Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы бәхете

Ләйсән ШӘЯХМӘТОВА,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы  19 елКайларга илтсә дә юлларым, Мәктәпкә тоташа уйларым... Өзелә күрмәгез, юлларым!             ...

Ләйсән ШӘЯХМӘТОВА,
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Педагогик эш стажы  19 ел


Кайларга илтсә дә юлларым,


 Мәктәпкә тоташа уйларым...


 Өзелә күрмәгез, юлларым!


                            Туктала күрмәгез, уйларым!  


Иртә. Һәр тараф тын. Кызарып кояш чыга. Көн туа. Бар кеше дә эшкә ашыга. Мин дә таныш сукмак буйлап көн саен эшкә ашыгам. Таныш сукмак... Әлбәттә, бер үк юлдан йөреп, такыр сукмак салынган. Һәркемнең үз  тормышы, үз сукмагы, үз юлы... Үз сукмагым мине мәктәпкә илтә. Мин – укытучы! Нинди бөек исем. Күпме сабыйга күңел җылысы биреп җылыткан, үзенең сәләте һәм осталыгы белән күпме балага тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән укытучы.


Әле кайчандыр компьютер, интерактив такта кебек информацион технологияләр турында хыяллана идек. Бүген исә, хыялыбыз – чынбарлык. Ләкин, нинди генә цивилизацияле тормыш шартлары булмасын, укытучының җанлы сөйләмен, ягымлы, назлы күз карашын алыштырырлык бер нәрсә дә уйлап табып булмас. Кешелек җәмгыяте яшәгәндә, укытучы һәнәре мәңгелек!


Без иң катлаулы чорда яшибез. Яшәеш бүген имтихан тота: кешелек дөньясы экологик, экономик, этник  проблемаларның чолганышында калды. Тормыш безне тагын бер кат сыныйдыр, мөгаен. Ходай тәгалә яратканнарны тагын да күбрәк сыный, диләр. Чыннан да, бу хактыр... Укытучы. Хәзерге заманда модалы да, абруйлы да түгел әлеге һөнәр. Әлеге һөнәр кешелекне тәрбияләсә дә, дәүләт тарафыннан түбән бәяләнә, көннән көн үз дәрәҗәсен югалта бара. Укытучы. Авыл укытучысы... нинди генә авыр хезмәт белән шөгыльләнмәсен, һәркөн мәктәпкә килә, балаларга ныклы белем бирә, кайгысын да, шатлыгын да балалар белән уртаклаша, аларга шатлык өләшә.


Мөгаллимлек хезмәтемне районыбызның Исәнсеф – Чишмә башлангыч  мәктәбендә башладым. Мәктәп тормышы мине беренче көннән үк үз эченэ бөтереп алып кереп китте. Һәрбер дәресемне түземсезләнеп көттем, әле дә шулай. Менә 19 ел инде балалар арасында. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы 1 дистә елдан артык вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит. Купмедер вакыттан сон мин бик матур табигате, күренекле шәхесләре белән дан тоткан Күбәк авылына килен булып төшеп, шул мәктәптә эшемне дәвам иттем.. Нидән башлана соң минем мәктәптәге көнем? Дәресләрдән. Көнем нәрсә белән тәмамлана? Дәресләр белән. Бу беренче карашка йомык түгәрәк кебек тоелыр. Ләкин бу алай түгел, әлеге түгәрәк эче төрле кызыклы вакыйгалар белән тыгыз тутырылган. Бу – кызыклы очрашулар, укучыларга киңәшләр, сөйләшүләр, шелтәләр ( аларсыз булмый), ачышлар, балаларның самимилеге, көлүләр, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмәләр, җыелышлар... Минем тормыш бик бай, әлбәттә бу минем һөнәрем белән бәйле. Боегып утырырга минем вакытым юк. Әйе, укытучы һөнәре – авыр хезмәт. Без төрле авырлыклар белән очрашабыз: ничек итеп балаларны укырга-язарга өйрәтергә, ничек һәркайсында мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчәргә, ничек итеп явызларга каршы торырга һәм аларны булдырмаска.


Кызганычка каршы безнең заманда ятимнәр саны шактый. Ә, бу бит, әти-әнисе исән булып та, ятимлектә, балалар йортларында тәрбияләнгән балалар. Мин укыткан мәктәптә дә һәр класста диярлек тәрбиягә алынган балалар бар. Алар арасында ана назына, йөрәк җылысына мохтаҗ булганнары да очрый. Әлеге  наз һәм җылылыкны  нәниләремнән кызганмыйм. Белем һәм тәрбия бирү процессы сабырлык, түземлелек, ягымлылык сорый. Берничә еллар дәвамында Иске Карамалы авылында “Наз” приюты эшләде, гаиләгә тәрбиягә алынган балалар саны күбәйде. Шуңа бәйле рәвештә Күбәк урта мәктәбендә укучылар саны һәм составы даими рәвештә алышынып торды. Алар арасында тәрбиягә авыр бирелүче укучылар булу укытучыга эшне үзенчәлекле итеп оештыру зарурлыгын китереп чыгарды.


Минем укучылар арасында да тәрбиягә алынган балалар шактый булды. Аларны 1нче сыйныфка кабул иткәч, килеп туган проблеманы чишүгә, классны бер бөтен итеп туплауга “Сәнгать дөньясында” исеме астындагы эстетик юнәлештәге эшчәнлегем ярдәм итте дип саныйм. Мин аны  проект эше рәвешендә алып барам һәм “Матурлык дөньясына сәяхәт” дип атадым. Матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтүдә сәнгать тәрбиясе зур роль уйный. Гимнастика кешенең гәүдәсен сылу иткән кебек, сәнгать тә кешенең күңелен сафландыра. Кеше, сәнгатьтәге хәзинәләрне танып белүе белән үзен гүзәллекне аңлау дәрәҗәсенә җиткерә, ләззәтләнү кичерә.


Аңлау өчен иң җиңел һәм шул ук вакытта иң көчле булган сәнгать – ул матур әдәбият. Сүзнең матурлыгын танып белү – гүзәллек дөньясына беренче һәм әһәмиятле адымны атлау дигән сүз. Шушыларны күздә тотып һәр атнаның чәршәмбе көнендә балаларга матур әдәбият серләрен төшендерәм, үзебезнең якташ язучыларның әсәрләре белән таныштырып барам.


Балага сәнгать тәрбиясе бирүдә музыканың да роле бик зур. Музыка – хисләр теле ул. Мин балаларга  эстетик тәрбия бирү юнәлешендә сыйныф сәгатьләре, гаилә бәйрәмнәре, туган көннәр, төрле кичәләр кебек формаларны теләп кулланам. Укучылар белән мәктәпкүләм, районкүләм оештырылган “Яшь бөре”, “Йолдызлык” конкурсларында катнашабыз һәм дипломант, лауреат исемнәре яулыйбыз. Фәнни конференсияләрдә, конкурсларда, проект эшләрендә катнашабыз. Уңышларыбызның нигезе дә шәхси үрнәк, мәрхәмәтлелек, фидакарьлектәдер, минемчә. Кечкенә генә баланы олы, чын мәгънәсендә кеше итү, аларның сәләтләрен үстерү өчен, мин көндә хезмәт итәм. Төрле эш алымнары, методлары, формалары кулланам, иннавацион технологияләрне өйрәнәм.


Бәхетлеме мин? Бәхет һәркемнең үз кулында, бәхет ул күп кенә күрсәткечләргә бәйле. Шуларның берсе – минем өчен сайланган һөнәр. Мин язмышыма рәхмәтле. Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем. Ходай мине шушы хезмәтемнән, таныш сукмагымнан аермасын иде. Һәр көн иртән эшкә ашыгырга язсын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ