Россияда электрон тәмәкедән укучылар үлә, ә Таиландта алар тыелган… 

Таиландта электрон тәмәке кулланган өчен һәм аны саткан өчен бик зур штраф, кимендә биш елга төрмәгә ябу, яки электрон тәмәкенең бәясеннән чыгып, дүрт тапкырга арттырылган суммасын штраф буларак түләү каралган. Ә яхшы, сыйфатлы электрон тәмәке бүгенге көндә 5000 сумнан кыйммәтрәк тора. Димәк, штраф салынучыга 20000  сум тирәсе түләргә туры киләчәк. Андый мисал бар инде: күптән түгел генә Таиландта ял итүче Россия туристлары Алексей Гребенников һәм Дарья Чуркина вейп белән чит илдә тотылганнар. Хәзер аларга 10 елга кадәр төрмә яный… Безнең ил кешеләре бу илнең кануннары турында белмәгәннәр. Тиздән аларны хөкем көтә.

Күп  илдә электрон тәмәке шулай ук тулысынча яки өлешчә тыелган. Мәсәлән, Бөекбританияда автобусларда вейп кулланырга ярамый, Австралия, Греция, Төркия,  Берләшлән Гарәп Әмирлекләре, Финляндия һәм Мексика илләрендә бу тулысынча тыелган. АКШта бары тик 18 яшьтән генә кулланырга ярый һәм кайбер штатларда штраф 1000 долларга кадәр җитә.

Россияда бу закон әле һаман кертелмәгән. Һәм халыкара табак синдикаты безнең илгә вейпларны кертүне дәвам итә. Күп кенә яшьүсмерләр, Кытайның сыйфатсыз һәм арзан бәяләренә кызыгып, аннан электрон тәмәкеләр кайтарта ала. Кызганычка каршы, Алексеевск районында шуның аркасында 15 яшьлек укучы вафат булды. Тикшерүчеләр аның электрон тәмәке тартканын әйтеп узды һәм никотин белән агуланып, йөрәк өянәге булганын раслады. Әле тыелу кертелмәгән, шуңа күрә без үзебезне үзебез кайгыртырга тиеш. Түбәндәге тикшеренүләрне өйрәнеп, сез үзегез өчен нәтиҗә ясый алачаксыз.

2000нче еллар башында  уйлап табылган электрон тәмәке әле күптән түгел генә киң кулланышка керде. Берничә ел элек кенә Интернетта “вейп гади тәмәкедән 95%ка зарарсызрак” дигән сүз таралган иде. Техас университетының медицина фәннәре галиме Йедер Байлинның  бу турыда үз фикере  бар. “Кешеләр моны үзләрен юатыр өчен генә уйлап тапканнар. 10%ка булса, бик яхшы булыр иде”,- ди ул. Иң куркынычы – Россияның Фәннәр академиясы тикшерүе буенча, 70% вейп кулланучылар – ул мәктәп яшендәге балалар һәм студенталар. Алар, электрон тәмәкене “витаминнар” җыелмасы дип уйлап, актив рәвештә кулланалар.

Чынында, вейп, электрон тәмәке әле галимнәр тарафыннан тулысынча өйрәнелмәгән. Әмма акыл ияләре бу өлкәдә берничә ачыш ясадылар инде.
1. Электрон тәмәкедә никотин бармы?
Розуэлл Парк шәһәренең яман шешләр  белән эшләү үзәгенең онкология бүлеге  кафедрасы доценты Мачей Гониевич түбәндәге мәгълүматны җиткерде: “Әйе, без электрон тәмәкедә, кызганычка каршы, химик никотин таптык”. Ни дигән сүз соң бу? Димәк, электрон тәмәке, гади тәмәке кебек үк, ияләшү чире тудыра. Ияләшү белән генә чикләнсә,бер хәл булыр иде, ләкин ул бит шулай үк сәламәтлек өчен куркыныч. Әгәр дә кулланучы вейптан арынырга теләсә, анда депрессия башланырга мөмкин, шуңардан чыгып, нерв системасына зыян килә, артерия каналлары бозыла, хәтер зур үзгәрешләр кичерә (уңай якка түгел, әлбәттә).
2. Куркыныч химикатлар.
Мачей Гониевич никотиннан кала башка зарарлы матдәләр турында да әйтә: “Әлеге төр тәмәкедә формальдегид, ацетальдегид һәм ацетон бар”. Сүз уңаеннан, формальдегид төзү материаллары ясаганда кулланыла, ә без шуны үзебезгә кертәбез. Ацетальдегид антифриз мае ясаганда кулланылса, ацетон лак, исле май тудырганда кирәк. Ацетальдегид яман шеш белән дә куркыныч әле. Үзегез өчен билгеле бер нәтиҗә ясый аласыз.
Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, электрон тәмәкенең парында 31 зарарлы химикатлар табылган, алар арасында пропилен һәм глицидол бар. Әлеге пар аркасында тартучыда “попкорн чире” пәйдә булырга мөмкин. Ул, гадәттә, попкорн фабрикасында эшләүчеләрдә генә була (исеме дә шуннан килеп  чыккан),  хәзер аның белән “вейперлар”да азаплана.
3. Яшьүсмер вейп аша тәмәкегә күчмәсме?
Америка медицина ассоциациясы журналы тикшерүе буенча, вейп кулланган яшьүсмерләр ун очракның җидесендә барыбер тәмәкегә күчә. Бу бик гади аңлатыла: тәмәкедә никотин күпкә көчлерәк, ә вейпта булганы бераз вакыттан соң яшьүсмергә җитми башлый, алар яңа кичерешләр эзли.
4. Акролеина
Куркыныч химикатлар турында әйтеп узган идем инде, әмма акролеинага аерым игътибар юнәлтүегезне телим. Әлеге матдә тыныш юлларына үтеп кереп, мутаген функцияларны үти. Шулай үк бераз вакыт үткәч күрү сәләтенә зыян килә.

5. “Егошка” нәрсә ул?

Егошка – ул  EGO дигән электрон тәмәке моделеның халык арасында таралаган атамасы. Күпчелек очракта Кытайдан заказ белән кайтартыла. Халыкның мәхәббәтен ул үзенең түбән бәясе белән яулап алды. Һәм менә монда без проблемага килеп төртеләбез: ул да булса түбән сыйфатлы электрон тәмәкеләр. Әлеге  модель шундыйларга керә. Әлбәттә, кулланучы кесәсендә акчасын сакларга теләп, түбән бәягә аласы килә. Аеручы яшьүсмерләр шулай эшли, әмма күпчелек очракта түбән бәяле вейплар сәламәтлек өчен куркыныч.
6. Cыекчаны ничек сайларга?
Модель сайлау – ул бер эш. Ә бит әле электрон тәмәкедә сыекча да бар. Һәм аны сайлау бик гади – сатучыдан сертификат  сорарга кирәк. Әгәр дә сертифакт бар икән, димәк, ул тикшерү үткән. Сыекча сертификатсыз булган очракта, аны алырга кирәкми. Куллансагыз, сыйфатлыны кулланыгыз!
7. Пассив тартучы өчен ничек тәэсир итә?
Пассив тартучы –ул тартучының янында йөрүче кешеләр. Бу өлкә, кызганычка каршы, әле өйрәнелеп бетмәгән. Шулай да кайбер анализлар буенча, галимнәр электрон тәмәке пассив тартучылар өчен гади тәмәке кебек үк куркыныч түгел дип әйтәләр. Моның никадәр дөрес булуын без бары тик берничә елдан соң гына беләчәкбез.
Кайбер галимнәр электрон тәмәкне яклап чыгалар. Нил Беновиц – Сан-Францисканың Калифорния университеты медицина фәннәре галиме – болай ди: “100% тәмәкедән зарарсызрак булмасалар да, алар күпкә яхшырак. Кеше сәламәтлеге өчен ул кадәр зур куркыныч тудырмыйлар”.

Әмма бер зыяны да булмаса, аңардан кешеләр агуланыр идеме, илләр тыелу кертерләр идеме? Шуңа күрә кулланганда  ни кулланганыңны аңларга кирәк.

Ильяс Баһауов

Добавить комментарий