Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы (рус мәктәпләрендәге татар балаларына)

Тәнзилә ХАФИЗОВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Максатлар:1) коммуникатив: кисәкчәләрне мәгънә төсмерләре буенча кулланып, «Ятимнәр йорты» дигән диало...

Тәнзилә ХАФИЗОВА,
Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максатлар:


1) коммуникатив: кисәкчәләрне мәгънә төсмерләре буенча кулланып, «Ятимнәр йорты» дигән диалогик сөйләм оештыру;


2) фәнни: кисәкчәләрнең дөрес язылышы турында мәгълүмат бирү;


3) тәрбияви: ятим балаларга карата шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү.


Бурычлар:


1. Сөйләмдә кисәкчәләрнең төрле мәгънә төсмерләрен ачыклауга ирешү.


2. Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү һәм ныклы күнекмәләр формалаштыруга игътибарны юнәлтү.


3. Кисәкчәләрне татар һәм рус телләрендә чагыштыру, алар хисабына рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының сүз байлыгын арттыруга юнәлеш бирү.


Принциплар:


1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;


2) лингвистик: функциональ-семантик принцип, бүлекара бәйләнеш принцибы;


3) гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.


4) хосусый методик: лексик-морфологик, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы, чагыштырма принцип.


Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү ысуллары.


Укыту алымнары: таблица белән эшләү, сүзлекләр белән эшләү, диалог төзү, грамматик биремле язма эш эшләтү.


Дәреснең төре: катнаш дәрес.


Материал. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Ә. Асылгәрәева, Н.З. Зиннәтова. – Тулыл. 4 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2010. – 167 б.


Дәрес барышы.


I. Башлам өлеше.


Исәнләшү.


II. Актуальләштерү этабы.


Өй эшен тикшерү.


Тест эшләү.


1. Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз. Кисәкчә ул - ...


А) җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләү өчен кулланыла торган сүз төркеме;


Ә) аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме;


Б) үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә (ишарә итә) торган сүз төркеме.


2. Кисәкчә кайсы сүз төркеменә карый?


А) бәйләгеч сүз төркеменә


Ә) мөстәкыйль сүз төркеменә


Б) модаль сүз төркеменә


3. Ал(да) көрәшләр(дә) булыр,


Югалып калсак кинәт,


Егылган(да) тотынырга,


Көч бирергә сез кирәк.


Да кайсы сүздә кисәкчә булып килгән?


А) ал(да)


Ә) көрәшләр(дә)


Б) егылган(да)


4. Кайсы җөмләдә –ме кисәкчәсе языла?


А) ярый...?


Ә) мөмкин...?


Б) шулай...?


5. Раслауны, ныгытуны белдерүче кисәкчәләр:


А) –чы/-че, әле, инде, -сана/-сәнә


Ә) гына/генә, кына/кенә


Б) ич, бит, ла/лә, лабаса/ләбаса


 - Сезгә, өйгә эш итеп, «Сабантуй» газетасыннан «Әти, әни һәм мин» темасына караган җөмләләр алып килергә бирелгән иде. Әйдәгез әле, җөмләләрне укып, андагы кисәкчәләрне табыйк һәм аларның мәгънә төсмерләрен ачыклыйк. (Мисал өчен: Мин дөньяда иң бәхетле бала. Әти-әнием мине шулкадәр көткәннәр ки, алар мине өзелеп яраталар. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да, барысы да безнең хакка, без рәхәт яшәсен өчен эшләнә. Мин кечкенә чагында әби белән бабам да исән иде. Безнең гаиләдә алар турында әле дә бик якты истәлекләр генә саклана.)


- Әйе, укучылар, сез көн дә мәктәптән әти-әниләрегез янына кайтасыз. Алар сезне сөенеп көтеп торалар, каршы алалар, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, иркәлиләр. Ләкин безнең арада ата-ана назына тилмереп яшәүче балалар да күп. Кемнәр соң алар? Дөрес, ятим балалар. Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз, укучылар?


Сүзлек эше:


Ятим – атадан яки анадан, яисә икесеннән дә мәхрүм булган кечкенә бала яки яшүсмер.


Ятимлек – ятим булу хәле.


Ятим бала (үксез бала) – ата-анасыз бала.


- Сез дә, балалар, андыйларга мәрхәмәтле булыгыз, көчегездән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышыгыз. Бу темага сөйләшүебезне бераздан дәвам итәрбез.


III. Яңа материалны аңлату.


1. «Кисәкчәләрнең дөрес язылышы» дигән плакат-таблица белән эшләү.


Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.






























1.Сүз яки җөмлә соңында килгән да/дә, та/тә, гына_генә, кына/кенә, ук/үк, ла/лә, лабаса/ ләбаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре аерым языла.Азат та килде, Сәлим генә юк.
Килде ич.
Әйттем ләбаса.
Аны эшләве мөмкин түгел.
Хәзер үк кереп җитсен.
2.Көчәйткеч кисәкчәләр төрлечә язылалар:
А) сүзнең беренче иҗегенә ипләштерелгән артыклык дәрәҗәсе ясый торган һәм өр, чем кисәкчәләр сызыкча аша языла.
Б) сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла.
 
А) Кап-кара, ямь-яшел, өр-яңа, чем-кара.
 
 
Б) Иң кадерле, дөм караңгы.
3.А) инкарь итүне белдерүче һич кисәкчәсе юклык алмашлыклары белән ясаганда кушылып языла.
Б) башка сүзләр белән һич аерым языла.
А) Һичкемне күрмәдем, һичкайчан онытмам.
 
Б) Һич онытмыйм, һич күрмәдем.
4.Сүз ахырында килә торган -дыр/-дер, -тыр/-тер, -сана/-сәнә, -мы/-ме, -мыни/-мени, -чы/-че кисәкчәләре кушылып языла.Кайтадыр, барсана, еракмы, кайтмыймыни.
5.Инде, хәтта, әле, әллә кисәкчәләре аерым языла.Кайтыр әле, әйт инде, инде әйт.

2. Дәреслектән тиешле параграфны уку.


3. Кисәкчәләрнең язылышы буенча нәтиҗә чыгару.


IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.


1. 391 нче күнегү.


2. Казандагы “Ятимнәр йорты” төшерелгән фоторәсемнәр буенча, кисәкчәләрне кулланып, диалог төзү.


- Әйтегез әле, әлеге фоторәсемнәрдә сез кемнәрне күрәсез? (Балаларны.)


- Сезнеңчә, алар кайда? (Балалар йортында.)


- Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Алар арасында әле генә тәпиләп киткән нарасыйлар да, гарип балалар да, зур кызлар, малайлар да бар.)


- Биредә бөтен шартлар да тудырылган. Ничек уйлыйсыз, аларга биредә рәхәтме? (Аларга монда рәхәт түгел. Әти-әнине, туган йортны бер генә кеше дә, әллә нинди уңайлыклары булган урыннар да алыштыра алмый торгандыр.)


Республикабызда 16дан артык ятимнәр йорты бар. Анда алар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Шуңа карамастан, аларның иң зур теләге – өйләренә кайту, әтиле-әниле булу.


2. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы, ике телдә чагыштыру белән бәйле грамматик язма эшләр.


Түбәндәге җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә, кисәкчәләрнең язылышын аңлатырга:



  • Разве тебе понравилась тема?

  • Неужели тебе понравилась тема?

  • Можно ли написать хорошее сочинение в один вечер?

  • Ты же веришь мне?

  • Я ведь говорил тебе, как лучше поступить.

  • Лишь только наступят холода, птицы улетят на юг.


V. Йомгаклау.


- Кисәкчә нинди сүз төркеме?


- Аның нинди төркемчәләре бар?


- Кайсы кисәкчәләр сызыкча аша языла?


- Кисәкчәләрнең дөрес язылышын аңлатыгыз?


- Бүгенге дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗәләр чыгардыгыз?


VI. Өй эше.


Терәк сүзләрне файдаланып, дәреслектәге “Су буена агач утыртканда” темасына хикәя төзеп язарга. Кисәкчәләрнең астына сызарга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ