           Эт исемнәренә салынган мәгънә турында уйланыйк. (Укучыларның фикерләрен, уйлануларын тыңлау).


-                    Автор безгә -  әсәрне укучыларга нәрсә әйтергә теләгән?


Дәреснең эпиграфын тагын бер кат искә төшерү. (19 нче слайд)


Дуслык – безнең өчен иң зур байлык. Без исә дуслыкны сакларга, ныгытырга тиешбез. Бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез! Дуслар шатлыклы һәм авыр минутларда бик кирәк. Дөньядагы һәр җан иясе дус эзли, һәм үзә дә дус була белергә тиеш. Укучылар, мин чын дус булыгызны телим.


VI. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела. (20 нче слайд.)


“Минем яраткан хайваным” темасына хикәя языгыз.


Мәгариф. РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ