Логотип Магариф уку
Цитата:

Яраткан эштән генә аермасыннар

Рәзилә Ямиловна КАМАЛИЕВА,Зәй районы Югары Налим урта мәктәбе филиалы Сармашбаш төп мәктәбенең физика һәм инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 31 елАвыл укытучысы... Шәһәр укытучысы... Болай аерып карау...

Рәзилә Ямиловна КАМАЛИЕВА,

Зәй районы Югары Налим урта мәктәбе филиалы Сармашбаш төп мәктәбенең физика һәм инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 31 ел


Авыл укытучысы... Шәһәр укытучысы... Болай аерып карау дөрес булыр микән?! Авыл һәм шәһәр укытучыларының эшчәнлегендә һәрберсенең үзенчәлекләре бар, билгеле. Кайберәүләр авыл укытучысының эше җиңелрәк, дип уйлый. Фикерләп карыйк.


Йокысыннан торып, мал-туарын карап, гаиләсенә иртәнге аш ашатканнан соң балаларын җыендырып, пөхтә, тыйнак киемнәрен киеп, икенче туган йортына әйләнгән мәктәбенә, яраткан укучылары янына, бертугандай якын булган, аяк атлавыңнан сине аңлап торучы коллективы янына китә укытучы. Юлда очраган укучылары аның сумкасын күтәреп бара (үзләренеке укытучыныкыннан авыррак булса да!). Мәктәп ишеген ачып керүгә мең төрле мәшәкатьләргә чума.


Хәзерге заман шартлары буенча авыл мәктәбенең шәһәрнекеннән бер ким җире дә юк. Авыл мәктәпләренә дә капиталь ремонт ясала, чисталыгы, матурлыгы белән үзенә тартып тора. Материаль-техник база да заман таләпләреннән калышмый. Проектор, интернет, интерактив такта... Рәхәтләнеп балаларга белем һәм тәрбия бир.


Электрон почтада нинди генә бәйгеләргә катнашырга чакырып хат килми. Барысы да диярлек түләүле, катнашмый да булмый. Мәктәпнең рейтингы, балл дигән әйберләр дә бар. Башка коллегалары белән киңәшләшеп, бер-берсен бәйгеләргә рухландырып эшли авыл укытучысы. Бу сыйныфтан фәлән укучыны бәйгегә катнашырга чакырсам, башка укытучы алып өлгермәдеме икән дип тә борчыла. Чөнки сыйныфта укучылар аз. Бәйгедә катнашырлыклары санаулы. Бер үк укучыны ничә укытучы бәйгегә чакыра. Бик теләп алына укучы. Өлгерә алмыйм дими, чөнки үзенең белемен күрсәтәсе килү белән бергә укытучысының да кәефен төшерәсе килми. Ә түләүгә килгәндә укытучылар аңлый, бер балага бик кыйммәткә төшә, шуңа күрә үзе түли. Атналык йомгак ясаганда уңышларны билгеләү икесе өчен дә куаныч.


Авыл мәктәпләрендә икешәр дипломга ия булган укытучылар күбәйде. Сәгатьләр саны аз булганга, барлык фәннәрдән дә белгечләр җитмәү сәбәпле, эшеннән аерылмыйча, төрле шәһәрләргә йөреп, тагын бер югары белем ала. Укыткан һәр фәненнән дә бәйгедә катнаша.


БРИ, БДИ дигәннәре дә бар бит әле. Авыл баласының күбесенең шәһәргә репетиторга йөрергә мөмкинлеге юк, бигрәк тә безнең авыл кебек шәһәрдән ерак урнашкан булса. Бернинди түләү сорамыйча, шәхси вакыты хисабына ел саен балаларны шушы имтиханнарга әзерли, өстәмә эшли.


 Авыл укытучысының үзенчәлеге тагын шунда, аның яшәеше, тормыш рәвеше, хуҗалык итүе, миллилеге, менталитеты башка. Авыл мәктәбе социаль, мәдәни, белем бирү үзәге дә. Бәйрәмме, авылны чистарту-төзекләндерүме, сайлаумы - укытучы катнашыннан башка узмый. Уку елын имин генә тәмамладык дип сөенергә дә өлгермәде, тагын шөбһәле хәбәрләр ишетелә башлады – яңа уку елыннан тагын күп кенә мөгаллимнәрне кыскартулар булачак. Җәйге ялын алда ни булыр дип борчылып уздырырга мәҗбүр. Авыл укытучысы өлешенә тигән сынауларның әле иге-чиге күренми. Автобуслар белән проблемалар булгалап торса да, бер авылдан икенчесенә йөреп укытуга да инде күнегеп бара. Тик яраткан эшеннән гына аермасыннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ