Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – диңгездәге штормга каршы чыккан кораб ул

Сания Ильяс кызы Габитова,Балтач районы Субаш төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.Ап-ак кар өстенә басып, авыл урамы буйлап, балаларча сам...

Сания Ильяс кызы Габитова,

Балтач районы Субаш төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы 23 ел.


Ап-ак кар өстенә басып, авыл урамы буйлап, балаларча самими кыз бала килә. Тирә-як ап-ак, ә кыз күңеле – язылмаган китап бите. Бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Замана шаукымы да безне әнә шулай кар бөртекләре кебек бөтереп-бөтереп ала. Әле күккә ыргыта, әле салкын суга ташлый, әле кочагына кысып алып, нарасый баланы юаткан кебек юата.


Бүгенге җәмгыятьтә укытучы һөнәрен диңгездәге штормга каршы чыккан җилкәнле корабка тиңләр идем. Үз сүзендә нык торучы, фән-мәгариф яңалыкларын колачлап алучы, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек технологияләрне кулланучы, даими хәрәкәттә, эзләнүдә, үзе артыннан ничәмә ничә баланы җил-яңгыр тидерми ияртеп баручы, син – укытучы! Син – штормны җиңүче, син – иң авыр йөкне күтәрүче, син – үзең юл ярып, билгеле бер юнәлештә эшләүче, син – бүгенге авыр буталчык заманда балаларның күңеленә «ачкыч табучы», син – зур хәрефләрдән генә язылырга хаклы - Укытучы!


Мәктәпләрдә хәзерге белем бирү системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бертөрле калыплашкан алымнарыннан арына бара. Укучыларда булган сәләтне вакытында ачыклау һәм аны билгеле бер юнәлештә үстерү – тел һәм әдәбият укытучысының төп бурычы ул.


Дәресләрдә мин моңарчы кулланган үстерелешле укыту технологиясе методларына параллель рәвештә Сингапур технологиясе нигезләрен өйрәнә башладым. Яңалыкны, күнекмәгән эшне башкару, үземне үзгәртеп кору башта авыр барды. Әлеге технологияне өйрәнеп, үземә күп кенә нәтиҗәләр ясадым. Укучыларым төркемнәрдә эшли башлагач, бер-берсенең фикерен тыңлап, ялгышларын төзәтеп, өстәмәләр кертеп, бер-берләренә хак бәя куярга өйрәнделәр.


Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә куаныч. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү – минем төп педагогик фәлсәфәм. Аларны канатландырып тору – үсешкә ирешүнең төп алшарты.


Бер-бер артлы тезелеп үтелгән еллар заяга узмаган, сәләтле укучыларым район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда лаеклы урын алалар. Укучыларым белән аралашу өчен, Интернет челтәрендә “Без-Тукай оныклары” дигән факультатив төзедем. Укучылар иҗат иткән язмалар “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Хезмәт” газеталарында басылып килә. Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучы укучыларым да арта гына бара, инде минем эздән килүчеләре дә бар. Дәрес эшкәртмәләрем һәм конференциядә ясаган чыгышларым, эш тәҗрибәм «Ачык дәрес» газетасында басыла, төрле методик кулланмаларга кертелгән.


Бер акыл иясе әйткән: “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт!


Соңгы дәреснең беткәнен белдереп кыңгырау шалтырады. Бүген дә эш көне тәмамланды. Киенеп урамга чыктым. Җир өстенә йомшак кына ак кар ява. Шул карга басып, авыл урамыннан нәни генә бер кыз атлап килә...


- Сания Ильясовна, ә айда Зөһрә кыз чынлап та бармы?


- Белмим шул, Лилия. Соң...


Көнгә мең дә бер сорау... Әйе, әле минем меңләгән сорауларга җавап бирәсем бар икән. Чөнки бу - мин сайлаган язмыш. Димәк, язмыш мине кар бөртегедәй читкә атмаган, ә, бәлкем, үз төбәгемдә укытучы буларак таныткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сания Ильяс кызының яңалыкка омтылучан, тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы икәне язмасында чагылыш тапкан. Корабының җилкәне бервакытта да төшмәсен, зур диңгездә йөзүен дәвам итсен. Уңышлар сезгә! Автор: Ландыш

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сания Ильяс кызы укучыларда булган сәләтне вакытында ачыклый алучы һәм аны билгеле бер юнәлештә үстерүче тэжрибэле укытучы. Олы хормэткэ лаек, эзлэнучэн, уз эшенен остасы булган мондый укытучылар - авыл мэктэплэренэ жан оручелэр. Унышлар юлдаш булсын . Автор: Гузалия

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ