Логотип Магариф уку
Цитата:

Рособрнадзор сентябрь аенда БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) сентябрь аенда Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. "С...

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) сентябрь аенда Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. 


3367


"Сентябрь аенда БДИда катнашу өчен гаризалар 7нән 21 августка кадәр (ул көнне дә кертеп) кабул ителә. Гариза бирү урыны төбәк мәгариф идарә органнары тарафыннан билгеләнә”, - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәтендә.

Бердәм расписание нигезендә, Бердәм дәүләт имтиханы һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен чыгарылыш имтиханы сентябрь аенда ике фән – база дәрәҗәсендәге математика һәм рус теле буенча узачак. 5 сентябрьдә – Бердәм дәүләт имтиханы һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен чыгарылыш имтиханы рус теле буенча; 8 сентябрьдә - база дәрәҗәсендәге математика һәм математикадан сәламәтлекләре чикле балалар өчен чыгарылыш имтиханы була.


16 сентябрьдә - Бердәм дәүләт имтиханы һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен чыгарылыш имтиханы рус теленнән, математикадан Бердәм дәүләт имтиханы база дәрәҗәсендә һәм математика буенча сәламәтлекләре чикле балалар өчен чыгарылыш имтиханы булачак.


Имтиханнарда 11нче сыйныфтан соң дәүләт аттестациясен үтәлмәгән яки имтиханнарда уңай нәтиҗә алмаучылар катнашырга хокуклы.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ