Логотип Магариф уку
Цитата:

Рособрнадзорда БДИ-2014 буенча Ситуацион-мәгълүмат үзәге эшли башлады

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) 2014 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләре буенча Ситуацион-мәгълүмат үзәге (СИЦ ЕГЭ 2014) эшли башлады. Бу мә...

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) 2014 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләре буенча Ситуацион-мәгълүмат үзәге (СИЦ ЕГЭ 2014) эшли башлады.


Бу мәйданчык журналистлар өчен ачык матбугат үзәген, барлык имтихан тапшыру пунктларында сынау барышын күзәтеп торырга мөмкинлек бирүче видеокүзәтү системасын, бер төркем җәмәгать күзәтчеләрен һәм тәүлек буе эшли торган “кайнар элемтә”не берләштерә. Максат – имтихан барышы турында мәгълүмат җыю һәм анализлау, хокук бозуларны ачыклау, төбәкләр белән элемтәдә тору, массакүләм мәгълүмат чараларын бөтен ил буенча БДИ тапшыруга кагылышлы мәгълүмат белән вакытында тәэмин итү.


Имтихан көннәрендә әлеге үзәктә тәүлек дәвамында имтихан уздыру барышын күзәтергә мөмкин булачак. Шулай ук төбәк җитәкчеләре белән бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләренә багышланган телекүперләр оештырылачак, федераль җәмәгать күзәтчеләре,  федераль инспекторлар һәм Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт вәкилләре белән тапшырулар булачак. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт, Федераль педагогик үлчәнеш институты, Федераль тестлаштыру үзәге  җитәкчелеге катнашында матбугат очрашулары үтәчәк. Үзәк БДИ тапшырган бөтен көннәрдә, 18 июльгә кадәр эшләячәк.  Җыеп кына әйткәндә, Вазгыяти-мәгълүмат үзәгендәге эшчәнлек (СИЦ ЕГЭ 2014) көн саен билгеле бер проблемага һәм көнүзәк мәсьәләләргә багышланган булачак.


Әлеге үзәк эшчәнлеге белән Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтында - http://obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/sic адресы буенча һәм БДИ порталында http://www.ege.edu.ru/ru/classes-11/sic/ адресы буенча танышырга мөмкин. БДИ порталында вазгыяти-мәгълүмат үзәге эшчәнлеге кысаларында планлаштырылган чаралар турында белергә һәм көн йомгаклары буенча әзерләнгән материаллардан файдаланырга мөмкин.


 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ