Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада балаларны бакчаларга туплау башланды

Шушы көннәрдә балаларны 2017-2018 уку елына мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениеләренә "Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша массакүләм комплектлау башланды. Бу хакта...

Шушы көннәрдә балаларны 2017-2018 уку елына мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениеләренә "Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша массакүләм комплектлау башланды. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Бу исә алдан балалар бакчасына гариза бирүчеләрнең балалары билгеле бер мәктәпкәчә балалар учреждениесенә билгеләнә, дигән сүз.


Балалар бакчасына юллама көтүче ата-аналарга даими рәвештә Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында чират статусына игътибар итеп торырга кирәклеге искәртелә. “Балалар бакчасына юлланды” дигән статус булу белән әти-әниләр 30 көн эчендә билгеләнгән бакчага мөрәҗәгать итеп, теркәлергә тиеш.


Искәртеп үтик, Казанда һәм Чаллыда балаларны бакчаларга комплектлау 1 апрельдә старт алды. Шул вакыттан бирле "Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша 40 меңләп юллама каралган.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ