Ничек җырламасын бишек?!

Миңа яшьләр җыелган җирләрдә еш чыгыш ясарга туры килә. Аларның тәрбиягә игътибарлары зур, сораулар яудыралар, кабат очрашулар билгелиләр. Алар өчен барысы да кызык. Әмма безнең, социализм чоры буынының, зур кимчелеге бар: күп нәрсәне белмибез. Оныкларыбыз, җим көткән кошчыклар кебек, авызларын ачып тора, ә без аларга ни бирәбез? Халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнеп, шуны дәвамчыларыбызга тапшыра алабызмы?

Кадрия ИДРИСОВА,
БТК каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

идрисова сайтБашта – әкият, аннан җыр
Оныкларым Йосыф белән Мусага 8-9 яшь. Шимбә-якшәмбе көннәренә алар безгә килә. Кичләрен мин икесенең уртасына кереп ятам. Башта әкият сөйлим, аннан бишек җырына чират җитә. Җырлап бетергәнче, алар йоклап та китә. Шунысы гаҗәп: балалар бишек җырының эчтәлегенә дә игътибар итә икән. КФУ студентлары белән бергә, бишек җырларын туплаган идек. Берсе аеруча кызык тоелды, кайткач, оныкларыма да шуны көйләдем: «Кәҗә талны кимерә, Йосыф йоклап симерә…» Оныгым «симерә» дигән сүзне яратмады: «Әбекәй, миңа бу ошамый. Минем йоклап симерәсем килми», – ди. Бишек җырлары аша заманны да тоемларга була бит. Бусы ачлык елларына кагылышлы булгандыр, күрәсең. Һичьюгы йокласын, йоклагач, ашыйсы килүләре дә онытылып торыр, дигәннәрдер. Гәрчә хәзер мәдрәсәдә уку сирәк күренеш булса да, «Үсеп буйга җитәр бу, мәдрәсәгә китәр бу» дигән бишек җырын да көйлибез бит. Шул рәвешле, минем оныклар бишек җырында үсте.

Ни өчен мин оныкларым турында сөйлим? Чөнки, онык тәрбиясенә әби-бабай да кушылырга тиеш, дип саныйм. Нигә әле элегрәк балалар тәрбияле иде, әхлакый кануннар белән яшәде, дибез? Әби-бабай янында үскәнгә!

Без кечкенә чакта ясле-бакчаның ни икәнен дә белмәдек, әби – командирыбыз булды. Бала үз юлын үзе таба иде: уенын да уйлап чыгара, аралаша да, шунда иптәшләре белән үз дәүләтен дә төзи, ярдәмләшә, әйткәләшсә – татулаша. Элек «шылт» иткәнгә дә әти-әни янына йөгереп кайтыш булмады, балаларның үз дөньясы иде. Алар тормышка яраклаша белде. Хәзер исә баланы җитәкләп, саклап йөртү гадәткә керде. Хис белән зиһен, аң гармониясен кечкенәдән сеңдерү кирәк, минемчә. Үсеп җиткәч, акыл сатудан мәгънә юк. Тәрбия вакытында «су сибүне», «чүбен утауны» таләп итә.

Кошлар гына димәгез!
Бу хәл Япониядә була. Сирәк очрый торган аккошларның бер төре, йомыркада утырган чорда, ни сәбәпледер, ояларын ташлап очып китә. Барысы да куркуга кала, чөнки аккошларның бу төренә югалу куркынычы яный. Олы яшьтәге хезмәтче карт йомыркаларны җылы ояга сала. Аккошлар бәбкәләрен үстергәндә чыгарган авазларны кабатлый. Бәбкәләр чыга һәм… әниләре итеп күреп, шушы картка ияреп йөри башлыйлар…

Мин үзем дә Актанышта ясле-бакчада эшләгәндә бер вакыйгага тарыдым. Бер аучыга Башкортстаннан бөркет баласы бүләк иткәннәр. Башта бура эчендә асрый бу моны. Чебиләрне ашагач, хатыны ачулана һәм бу бөркетне мин эшләгән ясле-бакчага бүләк итәргә ниятли. Безнең анда ни генә юк иде: кошлар да, үрдәкләр дә, башкалары да… – балага тәрбия биргәндә алар бик яхшы тәэсир итә. Балаларның кулы җитмәслек итеп читлек ясаттык. Бөркет үсте, канат җәеп җибәргәндә искитәрлек иде. Читлегенә миннән башка берәүне дә кертми, чистартам, ашатам, көн дә очарга өйрәтергә алып чыгам. Бервакыт бу эштән китәргә ниятләдем. Ә бөркетем калды… Аның белән шөгыльләнергә кирәк бит, бу мәшәкатьтән туеп, аны урманга илтеп куйганнар. Ә безнең яңа өйгә күчеп йөргән вакытлар. Мин бакчада чүп утыйм, ирем ихата тирәсендә. Шуннан капкага «тук-тук» иткән тавыш килде. Бар әле, бер бала килгәндер, ача алмый бугай, дим иремә. Азат капканы ачты да, шап итеп ябып та куйды: «Бөркетең килгән!» – ди. Ничек эзләп тапкан?! Мине күргәч, күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште кыя бөркетенең. Аны алып кердем. Ашарга бирдем. Үзе ач, кисәкләп ит йота, үзе, китмәсен тагын, дип куркынгандай, миңа карый… Кошлар гына димәгез! Аларга да карап-тәрбияләп үстергән «әниләре» кадерле!

Моң тынычландыра
Шуның кебек, бишек җыры тыңлап үскән бала белән моны ишетмәгәннәр арасында да аерма бар. Әле күптән түгел генә бер гимназиядә булдым. Бишенче сыйныф балалары белән сөйләшәбез. Болардан бишек җырларын сорадым. Беләләр: арадан биш-алтысы торып, урысча бишек җырлары җырлады. Татарчасын белмиләр. Бала татар телен белми икән, бишек җырын ничек өйрәнсен? Бишек җырлары юкка гына уйлап табылмаган бит, милли үзаңны үстерү өчен дә кирәк булган.

Һәр ата-ана баласын акыллы итеп күрергә тели, укымышлы, тәрбияле итәсе килә. Әгәр тугач та, аның акылына, аңына, миенә ата-анасы, әби-бабасы бу теләкләрен бишек җыры рәвешендә салса, бәгырь җимеше милли җанлы да була. Үзебезнең бишек җырларын ишетеп үскән бала татарның моңын да, телен дә белә. Тыңламый икән, ул күп әйбердән мәхрүм кала. Бишек җырларының сүзләренә игътибар итегез әле: әти-әни сабыена карата нинди генә матур сүзләр кулланмый: кояшым, аем, алмам… Бала кечкенә чакта ярдәмгә мохтаҗ, елый, кыбырсый, тәненә нидер ошамый, ә бишек җырлары аны тынычландыра, калебенә шул сүзләр кереп урнашу аны гармониягә китерә. Бала ананың шатлыклары, уй-хыяллары белән уртаклашкандай, аның хәленә кергәндәй, аңлагандай була, шул теләкләргә кушылып йоклап та китә.

Бишекне матчага элмиләр
Бишек җырлары көйләү өчен бишек булу да кирәк, әлбәттә. Күптән түгел генә Балтачта «Шәҗәрә – безнең тамырлар» дигән бәйрәм үткәрдек. Анда 25 бишек тарихын язып күргәзмә дә оештырдылар. Ни гаҗәп: шуннан соң осталар бишек ясарга 106 заказ алган. Ата-анага аңлату бар икән, аңа тартылалар. Күп ата-ана кибеттән бала арбасы сатып ала да, шуны горизонталь юнәлештә дыңгырдата. Ә бишек бит ул вертикаль рәвештә тибрәлә. Бишек тибрәтүенә бала да изрәп йоклап китә, аңа да рәхәт. Бер мәртәбә бишектә яткан бала караватларда йокламый инде.

Аны элү тәртибе дә бар. Бишек матчага эленми, аны белмәгән кеше генә шунда урнаштыра. Матча ул, гомумән, теге дөнья белән бу дөньяны тоташтыручы юл, дип ышанганнар. Игътибар итсәгез, матча астында бер песи дә йокламый, аның астына караватны да куярга кушмыйлар. Аңлаган кешеләр баланы бишектә үстерә. Кеше яшәешен тәэмин итә торган акыл, җан, тәннең урнашу тәртибенә генә игътибар итик: акыл – өстә, җан – йөрәктә, тән – аннан соң. Күрәсез, вертикаль форма монда да күзәтелә. Гаҗәп бит…

Тансык яңалыклар
Яшьләр моңа каян өйрәнергә тиеш? «Ак калфак» оешмасы ясле-бакчалар белән эшли башлады. Көндезге йокыга балаларны бишек җыры белән йоклатырга кирәк, диештек. Беренче тәҗрибәне Азнакай ясле-бакчасында эшләп карадык. Билгеле, безне башта аңламадылар. Күчмә утырыш үткәрдек, 6-8 зур кеше балаларның йокы бүлмәсенә кереп бастык. Музыкант, скрипкада уйнап, бишек җырын җырлады. 24 баланың 22се ике куплеттан йоклап китте. Олыларның барысы да аптырап калды.

Күп кенә тәрбиячеләр бу идеяне хуплап, күтәреп алды. Кайберләре: «Безнең бакчага татар балалары гына түгел, башка милләт сабыйлары да йөри», – диләр. Аларның да бишек җырлары бар, өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк.

Яшьләрнең бишек җырларын өйрәнәсе килү теләкләрен дә аңлыйм мин. Татарның киләчәге иң элек ана карынында, бишектә, гаиләдә хәл ителә. Бөтен җыйган малны юк итәргә, нәселеңне пычратырга бер тәүфыйксыз бала җитә. Шуңа күрә сабыйларыбызны кечкенәдән тәрбиялик.

©»Гаилә һәм мәктәп» (№7, 2016).

Добавить комментарий