Логотип Магариф уку
Цитата:

Ник талкыйлар авыл мәктәбен?!

Авыл мәктәпләре турында сөйләгәндә: "Мәктәбе булган авыллар яши, аларның киләчәге бар", - дип әйтергә яратабыз. Мин болай дияр идем: "Таза, көчле авылның мәктәбе дә бар, һәм ул яшәешле дә".Аяусыз елла...

Авыл мәктәпләре турында сөйләгәндә: "Мәктәбе булган авыллар яши, аларның киләчәге бар", - дип әйтергә яратабыз. Мин болай дияр идем: "Таза, көчле авылның мәктәбе дә бар, һәм ул яшәешле дә".
Аяусыз еллар!Бердәм дәүләт имтиханнары шаукымы. Мәктәп рейтингы өчен көрәшү IX сыйныфтан соң укучылардан ничек тә котылу "көрәшенә" әверелеп бара түгелме? Бигрәк тә соңгы ике-өч елда. Талкынды авыл мәктәпләре, бигрәк тә татар мәктәпләре.
Районыбызда 24 урта, төп, башлангыч мәктәп исәпләнә. Аларда 2720 укучы санала. Шушы мәктәпләр чылбырында дүртесе – бистә мәктәпләре. Аларында 1458 бала белем ала. Ә районның калган 20 мәктәбендә (308 бала укыган Биләр мәктәбен дә кертеп) 1262 укучы укый. Биләр авылыннан тыш, калган авыл мәктәпләрендәге укучылар саны 27 баладан  алып, 102гә кадәр (Юеш Көрнәле) тирбәлә. Татар мәктәп­ләре нисбәтендә саннар тагын да аянычрак. Безнең районда бүгенгә 2 урта, 3 төп мәктәптә дәресләр татарча алып барыла. Түбән Тигәнәле һәм Коры Көрнәле кебек татар авылларында хәтта башлангыч мәктәпләр дә юк. Юеш Көрнәле дип аталган татар авылында исә мәктәп рус телле. Саннарга игътибар итсәк, шул ачыклана: Алексеевск районындагы 2720 баланың нибары 219 гына татарча белем ала икән. Бу – районыбыздагы укучылар санының нибары 8 проценты гына дигән сүз.
Бәдертдин Шәйхетдиновның "Ник талкыйлар авыл мәктәбен!" язмасының тулы варианты белән www.madanizhomga.ru сайтында таныша аласыз.
Фоторәсемнең чыганагы: http://www.wbash.narod.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ