Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ренат Харис укулары»: 2017

Буа шәһәрендәге Роальд Сәгъдиев исемен йөртүче мәктәптә 19 апрельдә чираттагы «Ренат Харис укулары» булып узды. Бөтен дөньяга билгеле атаклы якташлары – Татарстан һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы,...

Буа шәһәрендәге Роальд Сәгъдиев исемен йөртүче мәктәптә 19 апрельдә чираттагы «Ренат Харис укулары» булып узды. Бөтен дөньяга билгеле атаклы якташлары – Татарстан һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы, Американың Мэрлин университеты профессоры исемен йөрткән бу мәктәп үзенең әдәбият-сәнгатькә кагылышлы төрле чаралары белән әледән-әле сөендереп тора.


IMG_1598


IMG_1602


Берничә өлештән торган җыен Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты  Ренат Хариснең мәктәптә оешкан музеена сәяхәттән башланды. Казан кунаклары – галимнәр һәм әдипләр Ф.Галимуллин, Рифә Рахман, Р.Сәгъди, Р.Җамал һәм бер төркем укытучылар музей эшчәнлегеннән гаять тә канәгать калдылар.


IMG_1599


Музей бүлмәсендәге экспонатлар бик бай һәм берничә күргәзмә тәшкил итә. Анда Ренат Харисның утыз алты картинасы саклана икән. Сөйләүләренә караганда, Татарстанның атказанган укытучысы, шулай ук үзе дә иҗат белән шөгыльләнгән Гөлнур Айзатулловада музей оештыруга теләк тууда нәкъ менә шушы – 2001 елда шагыйрь үз районына бүләк иткән һәм соңыннан шушы мәктәпкә тапшырылган картиналар сәбәпче булган да. Калыпларга утыртылган әлеге картиналар музейның тулы бер диварын алып тора.  Аларда – ил тарихы, табигать сурәтләре. Шул ук вакытта, экспонатлар белән таныштыручы тәүге җөмләсендә, музей тарихы ике ручкадан башлана, дип белдерде, чөнки биредә шагыйрьгә «китаплар язышкан» ручкалар да саклана.


Музей Ренат Харис тормышына, иҗатына якташлары күзлегеннән бер караш ташлый сыман. Анда   шагыйрьгә аеруча якын булган шәхси әйберләр шактый. Алардан тупланган күргәзмәдә Р.Хариска бирелгән бүләкләрнең бик хәтердә калырлардае җитәрлек, төрле бүләкләрне кабул итеп алгандагы аксессуарлар, кием элементлары да юк түгел. Әйтик, Ренат Харисның Рәсәй Президенты В.Путин премиясен алганда кигән галстугы шулай ук –  күргәзмәнең кызыклы экспонатыдыр. Шагыйрьнең 1958 елда класс белән төшкән күмәк фотосы шулай ук безнең өчен кызыклы тоелды.


Музей белән таныштыручы ханым бер экспозицияне «Мәхәббәт почмагы» дип атады. Анда Ренат Харисның беренче күз төшергән кызына язылган мәхәббәт шигыре бар. Икенче бер экспонат – «Сөйгән яр» китабы исә – хатыны Лилия ханымга, үзе белән җитәкләшеп, алтын туйгача янәшә барган кадерлесенә багышланган җыентык.


Музейдан кеше бер дә өзелми, диделәр. Кунаклар килү һәм теләкләр белдерү журналын ачсаң, анда Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән дә сәяхәтчеләр булганлык күренә. Роальд Сәгъдиев үзе дә, Буага кайтканда, исеме бирелгән туган мәктәбенә кереп чыга икән.


Инде төп чара хакында да берничә сүз. «Ренат Харис укулары»нда төбәктәш өлкәләрдән дә укучылар катнаша икән. Безнең чуваш, рус, азәри кызларының һич тотлыкмыйча, каушамыйча, бер генә хата да ясамыйча татарча шигырь укулары, татар кызларының менә дигән итеп инглиз, рус телләрендә дә ясаган чыгышлары сөендерде. Бүләкләүләр тантанасы аеурча күңелле узды. Анда Ф.Галимуллин Р.Харис иҗаты хакында тирән мәгънәгә ия чыгыш ясады, Татарстан язучылар берлегенең мактау кәгазьләре, шагыйрь тарафыннан хәзерләнгән бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылды. Барлык кунаклар да 2укулар»ның балаларны татар теленә, рәсем, җыр, сүз сәнгатенә якынайтуда зур роль уйнавына басым ясады. Чарада без дә булдык, эшләдек һәм ял иттек, сыйландык һәм кайтып киттек…


Фотоларда: «Ренат Харис укулары»ннан күренешләр
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ