Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшылык җирдә ятмый

(Тәрбия сәгате. VI–VII сыйныфлар)Зәлифә ЗАКИРОВА,Лениногорскидагы 11нче гимназиянең югары квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысыСыйныфтан тыш чара укучыларда үзара һәм әйләнә-тир...

(Тәрбия сәгате. VI–VII сыйныфлар)
Зәлифә ЗАКИРОВА,
Лениногорскидагы 11нче гимназиянең югары квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы
Сыйныфтан тыш чара укучыларда үзара һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле мөнәсәбәт, яхшылык эшләргә омтылыш тәрбияләү; укучыларның фикер йөртү сәләтен үстерү максатыннан уздырыла.
Тәрбия сәгате алдыннан презентация, мәкальләр язылган төрле төстәге карточкалар, биремнәр эшләү өчен кәгазьләр, зур һәм кечкенә йөрәк формалары әзерләнә.
Тәрбия сәгатенең барышы
I. Уңай психологик халәт тудыру, мотивлаштыру
– Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? (Укучылар җавабы.)
– Ә кәеф нилектән яхшы була ала? (Яхшы сүз ишетүдән, кемгәдер ярдәмең тиюдән, уңышка ирешүдән, сәламәт булудан һ.б.)
– Укучылар, халкыбызның «Яхшы сүз – җан азыгы» дигән мәкале бар. Сез аның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
– Тәмле телле булсаң, үз кәефең дә күтәренке булыр.
– Рухи көч алу өчен, кайчакта бер җылы сүз ишетү дә җитә. 1 нче, 2 нче слайдлар
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
II. Уку мәсьәләсен кую
– Укучылар, сезнеңчә, бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сүз алып барырбыз? (Яхшылык турында.)
– Яхшылык сүзенең нинди синонимнарын беләсез? (Изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек.)
– Әйе, бүген без сезнең белән яхшылык турында сөйләшәчәкбез, һәм темабыз да «Яхшылык җирдә ятмый» дип атала. 3 нче слайд
III. Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Яхшылык, изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек... Соңгы вакытта әлеге төшенчәләрне оныта башламадыкмы икән? Ник дигәндә, төрле мәшәкатьләр белән, дөнья артыннан куып, эш һәм уку белән мәшгуль булып, без якыннарыбызның хәлен сорарга, шылтыратып алырга, бер җылы сүз әйтергә дә өлгерми башладык бугай.
Ә бит тирә-ягыбызда үз якыннарына гына түгел, бөтенләй чит кешеләргә изгелек кылып яшәүче мәрхәмәтле затлар аз түгел. 4 нче слайд
1. Укучылар чыгышы.
1 нче укучы. Дөньяда иң танылган игелек иясенең берсе – шәфкать символына әверелгән Тереза Ана. Ул мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап алган. Тереза Ана 1910 елда Македониянең Скопле шәһәрендә туган. 12 яшеннән монастырьга китә (5 нче слайд), Калькутта шәһәрендә «Изге Ана» мәктәбендә кызлар укыта. Тереза Ана шәфкатьлелек оешмасын торгыза һәм ярлы авырулар өчен «Шәфкатьлелек ордены» дип аталган приют ача. Изге эшләре өчен дәүләт аны 1979 елда – Нобель, 1997 елда – Халыкара шәфкатьлелек, ЮНЕСКО премияләре, ә Рим папасы лимузин автомобиле белән бүләкли. Ләкин ул, орденнарын да, машинасын да сатып, акчасын авыруларны аякка бастыруга тота. 6 нчы слайд
Тереза Анага изге эшләре өчен күп кенә шәһәрләрдә һәйкәл куелган.
2 нче укучы. Тереза Ана белән беррәттән йөртерлек шәхес – Татарстанның Апас районында туып үскән Әсгать абый Галимҗанов. 7 нче слайд
Әсгать абый, маллар асрап сатып, акчасын ятимнәр йортларына бирә барган. 70 нче еллардан алып, ул бик күп хәйрия акцияләре уздыра: балалар йортларына уенчыклар, җиһазлар, телевизор, автомобиль, микроавтобуслар бүләк итә; Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән, ярдәмгә мохтаҗ булган
гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтә. Үзенә 75 яшь тулган көннәрдә ятимнәр йортларына 75 нче автобусын бүләк итә. Ул яхшылыклары өчен «Ел меценаты» исеменә, Хезмәт Кызыл байрагы, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары» орденнарына лаек була. 8 нче слайд
Иң зур бүләк – 2008 елда Казан Кремленең Меңъеллык мәйданында куелган һәйкәлдер, мөгаен. Әмма Әсгать абый өчен дәүләт бүләкләре алу, үзенә һәйкәл куелу-куелмау, бәлки, бик үк мөһим дә булмагандыр. Ул халкыбыз хәтеренә изге күңелле милләттәшебез булып кереп калды.
2. «Нәрсә ул яхшылык?» РАУНД РОБИН структурасы.
Укучылар өстәл янында утыралар. Укытучы проблемалы сорау биргәннән соң, укучылар билгеле бер вакыт дәвамында фикер алышалар, команданың һәр кешесе телдән җавап бирә.
9 –14 нче слайдлар
Фикер алышу өчен сораулар:
1. Нәрсә соң ул яхшылык?
2. Яхшылык эшләр өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
3. Яхшылык эшләү җиңелме?
4. Яшәү барышында, шәфкатьсезлеккә (начарлыкка) юл куймас өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
5. Без нинди изге эшләр эшли алабыз?
6. Сезнең яхшылык турында әкиятләр, китаплар укыганыгыз бармы?
7. Арагызда яхшылык темасына шигырь язучылар юкмы?
8. Гомумән алганда, яхшы кеше нинди була? (Яхшы кеше юмарт, намуслы, игелекле, миһербанлы, саф йөрекле, ихлас, эчкерсез, яхшы күңелле була, акыл белән эш итә һ.б.) 15 нче слайд
3. МИКС-ПЭА-ШЭА структурасы.
Укытучы. Алдыгызда кызыл һәм сары төстәге кәгазьдщ мәкальләрнең аерым өлешләре язылган. Кызылында – башы, сарысында – ахры. Сез, үз өлешләрегезне табып, парлашып басыгыз.
4. ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы.
Мәкальләрне тулысынча укып чыгыгыз. 16 нчы слайд
Җылы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.
Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.
Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны көтәрсең.
Яхшы сүз – җан азыгы.
Ата-анага игелек итмәгән үзе дә игелек күрмәгән.
Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең.
IV . Рефлексия
– Сез бүгенге сөйләшүдән нинди нәтиҗә ясадыгыз?
17 нче слайд
– Сезнең алдыгызда – олы йөрәк. Ул йөрәккә нинди яхшылыклар сыя икән? Үзегезнең йөрәктән чыккан яхшылыкларны шунда туплыйк әле. (Яхшы сүзләр язылган кечкенә йөрәкләрне сайлап алып, зур йөрәккә ябыштыралар.)
– Димәк, яхшылык җирдә ятмый, ул йөрәктән чыга. Әйдәгез, балалар, хәзер, бер-берегезгә кулларыгызны биреп, нык итеп тотынышыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Җылылык тоясызмы? Бу җылылык сезнең йөрәгегездән чыга. Шул җылылыкны, бер дә кызганмыйча, дусларыгызга, туганнарыгызга, тирә-юньдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга өлешеп яшәгез! Елмаегыз, балалар! Бары тик елмайган кеше генә матур эшләр эшли ала. Кояш кебек балкып, мәңге нур чәчеп яшәгез! 18 нче слайд
ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ