Логотип Магариф уку
Цитата:

“Россия төбәкләре өчен белгечләр әзерләячәкбез”

Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында бүген Лаеш техник-экономика техникумы базасында “Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне халыкара стандартларга ярашлы рәвештә оештыру” дип аталган сек...

Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында бүген Лаеш техник-экономика техникумы базасында “Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне халыкара стандартларга ярашлы рәвештә оештыру” дип аталган секция эшләде. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.  Әлеге секциядә катнашучылар Лаеш техник-экономика техникумының партнеры - “Казан” Халыкара аэропортында урнашкан  “Тулпар” җәмгыятенең уку полигоны һәм класслары белән танышты.


Алда телгә алынган Лаеш техникумында моңарчы нигездә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгарылган. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әйтүенчә, “Тулпар”, “Фирма МВЕН” кебек оешма җитәкчеләре авиация техникасын эксплуатацияләү буенча белгечләр әзерләүне сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, алар белән берлектә әлеге техникумда бик көчле база булдырылган.


“Очучы, очкычларны эксплуатацияләү буенча белгечләрне бөтен Россия буенча ике генә җирдә әзерлиләр. Самолет, вертолет төзүче белгечләр әзерлибез, ә менә эксплуатацияләү буенча белгечләребез җитешми, - дип белдерде министр. – Без киләчәктә Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия төбәкләре өчен белгечләр әзерләп чыгарачакбыз”.


Бүген узган уку елына нәтиҗәләр ясалды. Югары күрсәткечләргә ирешүчеләр белән рәттән кызыл зонага эләгүче уку йортлары да бар. Аларның рейтингы булдырылган. “Без балаларыбызга әйбәт белем бирергә тиеш. Бу таләп урта белем бирү мәктәпләренә дә, һөнәри белем бирү йортларына да кагыла. Моңа кадәр һөнәри белем бирү учреждениеләренең саны бик күп һәм аларның күбесе ташландык хәлгә килгән иде. Кайсыберләрендә укучы балаларга караганда укытучылар күбрәк иде”, - дип сөйләде министр. - Аларны оптимальләштерү юнәлешендә эш алып барыла. 70тән артык һөнәри белем бирү йортыннан 64 е генә калды. Бу, әлбәттә, үзмаксат түгел. Ләкин уку йортының перспективасы юк икән, кем эш бирә, шулар белән берлектә эшләү отышлырак һәм нәтиҗәлерәк. Нинди оешма, нинди юнәлеш өчен белгеч әзерләргә икәнен уку йорты белергә тиеш. Андый теләк белдерүче предприятие юк икән, ник без юкка дәүләт акчасын түгәргә тиеш ди? Шуңа күрә, бүгенге көндә ике процесс бара: беряктан без аларны оптимальләштерәбез, икенче яктан, кайсы уку йортының перспективасы бар, иң көчле техник база, иң көчле укытучылар, иң көчле технология шунда юнәлдерелә һәм көчле база булдырыла. Без шуның нәтиҗәсендә сыйфатлы кадрлар әзерләргә тиеш”.


Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына беренче мәртәбә нефтехимия, машина төзелеше буенча сертификат бирелгән. Ягъни, укытучылар биргән белемне эш бирүчеләр - КамАз төзүчеләр, нефтехимия продукциясе җитештерүчеләр бәяләгән. Шулай ук биш профессия буенча бердәм стандартлар нигезеендә имтихан тапшырылган.


Сүз уңаеннан: Секциянең пленар утырышында ресурс үзәкләре җитәкчеләре белән министрлык арасында килешү имзаланды. Мәгариф һәм фән министры узган уку елы нәтиҗәләре рейтингы буенча иң яхшы дип табылган һөнәри белем бирү хезмәткәрләрен һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен бүләкләде.


DSC_1467


августовское совещание


августовское совещание

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ