Ни өчен бүгенге хатын-кызларның характеры ирләрчә яки типсә тимер өзәрлек?

Яшьләр кемнән үрнәк алырга тиеш?! Өлкәннәр бер төрле сөйләп, икенче төрле яшәгәч… Ә бит бала якынча 13-15 яшенә кадәр өлкәннәрне “кабатлый”, аларның яшәү рәвешен сеңдерә. Ә кайсыбыз “китапча” яши соң?! Әдәп, әхлак кагыйдәләрен күбебез белә, ләкин тормышта, кирәк вакытта кулланабызмы?

Бу сорауларга җавапны бераз ерактан, илебез тарихыннан башлыйк әле. 1917-1930 еллар гаилә тормышына кискен үзгәрешләр керткән чор булып санала. Бу чорда катгый тыелган гамәлләр — никахсыз интим мөнәсәбәтләр, карындагы баланы төшертүләр –“рөхсәт” ителә башлаган. Хатын-кызлар белемгә, хезмәткә, үз-үзен тәэмин итүгә хокук алган. Ә бу хокук, үз чиратында, гаилә дигән дәүләт төзелешенә шактый үзгәрешләр керткән.

Соңгы вакытларда хатын-кызга охшаган ирләр күбәйде. Бу сыйфат берәр гамәл кылырга яки карар кабул итәргә кирәк булганда икеләнү, үз сүзеңне нык итеп әйтә алмау һ.б. да чагыла. Шул ук вакытта ирләргә охшаган хатыннар да барлыкка килде. Аларга кырыс холык, артык таләпчәнлек, агрессивлык хас. Ирләрнең “типсә тимер өзү” характерын үзләштергәннәр. Ни өчен шулай? Сәбәп шул: ирләр дә, хатыннар да тормышта үз рольләрен үтәми. Тугрылыклы, ышанычлы, хатын-кызны яклаучы һәм саклаучы ирләр юкка чыгып бара. Ир-атны, чын мәгънәсендә, кайгыртырлык, аңа йөрәк җылысын, мәхәббәтен бирә алырлык хатын-кызлар тагын да азрак. Хәзерге заманда гүзәл затлар бизнеста да, сәясәттә дә, фәндә дә ирләрне узып китеп бара… “Ул көрәшкә чыкты!” дип бәяләп булыр иде бу хәлне. Әмма ләкин, “көрәш”кә чыккачхатын-кыз тормыш кырыслыклары белән очраша һәм иң кирәкле сыйфатын –нәфислеген, мөлаемлеген югалта башлый.

Тормышка читтән бер караш ташласак, шуны күрәбез: дөньякүләм булсын, дәүләт дәрәҗәсендә булсын, хәтта аерым бер кешенеке генә булсын – барысы да проблемалар эченнән күмелеп яши. Ни өчен? Чөнки адәм баласы матди яктан нинди генә хәлгә ирешсә дә, барыбер рухи азыкка да мохтаҗ җан иясе булып кала. Ә “рухи азык” күп. Дөресрәге, күп төрле…Кеше иртәме-соңмы, телиме-теләмиме, барыбер бер көн килеп, “Мин кем? Ни өчен  яшим? Тормышның мәгънәсе нәрсәдә?” кебек сорауларга җавап эзли яки эзләргә мәҗбүр була.

Кеше өч юнәлештә ныгырга тиеш

Кеше өч юнәлештә: физик, акыл һәм рухи яктан ныгырга тиеш. Боларның берсе генә “хәрәкәтсез” калса да, торгынлык башланачак,ә тора-бара түбәнгә тәгәрәү… Хисләребезне йөгәнләргә өйрәнмәсәк, без иң якын кешеләребезгә дә тупаслык күрсәтә, кычкыра башлыйбыз. Гаилә эчендәге тавыш-гауга икеләтә зыян сала. Бер җан, бер тән булып яшәүче ике зат бер-берсенең күңеленә генә “җимергеч” тәэсир ясап калмый, алар Аллаһы Тәгалә бүләге булган мәхәббәт хисләрен дә юкка чыгара. Белгечләр әйтүенчә, хәзер яшьләрдә гаилә институтына хөрмәт тәрбияләнми, шуңа никахлар да нык түгел, тиз таркалучан. Икенче зур бәла-хата, ул да булса, никах төзелүнең асыл мәгънәсен аңлап бетермиләр…

Гаилә өчен ир-ат җаваплы

Гаиләдәге тәрбия-тәртип өчен җаваплы кеше булырга тиеш. Ислам динендә, мәсәлән, бу роль ир кешегә бирелгән. Аңа зур җаваплылык йөкләнгән: ул гаиләне матди яктан тәэмин итәргә тиеш һәм шул ук вакытта тәрбия-тәртип өчен җаваплылык та аның өстендә. Мөселман гаиләсендә ир кешенең хатынын матди яктан тәэмин итү белән генә вазыйфасы бетми, ул аның әхлагы өчен дә җаваплы. Әгәр кияүдәге хатын-кыз үзен тәртипсез тота икән, моңа аның әти-әнисе түгел, ә ире гаепле булып санала. Әмма дә ләкин бу ислам дине буенча бөтен власть ир-атка бирелгән дә, ул үзе теләгәнчә идарә итә ала дигән сүз түгел әле. Ир-атка хокук кына түгел, зур бурыч та йөкләнгән: ул, алда әйтелгәнчә,гаиләдәге яхшы тормыш-мөнәсәбәт булуга җаваплы һәм хатынының остазы да булып тора.

Бер үк тырмага басма!

Бәһаләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе әдәби мираста — легенда, кыйсса, әйтем-мәкальләрдә чагылыш таба. Бу бөтен халыкларда да диярлек шулай. Мәкальдә, гадәттә, нибарыөч-дүрт сүз була, ә чынлык та ул бер кешенең гомерен, язмышын үз эченә сыйдыра. Халык әйтсә, хак әйтер диләр бит. Шуңа бер үк тырмага басмас яки кемдер эшләгән хатаны кабатламас өчен бу мирастан файдалану бик тә кирәк безгә. Үзебезнекеннән генә түгел, башка халыкларныкыннан да.

Гарәп мәкальләре:

  • Бурычка акча алучы, акчаны кайтарырга, ә хатын алучы, хатынын мохтаҗлыкка төшермәскә тиеш. (Сүрия).
  • Дингә өйләнүченең балалары тугры, гадел булыр

(“Дин” дигәндә диндар, тугрылыклы хатын-кыз күздә тотыла.Иордания).

  • Агач нинди булса, кошчыклары да шундый булыр

(Яки агач нык булса, аның яфраклары, җимешләре һәм аннан тукланучы кошчыкларның хәле яхшы булыр. (Ливан).

  • Кан беркайчан да суга әйләнмәс

(Яки туганнар беркайчан да ярдәмсез калдырмас. Тунис).

  • Үзенең кадерлеләрен күргән кеше дусларын онытыр

 (Яки дуслар гаиләне алыштыра алмый, ул изге урын. Иордания).

  • Үгез борынын мөгезе белән саклый

(Гарәпләрдә бу мәкаль ир кеше хатынын сакларга тиешлеккә ишарә итеп әйтелә).

Венера ГАЙНИЕВА,

Россия ислам институты магистры.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *