Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде (ФОТО)

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. Тантана М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опе...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. 


Тантана М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.


миннехан премия 2016


Тантана кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүген  Татарстанның өч зур вакыйганы билгеләп үтүен әйтте. Әлеге вакыйгалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 елны, Туган тел көнен билгеләп үтү һәм Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшырудан гыйбарәт.


«Бүген милли традицияләрне һәм телне саклап калу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу җәһәттән эшебез күп әле. Шуңа күрә мондый чаралар уздыру татар халкы өчен зур әһәмияткә ия», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенең 2016 нчы  ел лауреатларын бүләкләде.


лауреатлар 2016 тукай


Премия шамаильләр циклы, Г.Тукай шигырьләреннән ләүһләр (гарәп имлясы белән рәсемнәр) һәм Казан шәһәренең «Ярдәм» мәчете һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәчете дизайны өчен (гарәп каллиграфиясе) Нәҗип Исмәгыйлевка тапшырылды.


Язучы Газинур Моратов «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» («Птичьи права: стихотворения и поэмы») китабы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды.


Премия шулай ук «Болгар цивилизациясе. Мең елларга сузылган юл» сәнгать-пространсто экспозиция инсталляциясен төзегән өчен авторлар коллективына бирелде.


зал тукай 2016


Рөстәм Миңнеханов барлык лауреатларны да котлады һәм аларга нык сәламәтлек һәм иҗатларында уңышлар теләде. Шуннан соң бәйрәм концерты булды.


ТР Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ