Логотип Магариф уку
Цитата:

Радик Хәбиров: «Мин мәктәпне сайладым!»

Март аенда, табигать кышкы йокысыннан уянып, яшәрә, җанлана башлаган бер мәлдә, Казанда мәгариф өлкәсенә кагылышлы зур тантана уза. Берничә айга сузылган сынауга йомгак ясалып, «Ел укытучысы»  бәйгесе...


Март аенда, табигать кышкы йокысыннан уянып, яшәрә, җанлана башлаган бер мәлдә, Казанда мәгариф өлкәсенә кагылышлы зур тантана уза. Берничә айга сузылган сынауга йомгак ясалып, «Ел укытучысы»  бәйгесенең  җиңүчеләре игълан ителә.


Быелгы бәйгенең абсолют җиңүчесе – Казанның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе физика укытучысы Радик Риф улы Хәбиров.


Максатчан, кыю, һәрнәрсәгә үз карашы булган яшь укытучы әңгәмәбезнең беренче минутыннан әлеге җиңүнең дөрес һәм гадел икәнлегенә бер шигемне дә калдырмады. Әлмәт районының берьяктан таулар уратып алган, икенче яктан Зәй елгасы яр буена урнашкан Тайсуган авылында туып-үскән Радик башлангыч белемне авыл мәктәбендә татар телендә ала, ә аннары Әлмәтнең 1 нче лицеен тәмамлый. Әнисе – балалар бакчасында, әтисе нефть өлкәсендә хезмәт куя, бертуган абыйсы янгыннарны булдырмый калу бүлегендә эшли.


«Безнең гаиләдә атаклы төзүчеләр дә, укытучылар да юк. Мәктәптә укыганда, төзүче булу теләге туды, физиканы да бик яраттым», – ди ул. Егет озак уйлап тормый, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керә. Ә менә бакалавриатны укып бетереп, практика узып йөргәндә, фикере тамырдан үзгәрә дә куя. Ел укытучысы белән әңгәмәбезне нәкъ менә шуннан башлыйбыз.


Радик Рифович, ничек кинәт кенә төзүчедән мөгаллимгә әйләнергә булдыгыз?


– Киләчәк тормышымны бина гына түгел, ә халыкның киләчәген төзү буенча зуррак ниятләргә багышларга кирәклеген аңладым. Укытучы булып, балалар белән эшләсәм, миннән күбрәк файда киләчәк дигән катгый фикергә килдем. Шул уйлар белән мәктәпкә укытырга килдем. Физиканы яхшы белгәнгә (төзелеш, проектлау шулай ук физика формулаларына корылган) ике дә уйламыйча, әлеге фәнне сайладым. Әлбәттә, дуслар да, якыннар да аптырашта калды: сер түгел бит инде, төзелештә акча эшләү мөмкинлекләре дә зуррак, карьера ясау да, бәлки, тизрәктер. Ә менә мин мәктәпне сайладым.


КФУның регионара үзәгендә физика, химия, биология белгечлеге буенча переквалификация уздым. Әле студент елларында, төзүче һөнәренә укыганда ук, өстәмә белем бирү үзәкләрендә дә, болай аерым гына да репетитор булып эшләп йөрдем. Шуңа күрә укытучылык тәҗрибәм Казанга килгәннән бирле башланды дисәм дә ялгыш булмас. Мәктәптә мине нәрсә көткәнен белеп, аңлап, шуңа әзер булып килдем.


Бүгенге көндә КХТИда аспирантурада белем алам. Нанохимия факультетында плазманың текстильгә әйләнүен, текстиль материалларының модификациясен һәм аларның үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Үзем дә шуңа омтылам, балаларны да шуңа өндим: физиканы өйрәнү ул формулалар белән генә эшләүгә кайтып калырга тиеш түгел, тормышта нинди күренешләр, физиканың нинди кулланылышы бар, шуларны ачыкларга, өйрәнергә тырышырга кирәк. Мәктәптә дәресләр вакытында да тәҗрибәләргә,  практик эшләргә күбрәк урын бирергә тырышам. Өйгә дә күбрәк проект эшләре ясап килергә бирәм. Чөнки кулдан эшләнгән бәләкәй генә проект булса да, ул күбрәк истә кала. Шуңа дәреслек белән генә чикләнмәскә тырышабыз.


 


– Инде гомерегезнең шушы этабында булган иң зур, иң әһәмиятле вакыйгага тукталыйк. Конкурста катнашырга кем тәкъдим итте, ничегрәк әзерләндегез, бәйгедән алган тәэсирләрегез турында сөйләп китсәгез иде.


– Әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашырга гимназия директоры Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева тәкъдим итте. Мин каршы килмәдем. Конкурс ноябрьдә башланган иде бит инде. Ул берничә этаптан торды: мәктәп, район, шәһәр һәм республикакүләм. Һәр этапның үзендә биштән дә ким булмаган сынау үтәргә туры килде. Кайбер биремнәрне читтән торып әзерләдек. Мәсәлән, үз сайтыңны булдырып, анда кызыклы мәгълүмат    урнаштыру (укучылар белән, ата-аналар белән элемтә, үз тәҗрибәң белән, кулланган алымнар белән, кызыклы материаллар белән уртаклашу). Бу сине мөгаллим һәм шәхес буларак таныта торган бер сайт булырга тиеш иде. Шулай ук алдан билгеләнгән бер темага эссе язарга кирәк булды. Төп максаты – үзеңне ачып салу, ни өчен укытучы булдың, бу сиңа авыр бирелдеме, проблемаларны таныйсыңмы, күрәсеңме, аларны чишә аласыңмы... Барысы да бик кыска вакыт эчендә уза.  Гел игътибар үзәгендә, кеше күз алдында булырга туры килә, шуңа эмоциональ яктан бик авыр.


Укытучыга үзен һөнәри яктан үстерү өчен бик кирәкле һәм файдалы конкурс, зур үсеш, зур тәҗрибә. Әзерләнү, катнашу барышында офыклар да киңәеп китә. Чөнки яңа кешеләр белән танышасың, гомумән, дәрес нинди булырга тиеш, барысына өйрәнәсең... Конкурска ныклап әзерләнү өчен, бик күп вакыт һәм көч таләп ителә. Минем кебек әле гаиләсе булмаган, көче ташып торган яшь кешегә менә дигән.


Әлбәттә, ярдәм итүчеләр бик күп булды. Мәктәп җитәкчелеге, башка елларда катнашкан укытучылар, методберләшмә әгъзалары... Алардан башка ерып чыгарлык түгел. Бу җиңү бер кешенеке генә түгел, тулы бер команданыкы.  Ә иң нык сөенгәне әти белән әни булды. Алар чын күңелдән, миннән дә ныграк шатланды.


 


– «Ел укытучысы – 2018» дигән җиңүче лентасын кидергәч, күңелегезгә килгән иң беренче уй?


– Конкурсташлар арасында барысы да көчлеләр, барысы да берничә этапны узган укытучылар. Жюри әгъзаларына бик авыр булгандыр дим. Биш этаптан иң лаеклыларын гына чыгарырга Һәм Россия дәрәҗәсенә Татарстаннан иң көчле, иң лаеклы кешене сайларга кирәк иде бит. Икеләтә хис булды: мин – җиңүче, биографиямдә яңа этап башлана дигән шатлык хисе белән янәшә борчылу, җаваплылык хисе. Чөнки бу сынаулар тәмам, ләкин тиздән икенчесенә әзерләнергә кирәк булачак. Менә шушы ике хис бергә килде.


 Җиңүчеләрне игълан иткәндә, беренче өч урынны ахырга калдыралар бит инде. Без – калган өч конкурсант, бер-беребезне котлап, яхшы теләкләр теләдек, чөнки абсолют җиңүче кем генә булса да, без өчебез дә бу конкурста җиңүчеләр идек.



– Радик Рифович, илкүләм дәрәҗәдә безнең республиканы лаеклы күрсәтерсез дип ышанып калабыз. Менә сез шундый камил һәм матур итеп татарча сөйләшәсез. Без моның өчен кемгә рәхмәтле булырга тиеш? Сез үзегез мәшһүр шагыйрь исемен йөрткән татар гимназиясендә белем бирәсез. Физика дәресләрендә, тәнәфестә  татар сөйләменә урын бармы?


– Җиденче сыйныфка кадәр Тайсуганда татарча укыдым, гаиләдә дә татарча гына аралашабыз. Бигрәк тә  туган авылым мәктәбендә белем биргән Рәсимә апа Әгълиуллина, Сәгыйдә апа Ихсанова һәм башка мөгаллимнәргә туган телне камил итеп, җиренә җиткереп укытканнары өчен рәхмәтлемен. Әлмәттә лицейда укыганда да, татар теленә зур игътибар бирелде. Гимназиядә укытуга күчкәндә бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә булгач, физиканы саф татарча гына укытып булмый. Шуңа да карамастан, өлкән сыйныфларда дәрес башлап җибәргәндә, татарча исәнләшәбез, аралашабыз. Бу – безнең өчен гадәти әйбер. Урта сыйныфларда дәресне ике телдә алып барырга тырышам. Төп терминнарны гына булса да, русча да, татарча да бирәм. Әгәр балага өй эшен аңлату, теманы сөйләү татарча җиңелрәк бирелә икән, әлбәттә, мин аны аңлыйм, кабул итәм һәм тиешле билгесен куям. Физика фәне болай да үзенчәлекле, һәркем аны тирәнтен аңламаска мөмкин. Шуңа күрә өстәмә кыенлык тудырмас өчен, кемгә кайсы телдә уңайлырак, шул телдә аралашабыз, укыйбыз.



– Бүгенге мәгариф турында да фикерләрегезне ишетәсе килә. Уку-укыту процессына нинди үзгәрешләр кертер идегез? ФДББСка карашыгыз нинди?


– Балаларның мөмкинлекләре бик зур. Безнең максат – балада укуга теләк, кызыксындыру уяту, укуны аның көндәлек гадәтенә кертү. Шуңа дәресләр вакытында тормыштан мисаллар, үрнәкләр алып, балаларны уйларга, фикерләргә этәрү. Уку теләге баланың үз күңеленнән чыгарга тиеш: билге өчен дә түгел, әти-әнисе өчен дә түгел, ә нәкъ менә үзе теләп – шул вакытта ул зур уңышларга ирешәчәк. Ә укытучының беренче максаты – кызыксындыру уяту.


Кайвакыт читтән генә күзәтәм: кайбер V – VI сыйныф укучыларының да, кабинет яныннан узганда, кызыксынудан күзләре ут булып яна. Кайберләре хәтта кереп тә сорый: «Бу нинди прибор, болары кемнәрнең рәсемнәре, нәрсә ул физика?..» Башлангычта укытучылар да менә бу теманы тирәнтен итеп, физика дәресендә өйрәнерсез дип, кызыксындыру уятып җибәрәләр. Алар алдан ук шундый мотивация белән киләләр икән, минем максат бер генә: шушы кызыксыну хисен үстерү, саклап калу. Безнең әле дәресләрдән соң төрле түгәрәкләр бар. Анда кечкенә генә тәҗрибәләр ясыйбыз, лего җыелмалары белән роботлар төзибез. Шулай ук күренекле физикларның, чит ил, рус, татар галимнәренең биографиясен, казанышларын өйрәнәбез, нигә бу урам аның исеме белән аталган дигән сорауларга җавап эзлибез.


Федераль дәүләт белем бирү стандартларына килгәндә, аның таләп-ләре яхшы. ФДББСның концепциясе – балага әзер белем бирү түгел, ә махсус шартлар тудырып, баланы үзенә белем алырга этәргеч бирү. Физика өчен бу бик отышлы: тормыштан үрнәкләр китерергә була. Ә менә бер дәрес кысасына гына сыешырга авыр булырга мөмкин: 45 минут эчендә проблема тудырып, укучының аннан чыгу юлын табуы чынбарлыкка туры килеп бетми. һәрбер баланың мәгълүмат үзләштерү мөмкинлеге төрлечә. Укучы бер дәрес эчендә узган материалны да онытмасын, яңасын да өйрәнсен, әле мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, бу белемне тагын кайда кулланып булганын да аңласын өчен, ниндидер махсус шартлар тудырырга кирәк.


ФДББСның тагын бер уңай ягы –фәнара бәйләнешләр. Укучы аерым-аерым фәннәрне генә өйрәнеп калмый, ә аларны бер-берсенә бәйләп, бербөтен итеп өйрәнә. Балада дөньяның тулы картинасы күз алдына килә.


Без бит әле хәзер техника һәм технологияләр бик зур тизлек белән үзгәреп торган заманада яшибез. Һәрьяклап мәгълүмат ташкын булып агып тора. ФДББС безнең балаларны менә шушы мәгълүмат ташкыны белән эшләргә өйрәтә: төрле чыганакларны (Интернетмы, китапмы, газета-журналмы) өйрәнеп, алардан мәгълүматны җыеп, мөһимнәрен генә сайлап алырга.


Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру күбрәк укытучы җилкәсенә төшә. Элек дәрес-
лектән әзер теманы гына аңлатырга кирәк булса, хәзер яңа материалны үзләштерү процессы озыная. Укучыны дәрескә, белем алырга җәлеп итәр өчен, яңа, башкача алымнар табарга, дәрес эшкәртмәсе өстендә һәрьяклап эшләргә кирәк. Быелгы җиделәр, ФДББС буенча укып, сигезгә күчәчәкләр. Менә шулай әкрен-әкрен алга барачакбыз.



– Радик Рифович, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт! «Мәгариф» журналын укучылар Сезгә Россия күләмендә Татарстанны лаеклы күрсәтүдә уңышлар һәм җиңү теләп калалар.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ