Ркаил Зәйдулла яшьлеге белән очрашты

Узган ял көннәрендә шагыйрь Ркаил Зәйдулла яшьлеге белән очрашты: үзе укыткан Иске Татар Адәм суы авылында кунакта булды. Бу авыл мәктәбендә ярты ел гына эшләвенә карамастан, аны монда өч-дүрт ел укыткан дип фаразлыйлар. Ярты ел эчендә димәк өч-дүрт елга җитәрлек хатирә калдырган булып чыга.

«Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән якшәмбе Аксубай районындагы Иске Кыязлы авылына мөселман балалары Сабан туена кайтырга сөйләшкән идек. Әмма «Идел» журналының шимбә көнне дә бу якларда, аерым алганда, Алексеевск районында эшләре барлыгын истә тотып, ул безнең белән бер көн алдан юлга кузгалды. Дөресрәге, үзем яшьлек эзләре буйлап сәфәр кылырсың дип кызыктырдым. Кызыкты, ризалашты…

«Татарча да яхшы пеләсең икән»

Алексеевск районында без Чуваш Майнасы авылындагы бәйрәм чараларында катнаштык. Дөрес, бәйрәм башланырга бераз вакыт булу һәм иртәрәк килү сәбәпле, без Биләргә кереп, борынгы башкалабыз урнашкан кырга чыгарга булдык. Дөресрәге, Җәмигъ мәчете урнашкан урынга. Шагыйребез нигез ташларына карап торды-торды да, үз дөньясына чумды. Юлдашыбыз Гөлүсә Закирова шунда «Шагыйрь шагыйрь инде, шәхес шул» дип куйды. Шагыйребез исә безне онытып читкәрәк китте, борынгы Биләр урнашкан ялан кырдагы таучыкларга, чокырларга карап, нидер уйланды. Иманым камил, күңелендә шигырь тугандыр…

Шуннан «Чув.Майна»га киттек. Биредә бу көнне чиркәү ачалар, бер абзыйның 90 яшьлек юбилеен уздыралар, «Уяв» бәйрәм итәләр. Машинадан төшүгә бу авылның бер абзасы безнең янга килеп хәлләрне сораша башлады. Шунда Ркаил ага моның белән… чуваш телендә сөйләшә башламасынмы! Мин исә теге абзыйны беләм (бер ел чуваш мәктәбендә укырга туры килде, чуваш кешесе шунда татар теле һәм әдәбиятын да укытты әле:), татарча да эндәшкәлим. Шагыйрьнең дә татарча сөйләшүен ишетеп, теге абзый моңа «татарча да яхшы пеләсең икән» әле дип көлдереп куйды. Кызык: танышларым белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Ә бит алар татар теленең килеш-кушымчаларын өйрәнеп утырмыйча гына тагын бер тел өйрәнә алган. Зәйдулла да чуваш грамматикасы белән утыргандыр дип уйламыйм. Әлбәттә, бер генә нәрсә күңелне тырнады (үземнекен): биредә шагыйрь Ркаил Зәйдулланы танучы табылмады. Хәер, очрашуга кайткан Хисап палатасы рәисе, Алексеевск районының элеккеге «глава»сы Алексей Демидов белән алар утыз ел элек очрашкан булганнар икән. Демидов әле дә бу хакта хәтерли булып чыкты…

Тарихчы һәм шагыйрь очрашуы

Биредәге чараларны тамаша кылгач, күршедәге Татар Майнасы авылына да кереп чыгарга булдык. Дөресрәге, Ркаил абый үзе теләк белдерде: исеме шактый таныш Рафик Насыйровны күрергә теләген җиткерде. Тарихчы, мәктәп директоры, хәзрәт Рафик абыйны тиз таптык: ураза гаете алдыннан мәчеттә булуына шикләнмәдек. Шулай булып чыкты. Кызларын алып килгән дә, авыл балаларына бәйрәм уңаеннан пакетлар әзерлиләр икән. Без кергәнгә ачуланмады. Тарихчы тарихчы инде: авыл, төбәк тарихы хакында сөйли башлады. Тарихчы белән шагыйрь бик тиз уртак тел тапты. Мәчеттән соң безнең авылда гына булган «Шәһитләр һәйкәле»н дә күрсәттем кунакларыбызга. Һәйкәл тирәсендә үлән-кычыткан чабып йөрүче Госман бабай да куандырды — шагыйрьне танып алды, рәхәтләнеп аралашты.

Дүрт елга тиң ярты ел

Шуннан вәгъдә ителгән «яшьлек эзләре» салынган Иске Татар Адәм суы авылына килдек. Авылның хәл-әхвәле шәптән түгел. Йортлар сүтелә, нигезләр корый (дөресрәге, кычыткан үсә), мәктәптә балалар калмаган… Без бу авылга мәктәпкә керербез дә, бераз авылны әйләнеп чыгарбыз дип кенә уйлаган идек. Мәктәп янына килеп туктадык. Ә анда… Шагыйрь юл буе «Рәфис Сәгыйров» дип сөйләнгәләп килгән иде, шул үзе көтеп тора икән безне! Майнадан инде хәбәр иткәннәр икән. Әлбәттә, кочаклашу, күзләрдә бераз яшь, хатирәләр, башкасы — хис-эмоцияләргә тукталып тормыйм. Бу хакта Ркаил Зәйдулла үзе «Идел» журналына мәкалә язарга вәгъдә бирде. Бер-ике күңелгә кереп калган хатирәләре белән генә уртаклашам.

Берзаман шулай Зәйдулла Искәдәм (без шулай гына сүләшәбез) мәктәбендә укыта башлагач, моның янына берәү килгән. Баласы елый икән моның, кемдер бишеккә иске язулы китап куярга киңәш иткән (дога китабы дип уйлаганнар). Куйган, әмма бала елаудан туктамаган. Казаннан кеше килде дигәч, Ркаил абыйга күрсәтергә булган моны. Тегесе — университетта берничә ел иске татар язуын укыган кеше — «җәгърәфия китабы» бит бу дип җавап биргән, имеш.

Иске Адәм суында Казаннан сөрелгән Ркаил Зәйдуллин военрук булып эшләгән. Бераз гына, мәктәп директоры декретка киткәч, тарих һәм җәмгыять белемен дә укытып алган. «Элеккеге военрук балаларга теория гына укыткан, бик сирәк кенә атканнар болар. Патроннар күп, менә дигән тир бар. И рәхәтләнде балалар, дәрес саен диярлек атабыз бит. Ә мин теория-фәләнен бик белеп бетермим шул», — дип искә ала бу елларны шагыйрь. Спектакль дә куйганнар болар клубта. Юныс Сафиуллинның кайсыдыр әсәрен сәхнәләштергәннәр. Ркаил абый текстны артык хәтерләми, суфлер булуына карамастан, спектакльне үз сүзләре белән дәвам итә икән. Ә финалда, асылда әле спектакль тәмамланмаган була, бу шул ук винтовканы алып атып җибәрә дә, «спектакль тәмам» дип, тамашага нокта куя…

Рәфис Сәгыйров безне авылның 100 еллык мәчетенә дә алып килде. Озак еллар дәвамында бу мәчет бинасында клуб урнашкан иде. Теге спектакль дә шул клуб сәхнәсендә куела. Нигәдер үзгәртеп кору елларында да, аннан соң мәчет әле клуб буларак эшләп килә. Кире мәчет булып эшли башлавына әле берничә ел гына… Без аның манарасына менеп, бушап калган авылга тагы бер караш ташладык. Ә авыл чыннан да таралып бара. Әлегә ул әнә шул Рәфис кебек, ат кебек эшләүчеләргә, туган төбәге өчен җан аткан кешеләргә генә кирәк кебек. Р.Сәгыйров үзе менә дигән эшмәкәр, авылын яшәтү өчен тырышучы ватанпәрвәр. Ул безне үзенең өенә дә алып барды. Баксаң, Ркаил абый бу авылга килеп төшкәч, нәкъ менә аларга чәй эчәргә кергән икән. Шагыйрьне Рәфис абыйның әнисе, туганнары, хатыны үз туганнарыдай каршы алып, янә чәй эчерттеләр…

Яшьлек эзләре буенча сәфәр әнә шулайрак узды…

Радик САБИРОВ

Добавить комментарий