Логотип Магариф уку
Цитата:

Полиграф тикшерүе узарга бөтенесе дә әзер түгел

Кешенең хезмәт урынында тоткан вазифасы югарырак булган саен ришвәтчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә зуррак. Бүген ришвәтчелек мәсьәләләренә багышланган брифингта шундый сүзләр яңгырады. ТР Ри...

Кешенең хезмәт урынында тоткан вазифасы югарырак булган саен ришвәтчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә зуррак. Бүген ришвәтчелек мәсьәләләренә багышланган брифингта шундый сүзләр яңгырады.


 

ТР Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Президент идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов әйтүе буенча, республиканың 84 эре предприятиесенә ришвәтчелек нисбәтендә тикшерүгә аерым игътибар бирелә. Татарстан предприятиеләрендә ришвәтчелеккә каршы эштә үз-үзеңне тоту стандартлары кабул ителгән, аларның үзләрендә куркынычсызлык хезмәте булдырылган.



«Ришвәтчелек буенча уздырылган тикшерүләр шуны күрсәтә, вазифа никадәр зуррак булса, урлау һәм ришвәтчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә шул кадәр күбрәк, - диде «КАМАЗ» җәмгыятенең ресурсларны саклау департаменты директоры Николай Липатов. – Россия күләмендә зур урыннарда эшләүчеләргә каршы ришвәтчелек буенча ачылган җинаять эшләре шуның мисалы». Николай Геннадьевич әйтүенчә, узган елдан башлап заводта ришвәтчелек белән шөгыльләнү куркынычы янаган вазифа биләүче хезмәткәрләрне даими тикшереп торалар. Узган елда – 77, быел 66 хезмәткәр полиграф тикшерүе узган. Полиграф узудан баш тартып үз теләкләре белән гариза язып эштән китүче хезмәткәрләр дә булган.


Видео: пресс-конференция, посвященная минимализации коррупционных рисков на предприятиях РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ