Логотип Магариф уку
Цитата:

Технологик карта: актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую этаплары

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА,Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидатыЯңача белем бирү шартларында технологик картаның төп максатларының берсе – укытуда системалы-эш­чәнлекле юнәлешне чагы...

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА,
Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты


Яңача белем бирү шартларында технологик картаның төп максатларының берсе – укытуда системалы-эш­чәнлекле юнәлешне чагылдыру. Технологик карта, уку-укыту барышын нәтиҗәле итеп оештыруга мөмкинлек бирү белән беррәттән, шәхескә кагылышлы (Ред. – шәхси), метапредмет һәм предмет нәтиҗәләргә ирешүне дә тәэмин итә.


Журналның 2016 елгы март ае санында (Г.Мөхәрләмова. Технологик карта. – Б. 19–21) дәреснең технологик картасын төзү үзенчәлекләре, аерым алганда, дәреснең мотивлаштыру-оеш­тыру өлеше турында сүз алып барылды. Сөйләшүне дәвам итеп, әдәбият дәресләренең актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую этапларын оештыру үзенчәлекләрен карап китик.


Актуальләштерү этабының максаты – узган дәрестә өйрәнелгән материалны өйрәнеләчәк материал белән бәйләү. Икенче төрле әйткәндә, яңа белемне үзләштерү өчен кирәк булган инде өйрәнелгән материалны кабатлау. Әлеге этап, гадәттә, өй эшен тикшерү белән бәйле булып, укучыларның үзләштергән белемнәрен, өй эшенең ни рәвешле үтәлүен тикшерүгә, бәяләүгә, алган белем-күнекмәләрне ныгытуга юнәлтелгән була. Әдәбият дәресләрендә бу эш әңгәмә, сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләү, өйгә ятларга бирелгән шигырьне сөйләтү, язма эшләрне карау кебек эш төрләре рәвешендә башкарыла. Актуальләштерү этабы өчен махсус вакыт билгеләнә. Ул 5–7 минут вакытны алырга мөмкин (әдәбият дәресләрендә аерым очрак­ларда әлеге этап 10 минутка кадәр дәвам итә ала).


Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән бергә кергән үзенчәлекләрдән дәрестә уку максатын һәм бурычларны укучыларның үзләреннән әйттерүне күрсәтә алабыз. Ул дәрес төзелешендә «Уку мәсьәләсен кую» дигән этап буларак аерылып чыга. Бу өлештә, актуальләштерү этабында кулланыла торган эш төрләреннән чыгып, уку мәсьәләсе тәгъбир ителә, икенче төрле әйткәндә, укучылар уку материалының эчтәлеге һәм аны тәкъдим итүнең максаты, күнегүләрне эшләү арасында бәйләнеш булдыруны аңларга тиеш булалар. Укучы, һәр яңа теманы өйрәнер алдыннан, аны ни өчен белергә кирәклеген, хәзерге көндә һәм киләчәк тормышында нәрсә белән файдалы булуын ачык аңларга тиеш. Уку мәсьәләсен куйганда, укучыларда, нигездә, регулятив универсаль уку гамәлләре формалаштырыла, чөнки әлеге этап уку эшчәнлеген оештыру процессы белән бәйле. Бу өлештә сорауларга җавап бирү, билгеле бер юнәлештәге сораулар турында уйлану, әңгәмә, проблема кую кебек эш төрләре кулланыла.


Күрсәтелгән темалар буенча әлеге этапларны оештыру үзенчәлекләрен технологик картада чагылдырып карап үтик.


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ