Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем

Гүзәлия ШӘЙГӘРДӘНОВА,Мөслим районы Татар Бүләр урта мәктәбенең Үрәзмәт филиалы башлангыч класслар укытучысыПедагогик хезмәт стажы 25 ел.“Салават күперен күрергә хыяллансаң, яңгыр астында калудан курык...

Гүзәлия ШӘЙГӘРДӘНОВА,


Мөслим районы Татар Бүләр урта мәктәбенең Үрәзмәт филиалы башлангыч класслар укытучысы


Педагогик хезмәт стажы 25 ел.


“Салават күперен күрергә хыяллансаң, яңгыр астында калудан курыкма!”,– дигән Американың күренекле җырчысы Долли Ребекка Партон. Мин дә Долли кебек, авылда, салават күперләренә сокланып, үз хыялларыма ирешү өчен, күп сынаулар аша үттем.


Хыяллар дигәннән, бер яклы гына түгел иде шул алар. сыйныфта укыганда театр артисты булырга хыялландым, чөнки мин татар театрларына гашыйк идем. Әткәй белән әнкәй бу фикеремнән кире кайтырга мәҗбүр иттеләр. 8 сыйныфта укыганда, берәүгә дә әйтмичә, Әлмәт физкультура техникумына хат юлладым. Озак та көттермичә, җавабы да килде. Бу юлы да өметләремне сүндерделәр. Кыскасы, мин сайлыйсы һөнәрләр башкаларга ошамады. Күңел түремдә күптән хыялланган, ләкин үзем генә белгән, ахырына кадәр серле булып күренгән бер юл бар иде. Алдагы ике һөнәргә гашыйк булуыма кемнәрдер сәбәпче булса, монысына киресенчә, минем бу юлдан китүчеләрнең күзен ачасым, бала күзлегеннән чыгып, үзгәртәсем килде. Мин ныклы бер карарга килдем: башлангыч класслар укытучысы булачакмын. Шушы карарым мине Минзәлә педагогия училищесына алып килде.


Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбендә дә җылы кабул иттеләр, анысы. Ләкин Минзәләдә, миндә төгәллек, пөхтәлек, сабырлык кебек сыйфатлар да тәрбияләнде. Укуга да, тулай торакта яшәүгә дә таләпләр бик югары иде. Шуның өчен дә, 19 яшемдә, үзебезнең район мәгариф бүлеге җитәкчесе, урман эчендәге бер кечкенә генә авылга мәктәп ачар өчен, үзенең машинасында илтеп куйды. Бу минем зур яңа тормышка беренче адымым иде. Мин берүзем, авыл халкын да, Үрәзмәт урта мәктәбе директорын да, җирле үзидарә җитәкчесен дә белми идем әле. Башта ихатасын чүптән арындырдым. Иске коймаларны сүтеп ташлагач, яктырып китте. Тышкы эшләр беткәч, бинаның эченә кердем. Анда хәлләр тагы да катлаулырак. Җыештыру, юыштыру гына түгел, бер генә җиһазның да булмавы таң калдырды. Шуннан бирле мин эзләнүдә, үземә ошаганча ясауда, төзүдә, үстерүдә...


Мәктәпне яңа уку елына әзерләп бетергәч, Казан Дәүләт Университетына барып, беренче сессияләремне укыдым. Кайтышлый, күп итеп лалә суганчалары алдым. Минем бит хәзер үз мәктәбем, үземнеке генә булган укучыларым бар!


Мине сынаганнан соң, авылдашларның да карашы яхшырды. Берсе спорт җиһазларын көйләшсә, икенчесе җанлы почмакка хайваннар алып килә, өченчесе азык-төлеген ташый. Бәйрәмнәргә барлык авыл кешеләре дә җыелып килә иде. Беренчедән, аларга башка күңел ачу чаралары юк, икенчедән, мәктәптә бары тик 2 укучы гына укый, тамашачылар безгә дә кирәк. Май аенда ике дистәләп укытучы өчен ачык дәресләр үткәрдем. Мәртәбәле укытучылардан беренче тапкыр мактау сүзләрен дә шул авылда ишеттем. Ул сүзләрдән соң 25 ел үтте. Бик күп мактау сүзләрен күтәрергә насыйп булды, искиткеч күп уңышларга ирештем. Укыткан 2 укучым да педагогия институтын тәмамладылар. Берсе мәктәптә директор булып эшли.


Мине Үрәзмәт урта мәктәбенә эшкә чакырдылар. Ул вакытта инде, үз сүзен әйтергә курыкмый, туктаусыз эзләнә торган, үз өстендә шөгыльләнгән чын укытучы идем. Үстерелешле укыту идеяләрен алга сөргән бөек немец педагогы Адольф Дистервегның: “Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы дөреслекне эзләнергә һәм табарга өйрәтә”, – дигән сүзләре белән килешеп эшләдем. Укучыларга үзләре чишелешен эзләп тапкан мәсьәләләр, темалар, сораулар ошый иде. Башкалар белемне “чәйнәп” биргән заманда, мин яңа теманы укучыларның үзләреннән: “Сез белмисезме, мондый биремнәр ничек эшләнә икән?”-дип сорый идем. Мин үзем укыткан барлык укучыларда да белем алырга теләк тудыруны мөһим дип саныйм. Теләге булган барсына да өйрәнә. Компьютер, Интернет челтәрләреннән файдалану, электрон журналларны тутыру кебек эшләрне дә беренче булып өйрәндем. Барлык яхшы эшләрне, гамәлләрне укучыдан алда өйрәнгән укытучының гына абруе була. Укучы бездән үрнәк ала. Башлангыч сыйныф укучысы бик күп эшләрне бездән өйрәнә.


Үз теләгем белән башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучыларын тәнәфестә уеннар уйнаттым, үзем иганәче булып дәрестән соң спорт ярышларына, районга (Мөслим бездән 40 чакрым) сәнгать конкурсларына, район һәм республика театр конкурсларына йөрттем (минем теләкләрем тормышка ашты). Соңгы 4 елда уйлап табу эше белән кызыксынып, республикада җиңүләр яуладык. Мин зарланмыйм, чөнки йөрәгем кушканга эшлим. Авыл баласы болай да күп нәрсәдән мәхрүм. Гаиләмә рәхмәт, миңа ярдәм итәләр, аңлыйлар. Бергәләшеп авыл өчен уен мәйданчыгы да ясадык. Мин үз гаиләм белән дә башкаларга үрнәк булырга тырыштым. “Күркәм гаилә” конкурсында “Уникаль” һәм “Зыялы” исемнәре алдык. 3 баламны да үзем укыттым. Барлык төр конкурсларда җиңүләр яуладылар, бик яхшы укыдылар.


Мин бит укытучы булып кына эшләмим, ә укытучы булып яшим. Гаиләләренә ярдәм кирәк булса да, бала әти-әнисен тыңламаса да, авырса да, без кирәк. Авылда укучы гаиләләре генә түгел, башкалар да безнең яхшы сүзгә, ихтирамга өметләнә, авыл үзе исә, безнең төзекләндерүгә мохтаҗ.


Балаларны тәрбияләүдә ирешкән уңышлар өчен дәрестән тыш эшләр үзәге һәм КНИТУның Мактау кәгазьләре белән, яшь буынга татар милли театр сәнгатен өйрәтүдәге уңышлар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, балаларны техник хезмәткә өйрәтүдә ирешкән уңышлар өчен Татарстан Уйлап табучылар җәмгыятенең, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлар өчен район мәгариф бүлеге һәм Мәгариф џәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Бу уку елында Россия Федерациясе Мәгариф џәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә тәкъдим иттеләр.


Мине тыңлаган, тырышкан, мине онытмаган өчен укучыларыма, минем сайлаган һөнәремә ихтирамлы булган авылдашларга, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп, кирәклеген тоярга ярдәм иткәннәре өчен җитәкчеләремә рәхмәтле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ