Логотип Магариф уку
Цитата:

Ринат Закиров: «Татар телендә укыту мәсьәләсендә безнең бүтән чигенергә хакыбыз юк. Тел бетсә, милләт бетә!»

Фото: prav.tatarstan.ruБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәисе Ринат Закиров: «Хөрмәтле Президент, хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе! Соңгы вакытта республикабызның мәгариф өлкәсендә килеп туга...

Фото: prav.tatarstan.ru Фото: prav.tatarstan.ru

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәисе Ринат Закиров: «Хөрмәтле Президент, хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе! Соңгы вакытта республикабызның мәгариф өлкәсендә килеп туган вәзгыять барыбызга да билгеле. Җәмәгатьчелекне мәктәпләрдә татар телендә укыту мәсьәләсе, дөресрәге, аның кыскарту ихтималы зур шөбһәгә салды. Интернет челтәре кайнар бәхәсләр белән тулган. Бу, әлбәттә, бүген генә килеп чыккан вәзгыять түгел. Соңгы елларда мәктәп программаларына көчләп кертелгән үзгәртүләр: моңа милли компонентны кыскарту да, бердәм дәүләт имтиханын бер генә телдә тапшыруны көчләп кертү дә туган телдә укытуны шактый кыенлаштырган иде. Бу шартларда да мәгариф хезмәткәрләре дә, ата-аналар да, нәниләр дә эшләргә тырыштылар. Ә бүген килеп туган вәзгыять татар телендә белем бирүне бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин. Бу турыда киң җәмәгатьчелек тә, укытучылар да, ата-аналар да, интеллегенция вәкилләре дә, тирән борчылуларын белдереп, төрле оешмаларга мөрәҗәгатьләрен юллыйлар. Бөтендөнья татар конгрессына да һәр көнне мөрәҗәгатьләр килеп тора. Бүген инде алар Татарстаннан гына түгел, бик күп төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап шалтыраталар. Аларның һәрберсе үзенең фикерен җиткерә. Татар телендә укыту мәсьәләсендә безнең бүтән чигенергә хакыбыз юк. Тел бетсә, милләт бетә. Бөтендөнья татар конгрессы, мәктәпләребезнең, Милли Шура әгъзаларының, милләттәшләребезнең фикерен хуплап, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерде, мөрәҗәгать кабул итте. Бүген инде, әйткәнемчә, без Татарстанда кабул ителгән ике дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту турындагы закон проектын көн тәртибенә кертүне үтенәбез».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ