«Остазбикә» фильмында төп рольләрне нинди артистлар башкаруы билгеле
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәренә нигезләнеп төшерелә торган кыска метражлы фильмда төп рольләрне Әлмәт театры артистлары Динар Хөснетдинов hәм Мәдинә Гайнуллина башкаралар. Бу хакта театр матбугат...
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәренә нигезләнеп төшерелә торган кыска метражлы фильмда төп рольләрне Әлмәт театры артистлары Динар Хөснетдинов hәм Мәдинә Гайнуллина башкаралар. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: almetteatr.ru
Гаяз Исхакыйда – Сәгыйдә, ә заманчалаштырылган вариантында Айсылу исемен йөрткән героиняны Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина уйный. Аның ире – авыл имамы Сәет ролендә – Динар Хөснетдинов.
Татар телефильмнары тамашачысына Динар Хөснетдинов «Ак чәчәкләр»дә Мансур роле аша яхшы таныш. Шулай ук фильмда театрның яшь артисты Энҗе Сәйфетдинова катнаша.
Фильмның идея авторы, продюсеры: Миләүшә Айтуганова. Режиссер: Ренат Каримов.
Исегезгә төшерәбез, «Остазбикә» фильмы Буа районы Килдураз авылында төшерелә.
Комментарийлар