Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни чыкса, Арчалардан чыга!

Бөек Тукайны дөньяга биргән данлыклы Арчада яшә дә шигырь язмый кара! Арча районы мәктәпләрендә эшләүче укытучы һәм тәрбиячеләрнең иҗат җимешләре тупланган «Илһам чишмәсе» исемле яңа китап чыгу бу фик...

Бөек Тукайны дөньяга биргән данлыклы Арчада яшә дә шигырь язмый кара! Арча районы мәктәпләрендә эшләүче укытучы һәм тәрбиячеләрнең иҗат җимешләре тупланган «Илһам чишмәсе» исемле яңа китап чыгу бу фикерне тагын бер кат раслады.


 

Җыентыкның редакторы – Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Фәрхәт Зыятов. Укытучыларның шигырьләрен туплап китап бастыру идеясен Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов тәкъдим итте. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев бу изге эшкә теләктәшлек йөзеннән тиешле ярдәмне күрсәтте.



Китапка барлыгы 34 укытучының шигыре керде. «Дөрес, авторлар профессиональ шагыйрьләр дә, танылган әдипләр дә түгел. Ә шулай да аларның шигырьләрендә, тургай җыры сыман, туган якның, үзең яшәгән төбәкнең дәртле, шул ук вакытта сагышлы да моңы, аһәңе ишетелгәндәй тоела. Саф, якты хисләр ак кәгазь битләренә шигырь булып тезелгән», – ди Фәрхәт Зыятов. Әлеге җыентыкта үземнең дә шигырьләрем урын алуы белән мин бик бәхетле!


Гөлнара МӨБАРӘКШИНА,
Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле Һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ