Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – үзе үрнәк

Эльвира Илдус кызы Ситдыйкова, Балтач районы Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы...Укытучы һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үс...

Эльвира Илдус кызы Ситдыйкова, Балтач районы Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


фото эльвира ситдикова обр4


...Укытучы һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем, чөнки үзем – укытучылар династиясеннән: әтием, әнием – укытучылар, әниемнең ике сеңлесе дә – укытучы. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен, еллар үткән саен, төшенә барам һәм хәйран калам. Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табам. Һәр иртәдә мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам. Бөтен белемемне, бар шатлыгымны, барлык йөрәк җылымны балаларга бирим, дип эшлим. Аңлыйм: кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән бит әнә.


Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн кадагына куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйне компьютерсыз күзалдына да китерергә мөмкин түгел. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям. Ләкин замана, мәгълүмати технологияләр никадәр генә алга китмәсен, укытучы шәхесе, китап гыйлем дөньясында төп урынны алып тора, дип уйлыйм.


Укытучы – һәркайда үрнәк кеше. Ул – артист та, язучы да, шагыйрь дә, спортчын да. Мин дә, укучыларыма үрнәк буларак, конкурс-ярышларда катнашам, театр, концертларда чыгыш ясыйм, спорт бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйм.


Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Борынгы грек философы Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, – дип бик дөрес әйткән. Әхлаксыз кеше, никадәр генә белемле булса да, җәмгыять өчен үрнәк була алмый. Укучыларны әдәпле, шәфкатьле итеп тәрбияләү мәсьәләсе турында һәрвакыт уйланам. Чөнки әхлак тәрбиясе, минемчә, башка барлык тәрбия юнәлешләренең (акыл, аң, хезмәт тәрбияләренең) нигезен тәшкил итә. Бу юнәлештә эшләгәндә мин халкыбызның мәшһүр фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Гыйлем-тәрбия өлкәсендә искиткеч бай мирас калдырган бу галимнең үгет-нәсыйхәтләре укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы.


...Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендәгечә:


Миңа сорау бирсәләр:


- Сөенечең ни? - дисәләр,


Сөенечем - таңнан торып,


Эшкә килгән иртәләр.


Миңа сорау бирсәләр:


- Шатлыгың ни? - дисәләр,


Шушы мәктәп сукмаклары


Шатлыгыма илтәләр.


Миңа сорау бирсәләр:


- Бәхет ни ул? - дисәләр,


Бәхет - шушы укучылар


Кеше булып үссәләр.


 Шушы тугелме укытучы бәхете?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язма авторы кебек уз эшенэ бирелгэн, балаларны яратучы , профессиягэ тугрылыклы укытучыларнын бездэ бик куп булуы куандыра Автор: Лилия

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйе, мин дә бу язма авторының фикерләре белән тулысынча килешәм. Үрнәк укучы тәрбияләр өчен укытучы үзе үрнәк булырга тиеш. Автор: Гульсина

      • аватар Без имени

        0

        0

        Автор бу язмасында яңа заман авыл укытучысының нинди булырга тиешлеген тулысынча ачып бирә алган дип уйлыйм. Дөрестән дә, укытучы бар яктан да камил, бар яктан да булган булырга тиеш һәм әлбәттә инде, беренче чиратта үзенең үрнәгендә киләчәк буынга тәрбия бирергә тиеш. Алга таба уңышлар юлдаш булсын Сезгә ! Автор: Ленара

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хәзерге заманда авыл укытучысына да үзен белемле һәм бар яктан да үрнәк итеп күрсәтергә мөмкинлекләр бар. Автор сүзләреннән күренгәнчә, ул хәзерге укытучының бөтен ягын да ачып биргән. Минем уйлавымча, әлеге укытучы үзе дә һөнәренә җаны-тәне бирелгән мөгаллимә. Сезгә алга таба да уңышлар телим. Автор: Гульназ

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу язма авторы-методик яктан нык коралланган, укучыларга шэхес ител карый белэ торган, авыл балаларынын якты килэчэген курэ белуче чын укытучы, минемчэ.Мэгариф олкэсендэ шушындый уз эшенэ гашыйк кадрлар булу кунелне соендерэ. Автор: Нурия

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ