Логотип Магариф уку
Цитата:

"Оста мөгаллим" республика грант бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Оста мөгаллим" республика грант бәйгесенә гаризалар кабул итү хакында игълан итә. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте җиткерә.Бәйге нигезләмәсе буенча, "Оста мөга...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Оста мөгаллим" республика грант бәйгесенә гаризалар кабул итү хакында игълан итә. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте җиткерә.
16-59
Бәйге нигезләмәсе буенча, "Оста мөгаллим" бәйгесе түбәндәгеләр укытучылар арасында үткәрелә:
1. Республиканың татар телендә гомуми белем бирү һәм рус телендә гомуми белем бирә торган мәгариф оешмаларының татар сыйныфларында эшләүче беренче һәм югары квалификация категорияле укытучылар, төгәлрәк: математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары;
2. 2016 елда республика белем бирү оешмаларында һөнәри үсеш буенча грант программасы җиңүчеләре булган, шулай ук мәгариф өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешеп, үз педагогик тәҗрибәсен актив тараткан укытучылар.
"Оста мөгаллим" исеме өчен көрәшергә теләүчеләргә http://uchiteltatarstan.ru адресы буенча гариза бирергә кирәк. Шулай ук министрлык сайтында тәкъдим ителгән рәвештә документлар беркетү сорала.
Гаризалар агымдагы елның 20 июленә кадәр кабул ителә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ