Өй эшен — мәктәптә!

РФ Президентының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов моннан берничә ел элек: «Бала дәресләрен өйдә әбисе янында түгел, мәктәптә әзерләп кайтырга тиеш», – дип, үз балаларының мәктәптә кичке алтыга кадәр укуларын, шул рәвешле мөстәкыйльлеккә өйрәнүләрен, өстәмә белем алуларын ассызыклап, хуплаган иде.

Балаларга күз-колак
«Озынайтылган көн төркеменә баланы вакытлыча калдырып тору урыны итеп карыйм, – ди дүрт бала анасы, журналист Назирә Рәхмәтуллина. – Калдырып тору урыны файдалы да булырга тиеш. «Продленка»ның, әлбәттә, уңай ягы бар – балалар анда өй эшләрен тулысынча әзерләп бетермәсәләр дә, барыбер яртысын эшләп кайталар. Монысы озынайтылган көн төркеме укытучысыннан тора. Тәрбияче ярдәме белән өй эшләрен тәмамлап кайткан, яхшы укыган еллары булды балаларымның. Үзем дә эшләгәч, балаларга тиешле игътибарны биреп бетерә алмыйм, шуңа күрә минем өчен бу мөһим. «Продленка»ны әти-әнинең ярдәмчесе, дип саныйм.

Улым быел икенче сменада укый. Эшли торган ата-ана өчен төш вакытында баласын мәктәпкә илтү – проблема, эшкә киткәндә баланы үзен генә дә калдырып булмый. Шуңа күрә безнең мәктәптә иртәнге «продленка» уйлап чыгардылар. Ул – иртәнге сәгать сигездә, ә баланың дәресләре 12.45тә башлана. Бала кичке бишкә, алтыга кадәр парта артында утырырга тиеш була. Аны иртәнге сигезгә «продленка»га алып баруы кызганыч, озаграк йокласын, дисең. «Дәрескә кадәр арып бетәм, әни, алып кайтып кит мине», – дип, үзе дә шалтыратып аптыратып бетерде. Төштән соңгы «продленка»га йөрүче баланы төрле вакытта алырга ярый. Безнең очракта исә, улыңны яки кызыңны озынайтылган көн төркемендә йөртүне сорап гариза язгансың икән, соңрак китерергә ярамый. Шуңа күрә, мин әкренләп баланы өйгә үзе генә кайтырга өйрәттем. Хәзер мәктәпкә үзе бара».

«Озынайтылган көн төркеме кирәк»
«Кукмара районы Югары Чура мәктәбенең Түбән Чура авылындагы филиалында «продленка» юк, – ди Алена Никитина. – Бу мәсьәлә мине күптән борчый иде. Озынайтылган көн төркеменә йөргән бала йөрмәгәненнән уку ягыннан аерыла, дип саныйм. Ярый әле Югары Чураның үзендә «продленка» бар, анысы сөендерә. Балам киләсе елга анда 5нче сыйныфка барачак. Без – әти-әниләр хәзерге укыту программасын аңлап та бетермибез, өйдә дәрес әзерләткәндә күп урында төртелеп калабыз. Укытучы аңлаткан белән без аңлаткан бер түгел бит. Хәзерге укучыларның йөкләмәләре зур».

«Анда вакыт бушка узмый»
«Арча районы мәктәпләрендә озынайтылган көн төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә 18 штат бирелде, ягъни бүген райондагы мәктәпләрдә барлыгы 18 тәрбияче эшли, – ди Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Озынайтылган көн төркемнәре уку көненең икенче яртысында, нигездә Апаз, Чүриле, Лесхоз кебек төп мәктәпләрдә эшли. Норматив нигезендә, 25 кеше тупланмаса, озынайтылган көн төркеме оештырып булмый. Шуңа күрә балалар саны аз булган мәктәпләрдә мондый төркемнәрнең юклыгы аңлашыла. Райондагы 12 мәктәптә озынайтылган көн төркеме юк. Ләкин бала, дәресләр беткәч тә, өйгә кайтып китте дигән сүз түгел. Укучы барыбер нинди дә булса файдалы шөгыль белән мәшгуль. Федераль дәүләт укыту стандартлары нигезендә, урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы бала атнасына – 10, көненә ике сәгать түгәрәккә йөрергә тиеш. Ә менә кайбер мәктәпләрдә икешәр озынайтылган көн төркеме эшли. Мәсәлән, Арчаның 5 нче гимназиясендә өстәмә дүрт хоккей сыйныфы ачканнан соң, балалар саны артып китү сәбәпле, ике озынайтылган көн төркеме оештырдык. Аны дәресләр әзерләп кайту урыны дип кенә карарга ярамый, биредә күпкырлы эш алып барыла. Сәгать ярымлап вакытны дәрес әзерләп уздырсалар, аннары төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар, театр, музейларга һәм башка җирләргә йөриләр. Көн тәртибен төрле мәктәп төрлечә оештыра. 3нче татар мәктәбендә татар мохитен булдыру өстендә эшлиләр – балаларга татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәтәләр, татарча һәм инглизчә спектакльләр куялар. Бер генә мәктәптә дә озынайтылган көн төркеменә йөргән бала вакытын бушка уздырмый».

Озынайтылган көн төркеменең уңай һәм тискәре яклары.

Эльза Хамматова.

Фото: www.afrus.ru

Добавить комментарий