Логотип Магариф уку
Цитата:

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

(II сыйныфта татар теле дәресе)Энҗе ЗАҺИДУЛЛИНА,Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы.Максат: укучыларның сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; калын һәм не...

(II сыйныфта татар теле дәресе)
Энҗе ЗАҺИДУЛЛИНА,
Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы.

Максат: укучыларның сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сөйләмдә, язуда таный, аера белергә өйрәтү; актив укыту методлары аша балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ):


- дәреслектә ориентлаша белү;


- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;


- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;


- авазларның урнашу тәртибен белү ;


- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.


Регулятив УУГ:


- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;


- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;


- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;


- тормыш тәҗрибәсен куллану;


- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Шәхескә кагылышлы УУГ:


- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;


- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;


- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» дигән сорау кую.).


Коммуникатив УУГ:


- тормыш тәҗрибәсен куллану;


- күршең белән хезмәттәшлек итү.


Дәреслек: Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева. - Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2012.-95 б.:рәс.белән.


Җиһазлар: проектор, СМАРТ такта, презентация, ноутбук, тавыш көчәйткеч, кыңгырау, чүкеч.


Сингапур структуралары: ТАЙМД ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, СИНГЛ РАУНД РОБИН, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.


I. Оештыру өлеше.


-  Хәерле иртә, укучылар! (Торналар турында шигырь укыла).


II. Белемнәрне актуальләштерү.


- Укучылар, әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Шигырь торналар турында.)


- Торналар нинди кошлар? (Торналар күчмә  кошлар. Көз көне алар җылы якларга очалар.)


- Матур язу өчен без нинди хәрефне сайларбыз икән? (Баш (Т) һәм юл (т) хәрефләрен.


Матур язу.


Тт хәрефләрен язу. (Презентация.)


- Торна сүзенең рус теленә тәрҗемәсе ничек булыр? (Журавль.)


- Әлеге сүзләрдән җөмләләр уйлап языгыз. Берничәсен тыңлап карыйк әле. (Балалар җавабы.)


III. Эшчәнлекне билгеләү.


- Экрандагы биремгә күз салыйк әле. (СМАРТ тактада эшләү.)


Бирем. Сүзләрне төркемнәргә аер: укучы, көз, бал, кош, әти, әни, бала, яфрак.


- Бу сүзләрне нинди төркемнәргә бүләргә мөмкин? (1. Кешене белдергән сүзләр һәм предметны белдергән сүзләр. 2. Бер иҗекле, ике иҗекле һәм өч иҗекле сүзләр. 3. Сузык авазларга һәм тартык авазларга башланган сүзләр.)


- Бу сүзләрне өч төрле юл белән төркемләдек. Уйлап карыйк әле: аларны, нинди билгеләрен исәпкә алып, тагын да өч төркемгә бүлеп булыр икән? (??? Балалар җавап бирергә авырсына.) Әлегә бу бирем ачык калып торсын.


- Икенче баганадагы сүзләр нинди авазга башлана? (Тартык авазларга.)


- Татар алфавитында барлыгы ничә хәреф бар? (39)


- Татар алфавитында гына булган хәрефләрне әйтә алабызмы? (Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ)


- Тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз? (1) тартык авазлар үзләре генә иҗек төзи алмый; 2) тартык авазларны  әйткәндә һава каршылыкка очрый; 3) тартык авазлар парлы да булырга мөмкин; 4) тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау була.)


(Җавап биргән укучылар кулга сыр һәм угыч алган хәрәкәт белән “БИ-И-И-К ЯХШЫ!” дип бәяләнә.)


- Укучылар, сез инде, мөгаен, бүгенге дәреснең темасын аңлагансыздыр. (Тартык авазлар.)


- Без инде тартык авазларны өйрәнә башлаган идек. Тагын да тәгаенләштереп әйтсәк ничек булыр? (Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.)


1 нче слайд.


IV. Тема буенча эш.


Дәреслек белән эшләү.


81 нче күнегү. Биремне, укып, телдән эшләргә. ТАЙМД ПЭА ШЭА (парларда эш: җаваплар белән уртаклашу).


Нәтиҗә. Яңгырау тартыклар яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр. Саңгырау тартыклар шау белән әйтеләләр.


2 нче слайд. Һәмзә тартыгы - саңгырау тартык, язуда э, ь, ъ хәрефләре белән белдерелә. Мәсәлән: маэмай, мәсьәлә, Коръән.


85 нче күнегү. Шәһәр исемнәре уйлап язарга. РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (парларда эш: ике укучы, чиратлашып, бер кәгазь битенә үзләренең җавапларын яза).


- Язганчы, кайсы кагыйдәне искә төшерербез? (Шәһәр исемнәре баш хәрефтән языла.)


Өстәмә бирем. Шәһәр исемнәрендәге яңгырау һәм саңгырау тартык авазларның астына сызарга.


Нәтиҗә.


- Татар телендә ничә яңгырау тартык бар?


- Саңгырау тартыклар ничәү?


- Кайсы тартыклар рус телендә юк?


V. Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (һәр өстәлдән 1 нче сандагы укучы-лидер башкарган хәрәкәтләрне һәр укучы кабатлый, көй алышынганда, лидерлык 2 нче сандагы укучыга күчә).


VI. Белемнәрне ныгыту:


“Кыңгырау һәм чүкеч” уены. Укучыларга тартык аваз хәрефләре таратыла. Кыңгырау тавышына - яңгырау тартыкны, чүкеч тавышына саңгырау тартыкны белдергән хәрефләр җыела.


Нәтиҗә.


VII. Рефлекция: Проблеманы чишү.


- Укучы, көз, бал, кош, әти, әни, бала, яфрак сүзләрен тартык авазларга мөнәсәбәттә нинди билгеләренә карап 3 төркемгә бүлеп булыр дигән сорау куелган иде, бәлки хәзер уйлап карарбыз.


I төркем - яңгырау тартык авазлардан торган сүзләр. (Ана, бал, бала.)


II төркем- саңгырау тартык авазлардан торган сүзләр. (Кош, әти, укучы.)


III төркем – яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан торган сүзләр. (Яфрак, көз.)


1. Кагыйдәне кабатлау. СИНГЛ РАУНД РОБИН (Өстәл әйләнәсендәге укучылар бер кат үзләренең җавапларын әйтә. Төркемнәрдә эшнең төгәлләнүе сигнал белән хәбәр ителә.)


2. Парларда, каршы якка үзләре әзерләгән сүзләрне биреп, аваз анализы ясала.


3. Индивидуаль эш.


VIII. Дәрескә йомгак ясау.


Өйгә эш. 89 нчы күнегү.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ