Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы! Никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган бу сүз

Эльвира Мансур кызы Рәхимова,Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Укытучы! Никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган бу сүз. Укытучы иң авыр, иң җаваплы, иң кир...

Эльвира Мансур кызы Рәхимова,
Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 19 ел.

Укытучы! Никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган бу сүз. Укытучы иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле һәм элек-электән зур абруйга ия булган һөнәрләрнең берсе. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү, тормышка әзерләү беренче чиратта гаилә белән мәктәпкә йөкләнелгән.


Җәмгыятьтә һәм илдә барган үзгәрешләр бүгенге көн укытучысы каршына яңадан-яңа таләпләр куя, яңа стандартлар туа. Хәзерге көндә такта һәм акбур белән генә заман укучысын җәлеп итәрлек дәрес биреп булмый. Шуңа күрә дә уку-укыту процессына яңа технологияләр кертеп җибәрү – һәр укытучы каршына куелган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә. Чөнки без һәр баланың белеме генә түгел, тәрбия дәрәҗәсе өчен дә җавап тотабыз. Моның өчен безгә гел иҗади эзләнергә, яңалыкка омтылырга, бер урында таптанмаска һәм тапкан мәгълүматларны түкми-чәчми укучыларга җиткерә белергә кирәк.


Элекке заманда укучы өчен белем чыганагы булып китап һәм укытучы торса, бүгенге көндә ул үзен кызыксындырган сорауларга җавапларны интернет челтәреннән таба ала. Шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының күңеленә орлык салу, аларны кызыксындыру өчен хәзер интернет аша күп мөмкинлекләр бар. Аларны урынлы куллану үз нәтиҗәләрен бирә. Республикабыз бу юнәлештә алдынгылар рәтендә булса да, бар мәктәпләрдә дә матди-техник база әле мактанырлык түгел.


Ә яңа заман авыл укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Иң беренче чиратта, ул – яңалыкка омтылучы, бала психологиясен, аның үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирәнтен белүче остаз, дип саныйм мин. Яңа заман укытучысы ирешелгәннәр белән генә канәгать калырга теләми, ул һәрвакытта да иҗади эзләнүдә булырга тиеш. Әлбәттә,үз һөнәрен яратып эшләүче укытучы бу сыйфатларга ия булырга тырышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ