Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан йомгаклау тестлары

Альмира ЗАКИРОВА,Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыГөлзадә САФИНА,Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты...

Альмира ЗАКИРОВА,


Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Гөлзадә САФИНА,
Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Рус төркемендә укучы X сыйныф укучылары өчен


татар теленнән йомгаклау тесты



  1. Артык сүзтезмәне табыгыз:


а) Тәмәке тартмау


б) Спиртлы эчемлекләр эчмәү


в) Никотин куллану



  1. Сүзтезмәнең тәрҗемәсен сайлап языгыз:


агулы матдә


а) Раковая опухоль


б) Вредное вещество


в) Ядовитое вещество



  1. Кайсы сүзнең тәрҗемәсе ялгыш:


а) ахирәт дуслар – задушевные подруги


б) бик шәп итеп – лучше всех


в) гашыйк булу - влюбиться



  1. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:


Дус кызлар тыныч, тату яшәгәннәр.


а) Друзья жили спокойно и дружно.


б) Подруги жили спокойно, дружно.


в) Подруги жили душевно и долго.



  1. Нокталар урынына тиешле кушымча языгыз:


Әле... кадәр без тыныч яши идек.


а) дән


б) дә


в) гә



  1. Нокталар урынына тиешле бәйлекләрне куеп языгыз:


Маһи белән Мәлихә бүтән кабак ... сүз кузгатмадылар.


а) белән


б) турында


в) янына



  1. Бу нинди фигыль:


Аякны кайнар комга күмеп утыру файдалы.


а) сыйфат фигыль


б) хәл фигыль


в) исем фигыль



  1. Хәл фигыльгә тиешле кушымча өстәп языгыз:


Ул дәрестә тыңла... утырды.


а) -мыйча


б) -ма


в) -мый



  1. Җөмләне дәвам итегез:


Фатих Әмирхан проза жанрында ... .


а) иҗат итә


б) тәмамлый


б) хезмәт итә



  1. Җөмләнең ахырын табыгыз:


Яз җиткәч, ...


а) агачлар яфракка бөреләнә


б) балалар мәктәпкә бара


в) яфраклар коела



  1. Сүзнең синонимын табыгыз:


кыен-


а) авыр


б) җитди


в) тупас



  1. Сүзнең антонимын табыгыз:


авыру


а) сәламәт


б) ялкау


в) ябык



  1. Бирелгән сүзтезмәләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз:


а) күз төшерү                                     а) сыпать соль на рану


б) авызын ачып тору                        б) разинуть рот


в) канга тоз салу                     в) бросить взгляд


Җаваплар:


1.Артык сүзтезмәне табыгыз:


никотин куллану



  1. Сүзтезмәнең тәрҗемәсен сайлап языгыз:


агулы матдә


в) ядовитое вещество



  1. Кайсы сүзнең тәрҗемәсе ялгыш:


бик шәп итеп – лучше всех



  1. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:


Дус кызлар тыныч, тату яшәгәннәр.


б) Подруги жили спокойно, дружно.



  1. Нокталар урынына тиешле кушымча языгыз:


Әле... кадәр без тыныч яши идек.


в) гә



  1. Нокталар урынына тиешле бәйлекләрне куеп языгыз:


Маһи белән Мәлихә бүтән кабак ... сүз кузгатмадылар.


б)  турында



  1. Бу нинди фигыль:


Аякны кайнар комга күмеп утыру файдалы


в) исем фигыль



  1. Хәл фигыльгә тиешле кушымча өстәп языгыз:


Ул дәрестә тыңла... утырды.


а) -мыйча



  1. Җөмләне дәвам итегез:


Фатих Әмирхан проза жанрында ... .


а) иҗат итә



  1. Җөмләнең ахырын табыгыз:


Яз җиткәч, ...


а) агачлар яфракка бөреләнә.



  1. Сүзнең синонимын табыгыз:


кыен-


а) авыр



  1. Сүзнең антонимын табыгыз:


авыру


а) сәламәт



  1. Бирелгән сүзтезмәләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз:


а) күз төшерү                  в) ?


б) авызын ачып тору      б) ?


в) канга тоз салу             а) ?


Рус төркемендә укучы X сыйныф укучылары өчен


татар әдәбиятыннан  йомгаклау тесты


1.Ризаэддин Фәхреддин кем булган:


а)язучы


ә)шагыйрь


б)мәгърифәтче


2.Каюм Насыйриның эшчәнлеге:


а)сүзлекләр төзегән


ә)шигырьләр язган


б)мәктәпләр төзеткән


3.Казан дәүләт федераль университеты кайчан ачылган:


а)1806 нчы елда


ә)1804 нче елда


б)1810 нчы елда



  1. «Беренче театр» әсәре нинди жанрда язылган:


а)драма


ә)комедия


б)трагедия


5.Җөмләнең дәвамын табыгыз:


Дусны авыр хәлдә калдыру –


а)дуслыкка хыянәт итү.


ә)яхшы гадәт.


б)бик кызыклы.



  1. «Кабак» хикәясендәге ике карчыкның исеме:


а)Маһинур белән Мәлихә


ә) Маһи белән Мәликә


б)Маһи белән Мәлихә


7.«Мокамай» шигырен кем язган:


а)Һади Такташ


ә)Мәҗит Гафури


б)Муса Җәлил



  1. «Гамил кинәт кенә укытучы каршына йөгерде, атылып барып, үзе казыган чокырга үзе төште.» Бу җөмлә кайсы хикәядән:


а)«Ярсулы яз»


ә)«Кабак»


б)«Зөлфия+ ... мин»



  1. «Зөлфия + ... мин» хикәясе нәрсә турында:


а)дуслык


ә)хыянәт


б)мәхәббәт



  1. «Кем җырлады?» хикәясендәге егетнең кайсы җире авырый:


а)Аягында гангрена


ә)Кулында гангрена


б)Башы яралы


11.Шәйхи Маннурның «Муса» әсәреннән алынган өзекнең исеме:


а)Әсирлектә туган мәхәббәт.


ә)Әсирлектә туган дуслык.


б)Әсирлектә туган хис.


12.Гариф Ахуновның «Шагыйрьнең каһарманлыгы» әсәрендә сүз кем турында бара:


а)Абдулла Алиш


ә)Габдулла Тукай


б)Муса Җәлил



  1. «Батырлык» дип исемләнгән өзек Г. Әпсәләмовның кайсы әсәреннән:


а) «Үлемнән көчлерәк»


ә) «Газинур»


б) «Мәңгелек кеше»


Җаваплар:


1.Ризаэддин Фәхреддин:


б)мәгърифәтче


2.Каюм Насыйри:


а)сүзлекләр төзегән


3.Казан дәүләт федераль университеты кайчан ачылган:


ә)1804 нче елда



  1. «Беренче театр» әсәре нинди жанрда язылган:


ә)комедия


5.Җөмләнең дәвамын табыгыз. Дусны авыр хәлдә калдыру –


а)дуслыкка хыянәт итү.



  1. «Кабак» хикәясендәге ике карчыкның исеме:


б)Маһи белән Мәлихә



  1. «Мокамай» шигырен кем язган:


а)Һади Такташ



  1. «Гамил кинәт кенә укытучы каршына йөгерде, атылып барып, үзе казыган чокырга үзе төште». Бу җөмлә кайсы хикәядән:


а)«Ярсулы яз»



  1. «Зөлфия + ... мин» хикәясе нәрсә турында:


б)Мәхәббәт


10.«Кем җырлады?» хикәясендәге егетнең кайсы җире авырый:


а)Аягында гангрена


11.Шәйхи Маннурның «Муса» әсәреннән алынган өзекнең исеме:


ә)Әсирлектә туган дуслык.


12.Гариф Ахуновның«Шагыйрьнең каһарманлыгы» әсәрендә сүз кем турында бара:


б)Муса Җәлил



  1. «Батырлык» дип исемләнгән өзек Г.Әпсәләмовның кайсы әсәреннән:


ә)«Газинур»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ