Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзең нинди, көзгең шундый

Сәлахова Резидә Әнвәр кызы, Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе укытучысыҺәр баланың диярлек теле “әттә”, “әннә” дип ачыла. “Әннә” сүзен ишетү белән, безнең күз алдына баласы өстенә иелгән, ягымлы һә...

Сәлахова Резидә Әнвәр кызы,
Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе укытучысы

Һәр баланың диярлек теле “әттә”, “әннә” дип ачыла. “Әннә” сүзен ишетү белән, безнең күз алдына баласы өстенә иелгән, ягымлы һәм елмаюлы йөзле, кайгыртучан җылы карашлы, нәние өчен теләсә нинди адымны ясарга әзер торучы хатын образы килеп баса.


Әни, Ватан–ана, дибез. Алар һәркайсыбыз өчен аерылгысыз. “Әни”, дип чын күңелдән дәшү – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең барометры.


Ана хакы! Безнең өчен ананың түккән көчен, күз яшен, шәфкатен өч гомер яшәсәк тә, кайтарып бирә алмас идек. Без аңа мәңге бурычлы.


Кеше тормышында ананың роле никадәр генә зур булмасын, ләкин туган йортыбызны без ата йорты дип атыйбыз. Ә рус телендә “отчизна” сүзе һәркемнең йөрәгенә “әти” сүзе белән бәйләнгән. Һәм бу табигый да. Әти кеше ана тарафыннан дөнъяга бүләк ителгән яңа тормышны сакларга әзер тормаса, ни булыр иде? Элек-электән үк инде саклаучы, яклаучы булу – ирләрнең иң беренче бурычы булып саналган. Чын ир булу, чын әти булу, иң беренче чиратта, чын кеше булу дигән сүз.


Киң күңеллелек һәм инсафлылык, намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек, тугрылык кебек күркәм сыйфатлар әтиләрне дә, әниләрне дә бер үк дәрәҗәдә бизи. Әйләнә-тирәдәгеләрнең, балаларының тирән ихтирамын саклау өчен, әтиләребезнең мөмкинлекләре түбәндәгеләр: үзенең “алтын” куллары белән башкарган эшләре, йорт турында кайгырту, хатынына игътибар, балаларны тәрбияләүдә дөрес юнәлеш тоту, бер сүз белән әйткәндә, үзеңне бу йортның ата йорты икәнлеген һәркем тоярлык итеп тоту. Әтиләребезне игелекле булу, үз эшенең остасы, чын хуҗа булу сыйфатлары бизи.


Күп балалар әтине әнидән кала икенче урынга куялар. Шулай кирәктер дә: беренче урында әни булсын, чөнки ана – үз балаларының табигать тарафыннан бирелгән тәрбиячесе ул. Ә әти? Малай өчен ата – үрнәк, бала әтисенә охшарга тырыша. Әти кеше малайга үзендә кыюлык, чыдамлылык, киң күңеллелек кебек сыйфатлар булдырырга булыша.


Кыз бала өчен әти – беренче чын ир, ирләрнең үз-үзен тотышына беренче уңай (яки тискәре) үрнәк. Әти – гаилә мәшәкатьләрен хәл иткәндә, гаиләнең көче, акылы, таянычы. Ул балаларның акыллы һәм гадел дусты. Аның яклавы һәм күзәтүе астында яшәү балаларга рәхәт һәм күңелле. Әти үрнәге балаларда ышаныч тудыра, аларны ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала. Әтинең уңай үрнәге балалар өчен бик мөһим.


Әдәплелек – кеше белән аралашу осталыгының аерылгысыз өлеше. Әдәпле булу тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөгаләмә дигән сүз ул. Баланы кече яшеннән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү мөһим. Аны миһербанлы булырга, үзе кылган эшләренең асылына төшенә белергә, “яхшыны начардан аера белергә” өйрәтергә кирәк. Тәрбияче ата-ананың, педагог ата-ананың тормышы хезмәт һәм бәхет белән тулы. Җир йөзендәге иң кадерле нәрсә – балалар күңелен иҗат итү бәхете ул. Йөрәгебездә шушы бәхетне тоймыйбыз икән, димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмибез, кайдадыр ялгышканбыз. Димәк, гадәтләребезне, балаларга мөнәсәбәтебезне өр-яңадан тәнкыйть күзлегеннән карап чыгарга, тормышыбыздагы күп нәрсәләр турында уйланырга, холкыбыздагы, тирә-юньгә мөнәсәбәтебездәге күп нәрсәләрне үзгәртергә кирәк.


Әдәплелек – кешенең эчке культурасын билгели торган кылган эшләр суммасы ул. Менә ни өчен без балаларны кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга өндибез.


– Яхшы бул! Кешенең шатлыгын да, кайгысын да кешечә күрә, чын күңелеңнән уртаклаша һәм изгелек кылып ярдәм итә бел, – дип өйрәтәбез.


– Намуслы бул! Кайчак бу бик үк җиңелдән булмаса да, кешеләрнең күзенә карап, дөреслекне әйтүдән курыкма. Битеңә оят китерердәй эшләр кылмаска тырыш. Әгәр инде шундый эшкә баргансың икән, намусыңа тугры калып, гаебеңне танырга тәвәкәллек ит, гаебеңне төзәтергә тырыш, – дибез.


– Хезмәт итәргә өйрән! Бөтен уеңны, түземлегеңне, тырышлыгыңны һәм йөрәгеңне биреп эшләгән эш сине рухи яктан баета, аңыңны ача. Хезмәт кешеләрне, үзебез яши торган гаять киң, гүзәл дөньяны аңлый белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтер, –дибез.


Хөрмәтле әти-әниләр!


Безнең чакыруыбызны кабул итеп килүегез өчен рәхмәт. Бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез. Олыларны хөрмәт итеп, киңәшеп, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, чын тормышның ямен күреп, тәмен татып, кадерен белеп яшәгез. Балаларыгызга да шушы хакыйкатьне аңлатып үстерегез. Гомер юлыгыз озын булсын! Һәр яңа көн сезгә сөенечләр өстәсен. Тигез гомер сезгә. Аңлашып, ярашып (ярышып түгел), санлашып, яклашып (якалашып түгел) яшәгез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ