Пенсия яше арта — «Мәгариф» сораштыруы

Пенсия яшен арттыру-арттырмау турында бик күп бәхәсләр бара. «Мәгариф» сайтында басылып чыккан Раушания Хөснетдинованың «Повысят или не повысят пенсионный возраст?..» дигән мәкаләсе күпләрдә кызыксыну уятты. Әлеге язма уңаеннан укучыларыбыздан килгән фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Марат Шәехов, Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе җитәкчесе: «Бу сорауга бер яклы гына карау дөрес түгел, минемчә. Бер яктан, дәүләттә пенсия яшен арттыруга зур ихтыяҗ бар, бюджет акчасы картая башлаган халыкны тәэмин итәргә җитмәгәнен барыбыз да белә һәм аңларга тиеш. Икенче яктан, безнең илебез, күп белгечләр фикеренчә, мондый кискен үзгәрешләргә әлегә әзер түгел. Әгәр дә хөкүмәт бу юнәлештә карар бирергә уйлаган икән, минемчә, бик сак эш итәргә һәм әзерлек чараларын бик уйлап башкарырга кирәк.

Четерекле икътисадый вәзгыятьтә илебез халкының тормыш дәрәҗәсен һәм фикерләү рәвешен камилләштермичә, бу реформа бик зур ризасызлык тудырырга мөмкин. Кешеләр бездә, кызганычка каршы, пенсия көтеп яшәргә ияләшкән: менә 55/60 яшь тула да, ял итәм, яки акчам арта дип, өметләнеп яши. Еш кына бөтен карьерасын, тормышын шуның белән чикли. Аурупа илләрендә, Америкада башка төрле менталитет.

Шулай ук пенсиягә чыгучының балалары да үзенең әти-әнисен бу яшьтән тәрбиягә алырга әзер түгел. Киресенчә, аның пенсиясен талап ятучы явызлар турында да ишетеп торабыз. Байтак дип әйтәсе килми, ләкин бар бит.

Тагын бер җитди проблема: пенсия өчен акча туплау механизмы хәзер бар барын, ләкин кешеләрнең кереме картлыкта бернинди мохтаҗлык күрмичә яшәрлек дәрәҗәдә тупларлык түгел бит!

Нәтиҗә ясаганда, пенсия яшен арттыру кирәклеге белән килешмичә булмый, ләкин механизмын бик җентекләп уйлап, барлык әзерлек эшләрен башкарган очракта гына ул уңышлы булыр, минемчә».


Динар Шәмсетдинов,
Казан федераль университеты IT-лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, тарих фәннәре кандидаты: «Дәүләт өчен идеаль гражданин ул: гомер буе эшли, салымнарны вакытында түли, авырмый һәм пенсиягә чыккан көнне үлә. Пенсиягә чыгу яшен арттырачаклар һәм бу Россия икътисады белән бәйле. Хәзерге пенсия яше 1932 елда кертелгән һәм шул заман таләпләреннән чыгып куелган. Бүгенге көндә россиялеләр озак яшиләр, шуңа пенсионерлар саны күп. 90 нчы елларда аз туучылар саны шулай ук демографик бушлык барлыкка китерә. Купмедер вакыттан соң пенсия фонды пенсияне тиешле дәрәҗәдә түли алмас хәлгә киләчәк. Шуңа бу проблеманы хакимият пенсия яшен арттыру белән хәл итәргә уйлый. Ләкин бу Россиянең иҗтимагый дәүләт буларак алга үсүен күрсәтми. Икътисадчылар проблеманы чишүнең җиңел юлын сайлаганнар. Бу киләчәктә конкуренция күп булганлыктан хезмәт хакларының төшүенә һәм эшсезлеккә китерәчәк. Халыкка кечкенә хезмәт хакы алып, гомер буе эшләп, пенсиядә үзенең сәламәтлеге турында гына уйлап утырырга кала. Реформаны бары тик икътисадның тиз үскән вакытында гына үткәрергә мөмкин, эш урыннары булдырып. Хәзерге икътисад белән моны эшләргә куркыныч».

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *