Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәгәри китте йомгагым

Зөһрә Рәшит кызы ГОСМАНОВА,Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе инглиз теле укытучысыПедагог буларак эш стажы 21 ел... Агымсудай үтә гомер,Күз ачып йомган ара...Радиодулкыннар килеп ирештергән җыр юллары,...

Зөһрә Рәшит кызы ГОСМАНОВА,
Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе инглиз теле укытучысы
Педагог буларак эш стажы 21 ел
... Агымсудай үтә гомер,
Күз ачып йомган ара...
Радиодулкыннар килеп ирештергән җыр юллары, күңелгә үтеп кереп, хәтер йомгагын кирегә сүтә. Әйе, мәктәпкә кайтып эшли башлаган көннәр әле генә кебек, ә инде 20 ел үтеп тә киткән. Йомгакка ияреп, үҗәтләнә-үҗәтләнә инглиз теле өйрәнгән студент елларыма, ә аннан укытучы булырга хыялланып йөргән югары сыйныфларга күчәм... Ни өчен нәкъ менә чит телләр укытучысы? Йомгагым очы, тәгәри-тәгәри, беренче инглиз теле өйрәтүчем Закирова Гөлшат Марсовнага барып тоташа...
“Сезгә “Инглиз теле” дигән яңа фән керәчәк”, – сыйныф җитәкчемнең сүзләрен зур кызыксыну белән күңелемә сеңдерәм. Нинди тел икән соң ул, башка авылдан килүче яңа укытучы нинди икән? Без, IV сыйныфның 12 укучысы, түземсезлек белән инглиз теленнән беренче дәресне көтәбез... Затлы, зәвыклы яшь укытучы апабызны без бик тиз үз иттек. Килештереп, ягъни, без – балалар күзлегеннән караганда “стильно” киенгән мөгаллимәне “Кайчан килеп керер икән, бүген тагын да матурррак нәрсә киде икән?” – дип, иртән ишек төбендә көтеп алганыбыз да истә. Мавыктыргыч дәресләр, үзенчәлекле дәрестән тыш чаралар, Халыкара дуслык клубы, тиз ара эчендә кулдан эшләнеп, кабинет стеналарын бизәгән стендлар, күргәзмәләр – болар барысы да безне инглиз теле дөньясына җиңел генә кертеп җибәрде. Кызганыч, “англичанка” апабыз безнең мәктәптә озак эшләмәде. Әмма инглиз телен яратуның тәүге орлыклары нәкъ менә Гөлшат Марсовна тарафыннан салынып, чит телләр өйрәнүгә омтылыш мине Татар Дәүләт Гуманитар институтының инглиз теле факультетына китерде.
Институтны тәмамлап, эшкә үз мәктәбемә кайттым. Киләчәкне алдан күрә белүче директорыбыз Наил абый, инглиз теленең бүгенге көн мөмкинлекләрен күзаллап, безнең укучыларга да аны һичшиксез өйрәнергә кирәк дип эшкә чакыргач, бик теләп ризалаштым. Әмма кулында 8 дәреслектән кала берни булмаган яшь укытучыга нишләргә? Менә кабат, ул чорда инде район мәгариф бүлегендә методист булып эшләүче Гөлшат Марсовнага юл алам. Ә ул киңәшләрен бирә, аңлата, бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмый. Берәр атнадан әрсезләнеп янә шалтыратам. Бу юлы Гөлшат Марсовна бернинди авырыксынусыз өенә дәшә. Өйләрендә төзелеш эше барганын, Гөлшат Марсовнаның эшчеләргә ашарга әзерләп йөргәнен аңлап, ишек төбендә кыенсынып калуымны күреп, ул тизрәк миңа урын тәкъдим итә, әллә кайдан гына методик ярдәмлекләр табып бирә, эш тәртибен аңлата... Бүгенге акылым һәм азмы-күпме тормыш тәҗрибәм белән, гаҗәпләнеп, уйлап карыйм: ә мин үзем Гөлшат Марсовна кебек була алыр идем микән? Өйгә кадәр килә-килә әйбәт укытучы булырга теләгән минем кебекләргә ярдәм итеп, ул безнең күңелләрдә кабынган очкынны сүндермәгән, киресенчә, ялкынланып янып китәрлек көч биргән.
Беренче карашка кырысрак тоелган характерда кешелеклелек, олы йөрәклелек, ихласлылык, таяныч була белү кебек күркәм сыйфатлар барлыгына без еллар узган саен кат-кат инана барабыз. Уңышка ирешә алуыңа ышаныч тудыра алу сәләте дә хас аңа. 2012 нче елда Гөлшат Марсовна районнан өч укытучыны “Алгарыш” грантына тәкъдим итте. Авыл мәктәбенә хас тыйнаклык белән: “Безнең кебекләр күп бит, юкка өметләнмибезме?” – дим. Икеләнүләргә урын калдырмыйча, безнең конкурстан үтә алачагыбызга зур ышаныч белән ул: “Сез җиңәргә тиеш”, - диде. Хыялдагы Англиядә, чын инглиз мохитында бер ай яшәп, халыкара телләр мәктәбендә стажировка үтеп кайтуыбыз белән дә без Гөлшат Марсовнага рәхмәтле.
Еллар үтә барган саен остазыбызга соклануыбыз арта бара. Эзләнүчән, яңалыкка омтылучан, эрудицияле, бүгенге көн сулышын тоеп, киләчәккә йөз тотып эшләүче, иҗади фикерле Гөлшат Марсовна бездән дә хезмәтеңә карата шундый ук мөнәсәбәт таләп итә. Балалар язмышы белән бәйле профессиядә башкача булырга мөмкин түгеллеген үз хезмәт юлы белән раслаган остазыбызга хөрмәтебез чиксез.
Шәхси тормышы белән дә үрнәк ул безгә. Нинди катлаулы, җаваплы хезмәтләр башкарып та, гаилә җылысын сүрелдермичә, балаларга дөрес тәрбия биреп, бүгенге көндә алар тормышына куанып яши алу зур бәхет бит.
Ә бәхетнең иң олысы - әйләнә-тирәдәгеләргә кирәкле булуыңны белеп, аларның ихтирамын тоеп яшәүдер. Язмыш йомгаклары Сезнең белән бәйләнгән бик күпләр Сезгә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр, Гөлшат Марсовна! Безнең белән бүлешкән йөрәк җылыгыз өчен мең рәхмәт!
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ